IT-паркта Р.Г.Бохараев исемендәге «Tatar.Бу Хакатон» проекты старт алды. Танылган татар белгече Р.Г.Бохараев исемендәге хакатон (бәйге) 2020 елдан үткәрелә.
IT-белгечләр заманча технологияләрне кулланып, 2 тәүлек эчендә яңа проект тәкъдим итәргә тиеш. Татар телендә контентны киңәйтү өчен кораллар, татар мәдәниятен популярлаштыру өчен бот-уен, татар телен өйрәнү өчен мәйданчык - хакатонның төп юнәлешләре.
Чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Гамәли семиотика институты, һәм «Сәләт» яшьләр үзәге тарафыннан Kazan Digital Week 2024 халыкара форумы кысаларында оештырыла. Катнашучыларга сәламләү сүзләрен мәртәбәле кунаклар җиткерде.
- Яшьләр мондый проектта катнашып, татар теленең киләчәге турында уйланырлар дип ышанам. Хакатон - татар теле өчен бик кирәкле чара. Телнең киләчәге заманча технологияләрдә, аның өчен безгә тиешле продуктлар булдырасы бар. Үзең пешергән ризык тәмлерәк була диләр. Яшьләр татар телен үстерүгә юнәлтелгән проектлар булдырса, киләчәктә кулланырлар дип ышанабыз, - диде «Беренчеләр хәрәкәте» республика бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
Хакатонда 7-11 сыйныф укучылары, югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары катнаша ала. Быел кече лигада - 10, югары лигада - 16 команда теркәлгән. Казанның 16 гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Инсаф Җамалов та, тәҗрибәле хакатончы.
- Хакатон - ул тәҗрибә туплау урыны. Әгәр синдә кызыклы идеяләр бар икән, бернәрсә эшли белмәсәң дә, катнашып карарга мөмкин. Монда яңа дуслар да табып, яңа белемнәр туплап була. Дөресен генә әйткәндә, заманча технологияләр белән күптән кызыксынам. Үзлектән сайт, кушымталар да ясап карадым. IT- өлкә бик тиз үзгәрә, шуңа күрә яңалыкларны күзәтеп барырга кирәк. Без төркемебез белән татар телен популярлаштыру өчен бот-уен эшлибез. Хәзер мондый кушымталар аеруча еш кулланыла. Төркемдә эшне төгәл бүлмәдек, тик шулай да һәркемнең үз эше бар. Мәсәлән, мин маркетинг өчен җаваплы, әгәр код язарга ярдәм кирәк булса, аны да эшли алам, - дип белдерде Инсаф.
Бәйгенең гомуми приз фонды 600 мең сум, ул өлкән һәм кече лига җиңүчеләре арасында бүленәчәк. Нәтиҗәләр 19 майда ясалачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар