Безнең балалар бакчасы эшли башлауга 10 ел. Туган телдә тәрбия бирүче бакча буларак без милли бәйрәмнәр, татар әдипләренең әсәрләренә өстенлек итәргә тырышабыз.
Шулар нигезендә балаларга туган телне - ана телебезне өйрәтергә омтылабыз. Сүз дә юк, шәһәр баласына телне өйрәтү өчен төрле алымнар кулланырга кирәк. Бу изге эштә милләтебезнең байлыгы булган татар халык фольклоры - бишек җырлары, такмаклар, такмазалар, әйтемнәр, мәкальләр, сынамышлар һәрвакыт ярдәмгә килә. Милли бәйрәмнәрдә халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары, җыр-бию, уен-көлкеле уеннарына өстенлек бирергә тырышабыз.
Балаларны милли рухта тәрбияләр өчен балалар фольклорына аерым игътибар бирелә. Чөнки балалар фольклорында хәрәкәтле уеннар өстенлек итә. Бала өчен хәрәкәт кирәк тә. Күп кенә балалар бер урында гына басып торырга гадәтләнмәгән. Алар өчен яңа хәрәкәтләр тормышны танып белүнең бер алымы да. Халкыбызның фольклор әсәрләрен өйрәнү максатыннан бакчабызда “Күз бәйләш”, “Йөзек салышлы”, “Кул сугышлы”, “Әтәч”, “Качышлы”, “Әбәкле” кебек уеннарны күбрәк уйнарга тырышабыз. Татар баласын чын татар, милли рухлы шәхес итеп үстерергә телибез икән, киләчәк буын иң беренче ата-бабаларның рухи хәзинәсен белергә, алар уйнап үскән уеннар белән кызыксынырга тиеш. Шулай булганда гына максатыбызга ирешә алабыз.
Татар халкының милли бизәкләре, моңлы җырлары, мөнәҗәтләре дә, көнкүрештә кулланылган җиһазлары да балаларда үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияли. Балалар белән үткәрелгән: “Күңел бизәкләре” кич утыру уеннары моның ачык мисалы.
Балачак чоры - үзе бер кабатланмас, тылсымлы дөнья. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары - яңа шәхесләр формалаша. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, нәниләребезгә дә якты кояш, игелекле туфрак кирәк. Моны истә тотып, республиканың күренекле шәхесләрен бакчабызга кунакка чакырабыз. Телевизордан күреп гадәтләнгән абый-апаларын якыннан күрү бала өчен бер могҗиза булып күңелләренә кереп утыра.
Туган телне саклау һәм үстерү – көнүзәк мәсьәлә. Туган тел – бала тугач та үзләштерелә башларга тиешле олы хәзинә. Туган телнең матурлыгын, аһәңлелеген тоя, күрә белү максатыннан без музей-педагогикасына игътибар итәбез. Бала үскән чагында бөтен нәрсәне танып белсен дибез. Бакчабызның ишегалдына керү белән, сабыйларны умарта оясы, җил тегермәне, кое каршы ала. Бераз гына баргач, утарда сыер белән ат көтеп тора. Беренче тапкыр бакчага килгән бала өчен бу үзе бер могҗиза булырга мөмкин. Ул акрынлап бар җиһанны үзләштерә, күңел сандыгына туплый. Бина эчендә авыл миче каршы ала. Бу инде балалар өчен тагын бер яңалык.
Әби-бабайлар кулланган савыт-сабаларны, йорт кирәк-яракларын балага тотып карарга рөхсәт итәбез, аннан ничек файдалануларын сөйлибез. Су краннан гына килә дип уйлаган балага, аны элеккеге заманнарда коедан алуларын, чиләк-көянтә белән су ташуларын сөйләп кенә калмыйча, коедан ничек су аласын, ничек чиләк-көянтәне җилкәләренә куеп су ташып буласын өйрәтәбез, алар үзләре дә бу эшләрне эшләп карый.
Сабый тирә-юньдәге үзе күреп күзәткән бар нәрсәне уен итеп кабатлап, олылар дөньясын өйрәнә һәм аңа кушылып китә. Аңарда инде азмы - күпме тормыш тәҗрибәсе туплана. Сабыйлар бик игътибарлы, кызыксынучан һәм дөньяны танып белергә омтыла. Балалар бакчасы эчендәге музейдагы борынгы көнкүреш әйберләре аның өчен ят. Музей бүлмәсендә уза торган “Дәү әнидә кунакта” түгәрәгендә бала дөньяны башка яктан ача. Борынгы белән бүгенге тормышны чагыштыра алуы аның фикер сөрешен дә үстерә.
Алсу Мөбарәкҗанова,
Казан шәһәренең 3 номерлы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар