Укытучы булып беркайчан җиңел булмады, ләкин укытучы булу һәрвакыт мактаулы булды. Иң мөһиме – укытучы булып калырга кирәк. Авылда бүген барлыгы 11 меңнән артык укытучы исәпләнә. Исәпләп карасак, мәгариф юнәлешендә 22 мең хезмәткәр көч куя. Боларга укытучыдан тыш башка хезмәткәр дә керә. Мәсәлән, Балтач районы Салавыч күппрофильле лицееның биология укытучысы Резеда Бадгыева әйтүенчә, мәктәптә укыту бүген кыен түгел. Аларда 160 якын бала укый. “Күппрофильле булгач, без күбрәк авыл хуҗалыгы институты, КФУ белән элемтәдә торабыз. Хәзер балалар саны азаеп бара. 15 ел эшләү дәверендә укыту авырайды дип әйтмәс идм. Ел саен БДИ бирдертәбез, нәтиҗәләребез дә куанычлы. Химия, биологиядән китүче балалар ел саен күбрәк була”, – дип сөйли ул. Ә менә Ютазы районы Иске Урыссу мәктәбеннән килгән, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Светлана Рафикова сөйләвенчә, аларның нибары 63 укучылары бар. 11 еллык мәктәп өчен зур сан түгел инде бу. “Һәр чорның үз авырлыгы, үзенең күңелле вакытлары бар”, – дип сөйли 22 елдан артык укыткан укытучы. Ул да үзенең фәненнән күбрәк имтихан сайлыйлар дип сөйли. Димәк, һәрбер педагог әле үзенең фәнен яратып, алга куеп эшли дә белергә тиеш. Әнә форумда үрнәк итеп куелган Югары Ослан районы Матюшина мәктәбе укытучысы Илдус Шәрәфиевның эш-гамәлләре хезмәтне сөюгә, балаларга эш өйрәтүгә, аларны мавыктыруга-кызыксындыруга юнәтелгәнен аңлау өчен күп нәрсә кирәкми. Моның өчен укытучының да кызыксынуы, алга карап эш итә белүе генә кирәк. Шуңа да аларның укучылары бик аз санда булсалар (34 укучы) да Россия күләм бәйгеләрдә дә җиңү яулыйлар.
Форумда дәүләт дәрәҗәсендә җаваплы түрәләр дә катнашты. Алар укуытучылар темасына саллы-саллы фикерләре белән уртаклаштылар. Укытучыларның конкрет сорауларына конкрет җавап та бирделәр. Алга таба эшләнәчәк эшләргә, яшь кадрларга грантлар билгеләү кебек тәкъдим-проектларны да кабул иттеләр. Һәрхәлдә бу сөйләшүнең конструктив булуы күңелләргә хуш килде. Шулай да төп әйтеләсе фикерне Татарстан Рәисе каршындагы татар теле һәм Татарстан Республикасындагы яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов билгеләде. Ул соңгы 30 ел эчендәге үзгәрешләрдән, аның нәтиҗәсеннән канәгать булмыйча, җавап эзләвебезгә басым ясады. Җавап итеп җәмгыятьнең укытучыга карата мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәклеген әйтте ул. Укытучы да шәхес буларак үзен һәръяклап үрнәк итеп куя белергә тиеш. Җәмгыять тә аны шундый дәрәҗәдә җаваплы эштә икәнлеген аңлап, аның хезмәтен бәяли белергә дә тиеш, – дип белдерде Марат Әхмәтов.
– Укытучыларга күп әйбер йөклибез инде без. Чынбарлыкта соңгы 15-20 елда эчендә бөтен бала проблемасын, аның тәртибе, белеме мәсьәләсендә җаваплылыкны балалар бакчасы һәм мәктәпкә калдырдык. Алар гаепле булып калды. Укучыга бер сүз әйтергә ярамый. Аны эшкә җәлеп итәргә ярамый. Тәртибенә канәгатьсезлек белдерергә ярамый, – дип сөйли Марат Әхмәтов бала өчен җаваплылыкны мәктәпкә һәм укытучыга гына йөкләп калдырыруларына басым ясап.
Бу уңайдан мәгарифтә яңа этап башлануын да сизмичә кала алмыйбыз. Мөнәсәбәтне үзгәртү өчен әле бик күп эшләргә кирәк. Әмма ул эшләр җәмгыять белән бергә алып барылырга тиеш. Ул чакта гына алга таба үзгәрешләр булачак.
Комментарийлар