Әби-бабайлар Африкада ниндидер, белмим, Голландиядә һич бездәге кебек түгел.
Сәлам, Эльвира! Хәлләрең ничек? Нишлисең?
Чит илдә яшәүче туганымның 11 яшьлек кызы белән еш кына телефоннан аудио хәбәрләр алышабыз шулай. Рус, татар, инглиз, алман, нидерланд телләрен камил белүче сеңлебез кызы Эльвираның да шушы телләрне өйрәнүен кайгырта, бала әнисе белән дә шөгыльләнә, якшәмбе мәктәбенә дә йөри. Гадәттә “китап укыйм яисә мультик карыйм” дип хәбәр салучы бала бу юлы мине гаҗәпләндереп, “дустымның портретын ясыйм” дип язды, шуның артыннан ук “дусты”ның рәсеме дә килеп төште. Ай-яй, бик чибәр икән шул дусты!
Ул чем-кара күзләр, ул мыеклар! Дус дигәне тычкан булып чыкты. Язгы җәяүле өч көнлек походка барган балалар аны табигатьтә очратканнар икән. Махсус җимлек (без тычкан тәбесе дияр идек) алып барып сыйлаганнар үзен. Җимлек тәрәзәсеннән тычканның сыйланганын, әзерләп куелган мамык ятакта йоклаганын шыпырт кына күзәткәннәр. Бу урында тукталып, балаларның үз аркаларына күтәреп киткән салам матрасларда йоклавын искәртсәк, гаҗәпләнми мөмкин түгел. Тере табигатьне күзәтү поход программасына кертелгән булган күрәсең, иртән тычканны, рәхмәт әйтеп, үз юлына озатканнар балалар.
Җиденче сыйныфта укучы бу балалар “Кыргый табигатьтә исән калу” проекты кысаларында өч көн дәвамында җәяү юл үтеп, учак тергезү, үзләренә ризык әзерләү, йокы урыннары ясау, кыргый табигатькә зыян китерми тере тереклек белән янәшә яши белү һәм тагын күп төрле күнекмәләр алып кайтырга тиеш булган икән. “Ничек йөреп кайтырлар инде” дип борчылып калган әти-әниләрен гаҗәпләндереп, шатланып, кочак-кочак хатирәләр, сөйләп туялмас тәэсирләр белән кайтуларына карасаң, әлеге походның максатка ярашлы үтүен, экологик юнәлештәге төрле конкурсларга караганда күпкә отышлырак булуын танымый мөмкин түгел.
Мине, күп еллык тәҗрибәсе булган укытучыны, Голландиядәге укыту системасы, бигрәк тә экологик тәрбия бирү юнәлеше бик гаҗәпләндерә, күп нәрсәне чагыштырырга да яратам. Алдан искәртим, чит ил укыту системаларына гашыйк кеше түгелмен. Бераз гына консерваторлык та бар үземдә. Үзебезнең мәгариф системасы, бигрәк тә балаларны, балалы аналарны, гаиләләрне кайгырту безнең илдә күпкә яхшырак дип саныйм, сыналган совет мәктәбенең күп кенә алымнарын да заман мәктәбенә кире кайтарыр идем. Ә менә экологик тәрбия, баланы тормышка әзерләү юнәлешендә бу ил педагогларының тәҗрибәсен өйрәнү зыян итмәс иде кебек.
Сеңлебез Эльвира дүрт яшеннән мәктәпкә китте. Юк, вундеркинд түгел ул. Бу илдә укыту системасы шундый. Дүрт яшьлек сабый сумкасына китап-дәфтәрләре белән янәшә пенал дип аталган савытына бутербродын, су һәм җиләк-җимештән нәрсәдер (алма, груша, банан) салып китәргә тиешлеген искәртеп китим. Тәнәфестә салфеткасын өстәленә җәеп, ризыкларын түкми-чәчми ашап, соңынан аны яхшылап җыештырып куярга тиеш. Чөнки монда мәктәптә балаларны кайнар ризык белән тәэмин итү бөтенләй каралмаган! Баланың үз-үзенә хезмәт күрсәтә белүе дә норма санала, дүрт яшьлек балага өстәл җыешырга да, туалетта йомышларын башкарырга да беркем булышмый! Боларны бу яшенә балага гаиләсе өйрәтергә тиеш дип кабул ителгән. Бернинди нянка да, тәрбияче дә юк, бетте-китте!
Ә менә укытучы Африкада да, Голландиядә дә укытучы. Бу һөнәрне сайлыйсы инсанына Аллаһы Тәгалә тумыштан балаларга карата мәхәббәтне салып тудырадыр, күрәсең. Эльвирабыз авырганда укытучы апасы өйгә килеп тә шөгыльләнде, махсус он-лайн дәресләр дә үткәрде, гел хәлен белешеп, хәбәрләшеп торды, рәхмәт яусын аңарга.
Бу илдә гаилә тәрбиясенә зур игътибар бирелүе, ата-аналарга таләпләрнең катгый булуы да гаҗәпләндерә мине. Әйтик, бала сәбәпсез дәресләр калдыра икән, әти-әнисе шактый күләмдә штрафка тартылырга мөмкин. Мондый ваемсызлык кабатланган очракта, социаль хезмәткәрләр килеп җитеп, хәлне ачыклаганчы дип, баланы бу гаиләдән алып китәргә күп сорамый икән. Аннан соң суд аша үзеңнең яхшы ата-ана булуыңны дәлилләп йөрергә Аллаһ язмасын, шулай бит?
Балаларны тормышка әзерләү программасына кертелгән тагын берничә юнәлешне бик тә үзебездә булдырыр идем мин. Бу илдә билгеле бер яшькә җиткән һәр бала мәҗбүри рәвештә ике төрле сертификат алырга тиеш. Берсе аның йөзү, суга чуму, сулыкларда үз-үзеңне дөрес тоту, суга батучыга ярдәм итү, беренче медицина ярдәме күрсәтә белү турында сертификат булса, икенчесе велосипедта йөрү хокукын раслаучы сертификат. Болар махсус өйрәтүләр, практик дәресләр, зачет-имтиханнар системасын үтеп кенә алып була торган документлар икәнен дә искәртик.
Ә менә әби-бабайлар Африкада ниндидер, белмим, Голландиядә һич бездәге кебек түгел! Бервакыт шулай әби-бабайдан кунактан кайтып килүче Эльвирабыздан “әбиең ни белән сыйлады, кызым” дигән соравыбызга әти-әнисе: “балага андый җайсыз сорау бирмәгез” дип кисәтү ясады. Баксаң, төшке аш һәм кичке аш аралыгында ике сәгатькә (!) кунакка чакырылган кызыбыз әби-бабасы белән атта йөргән, зоопаркта кошлар ашаткан, рәсем ясаган, ә менә режим бозып, чәй эчеп алу, тәм-томнар белән сыйлану әби-бабайга визит программасына кертелмәгән. Оныклары белән шөгыльләнгән арада баланың әти-әнисендә дә эше юк голланд әби-бабайның. Алары оныкны әби-бабайга тапшырып, я кафеда гапләшеп утыра, я паркта ял и тә тора. Әйе, чит гыйбәдәтханәгә үз уставың белән йөрмиләр!
Галия Муратова, Әгерҗе районы
Комментарийлар