16+

Даһилар гади була

Егетләрне җиңүләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тәбрик итте. (Михаил Козловский фотосы) Кешеләр ике төркемгә бүленә. Бер төркем математиканы дискриминаллар дәрәҗәсенә кадәр генә белсә, Никита Чернега белән Алексей Волостонов кебекләр өчен математика - тормыш мәгънәсе. Йолдызлы фамилияле бу ике егет үзләрен генә түгел, июль башында Африкада узган XXIX Халыкара...

Даһилар гади була

Егетләрне җиңүләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тәбрик итте. (Михаил Козловский фотосы) Кешеләр ике төркемгә бүленә. Бер төркем математиканы дискриминаллар дәрәҗәсенә кадәр генә белсә, Никита Чернега белән Алексей Волостонов кебекләр өчен математика - тормыш мәгънәсе. Йолдызлы фамилияле бу ике егет үзләрен генә түгел, июль башында Африкада узган XXIX Халыкара...

Егетләрне җиңүләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тәбрик итте. (Михаил Козловский фотосы)

Кешеләр ике төркемгә бүленә. Бер төркем математиканы дискриминаллар дәрәҗәсенә кадәр генә белсә, Никита Чернега белән Алексей Волостонов кебекләр өчен математика - тормыш мәгънәсе. Йолдызлы фамилияле бу ике егет үзләрен генә түгел, июль башында Африкада узган XXIX Халыкара математика олимпиадасында Казанны да танытты.

Африкада да кыш була икән!
Яраткан математиклары ярдәмендә алар дөнья гизәргә дә өлгергән инде. 2013 елның декабрендә Кытайның Наньцзин шәһәреннән егетләр икесе дә алтын медаль алып кайткан. Ел башында Казахстанда үткәрелгән X Халыкара Жаутыков олимпиадасында да җиңү яулаганнар. Болгария, Якутиядә узган ярышларда да егетләр иң-иңнәр исемлегенә кергән. Һәм, ниһаять, Көньяк Африка Республикасында үткәрелгән Халыкара математика олимпиадасында Никита - алтын, ә Алексей көмеш медаль иясе булган.
- Көньяк Африка Республикасында иң гаҗәпләндергәне - анда бик салкын иде. Африкада да кыш була икән. Кар булмаса да, температура көндез +10 гына иде. Пальма агачы астында яткан пингвиннар да кызыклы күренеш иде безнең өчен, - дип искә алды сәяхәтләрен Алексей.
Егетләр шундый зур җиңү яуласалар да, үзләрен тыйнак тота.
- Мин нәтиҗәләремнән канәгать түгел. Мәcьәләләрне күбрәк чишеп, алтын медаль аласым килде. Ләкин бу соңгы җиңүем булмас, дип ышанам. Әле бит Филдс премиясе бар, - дип белдерде Алексей.
Алтын медаль алган Никита да нәтиҗәләреннән канәгать түгел.
- Мин яхшырак та булдыра ала идем. 250 катнашучы арасында барлыгы 49 кеше алтын медальгә лаек булды. Мин 12нче идем, шул күңелне кытыклап торды, - дип сөйләде ул.
Үзем әлеге фән белән артык дус булмагач, егетләрнең шөгыле гаҗәп тоелды миңа. Ни өчен математика? Саннарны кушып утыру шулай кызыкмы ул?! - дип сорадым алардан.
- Математика бик матур һәм кызыклы фән. Тикмәгә генә Карл Фридрих Гаусс математика - фәннәр патшабикәсе димәгән. Мәсьәлә никадәр авыррак булган саен, аны чишү процессыннан да шуның кадәр күбрәк ләззәт аласың. Ул әле фикерләрне дә тәртипкә сала, - дип җавап бирде Алексей белән Никита.

Шәмәхә оекбашлар уңыш китерә
Олимпиадага иртәдән кичкә кадәр әзерләнә алар. Дәрестә дә башкалар белән бер программа буенча укымыйлар.
- Барысы да бик яхшы иде. Африкага барган юл гына бик кыен булып тоелды. Башта без Мәскәүдән Абу-Даби шәһәренә очтык. Анда 9 сәгать көтәргә туры килде. Абу-Дабидан - Йоханессбург шәһәренә, аннан соң гына Кейптаунга очтык. Юлга гына тәүлек ярым вакыт китте. Бик арыган идек. Ярый олимпиада башланганчы ял итәр өчен 3 көнебез булды, - дип сөйләде егетләр.
Олимпиада алдыннан берничә көн алар бер мәсьәлә дә чишми. Бу алар телендә «Математик ачлык» дип атала. Ә ашауга килгәндә, егетләр шоколадның баш мие эшчәнлеге өчен файдалы булуына ышана. Шулай ук олимпиада алдыннан икесе дә киптерелгән алма ашый икән. Олимпиада вакытында егетләрнең үз ырымнары да бар.
- Олимпиадага махсус әбием бәйләгән шәмәхә төстәге оекбашларны киеп барам. Алар уңыш китерә кебек миңа, - дип белдерде Алексей.

Математиканың «М» хәрефе дә булмаган
Егетләрнең әниләре әйтүенчә, икесе дә гап-гади бала булып үскән. Алексей парлы бию белән шөгыльләнгән, бассейнга йөргән, Никита исә спортны үз иткән. Егетләр икесе дә инглиз телен тирәнтен өйрәнгән, информатика түгәрәгенә йөргәннәр. Гомумән, башларында математиканың «М» хәрефе дә булмаган.
Барысы да 7 нче сыйныфта башлана. Сыйныфташлар кызыксынып яңа барлыкка килгән математика түгәрәгенә йөри башлый. Бер заман Алексей - биюдән, ә Никита спорттан баш тарта. Әти-әнисенә алар бары тик шул фән белән генә шөгыльләнергә телибез дип белдерә.
Бу күренешкә бигрәк тә Алексейның әнисе Анна борчыла. Зур сәхнәләрдә күрергә теләгән улы ниндидер математика белән кызыксынсын инде?! Укытучылар да кырт кисеп, бер юлы ике куян артыннан куып булмый, олимпиадада җиңәсегез килсә, икесенең берсен сайлагыз, - дип өндәгәннәр.
- Математика - минем тормышым! Мин аны сизәм, - дип, әнисенең үгетләүләренә бирешмәгән 14 яшьлек егет.
Балаң вундеркинд булу бер хәл, аның сәләтен әле күрсәтә дә белергә кирәк бит. Дөньякүләм олимпиадаларда катнашыр өчен ата-ана кесәсенең калын булуы кирәк. Алексейның да, Никитаның да гаиләләрендә егетләрне чит илләргә йөртү мөмкинлеге булмый. Аларга махсус олимпиадачылар мәктәбенә күченергә дә тәкъдим ясыйлар. Ләкин үзләре укыган 122нче гимназия директоры Ольга Тигина моңа каршы төшә. Олимпиадаларга да үзебез әзерлибез, акчасын да үзебез табабыз, дип белдерә ул.

Ноутбук кирәкми, шахмат кирәк!
Африкадан җиңү алып кайткач, егетләрнең бер буш көне дә юк. Хакимият башлыгы да егетләрне үз янына кунакка чакыра. Рөстәм Миңнеханов икесенә дә телефон бүләк итә. Киров районы администрациясендә дә егетләрне җиңүләре белән котлыйлар. Шунда Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттахов егетләргә: «Теләгән әйберегезне сорагыз», - дип мөрәҗәгать итә. Алексей белән Никита икесе дә бер тавыштан «Шахматлар», - дип җавап биргән. Егетләр әлеге уенга күптән кызыгып йөри икән. Ләкин шахмат кына аз булыр дип, министр аларга ноутбук та бүләк иткән. Алексей бүләген әнисенә тапшыра, ә Никита исә укырга дип саклый.
- Ә менә шахматларның тик торган көннәре юк, -дип белдерде егетләрнең әниләре Анна белән Динә апа.
Еллар буе бер партада утырган сыйныфташлар икесе дә укуларын Мәскәү физика-техник институтында дәвам итәргә җыеналар. Татарстанда калсалар, егетләргә зур күләмле стипендия вәгъдә иткән Президент. Аңа карамастан, егетләрнең Мәскәүдә белем аласылары килә.
- Университетка стипендия өчен кермим, анда мин белем алу өчен барам. МФТИ Россиядә һәм дөньяда иң яхшы уку йортларының берсе булып санала, - дип, бу мәсьәләгә үз фикерен белдерде Никита.
Чит ил университетлары да егетләрне үзләрендә белем алырга чакыра икән. Ләкин Россиядән беркая да китмибез, дип белдерде егетләр. Университеттан соң икесе дә фән белән ныклап торып шөгыльләнергә җыена. Алар диофант тигезләмәләре чишү өстендә эшләмәкчеләр. Анда Ферманың Бөек теоремасы дә керә икән. Әлегә кадәр галимнәр аның чишелешен белми. Бәлки егетләр әлеге теореманы дәлилләүчеләрнең берсе булыр.

Белешмә
Алексей Волостнов
Туган елы: 1995
Яраткан китабы: Джоан Роулинг «Гарри Поттер»
Фильм: «Доктор Кто», фәнни-фантастика
Музыка: «Мельница» фолк-рок төркеме
Шөгыле: Буш вакытымда велосипедта йөрим. Компьютер программалары ясыйм.

Никита Чернега
Туган елы: 1996
Яраткан китабы: А.В.Акопян «Геометрия в картинках»
Фильм: Аерып берсен дә әйтә алмыйм. Алар гел үзгәреп тора.
Музыка: Рок тыңлыйм
Шөгыле: Воллейбол белән шөгыльләнәм, гитарада уйнарга өйрәнәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading