Татарстан депутатлары, советлар вакытындагыча, диплом алган яшьләрне эшкә билгеләү практикасын кире кайтарырга тәкъдим итә. Аларча, дәүләт хисабына укыган студентлар, диплом алгач, белгечлеге буенча мәҗбүри өч ел эшләргә тиеш. Юк икән – уку бәясен капларга кирәк булачак. Әлеге проект Закон чыгаручылар советына юлланган. Мәгариф һәм фән комиссиясе советы тарафыннан хупланган очракта ул Дәүләт Думасына закон проектлары рәвешендә кертеләчәк.
Документ авторлары инициативаны дәүләтнең студентларга бюджеттан күп акча бүлеп бирелүе белән аңлата. Шуңа да карамастан, кайбер тармакларда белгечләр җитми. Икенче яктан, дипломлы яшьләр эш таба алмый интегә. “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы законга үзгәрешләр керә калса, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрен һәм икътисадның өстенлекле тармакларын кадрлар белән тәэмин итеп булачак, дип билгеләп үтә парламентарийлар.
Чыгарылыш студентларын эшкә билгеләү белән махсус комиссия шөгыльләнәчәк. Эшкә уку тәмамланырга дүрт айдан да соңга калмыйча билгеләргә тиешләр.
Дәүләтнең үз мәнфәгате
Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев фикеренчә, бу тәкъдим күпмедер бәхәс уятачак.
– Әмма ул дәүләтнең, аның икътисадының киләчәген уйлап эшләнгән документ. Хөкүмәт студентларны үз мәнфәгатьләрен кайгырту өчен бушка укытып, алар ярдәмендә кадрлар сәясәтендәге проблемаларны хәл итәргә омтыла. Берәр нәрсә булса, дәүләттән көтәбез, ул тиеш дип карыйбыз бит. Менә бу очракта да дәүләт үзе түләп укыткан белгечтән җәмгыять хакына эшкә калуын сорый булып чыга. Шул ук вакытта эшкә юллама белән килгән яшь белгечкә лаеклы хезмәт хакы түләү, торак белән тәэмин итү һәм башка шартлар булдыру мөһим. Бердән, ул өч елга дип килгән кешене шунда төпләндереп калдырырга булыша. Икенчедән, бу белгеч эш шартларының үзе түләп укыган яки шәһәрдә калган иптәшләренекеннән ким булмавын тоеп торырга тиеш, – ди ул.
Дәүләт сәясәте булырга тиеш
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 40 меңнән артык эш урыны буш, ә оборона сәнәгать комплексы кадрларына ихтыяҗ 5,5 мең кешене тәшкил итә.
Кадрлар җитмәү турында Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ведомствоның коллегия утырышында да әйткән иде. Ул билгеләп узганча, производство ветеринарлары җитми, алар белән тәэмин ителеш 80 генә процент.
– Моның сәбәбе берничә. Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре яшь ветеринария белгечләрен хезмәт хакы, торак, транспорт белән тиешенчә тәэмин итми. Шуңа күрә алар хуҗалыкларда калмый. Берникадәр вакыттан соң алар башка эш эзли башлый. 20 мең сумга беркемнең дә эшлисе килми. Икенчесе – яшь белгечләрне хуҗалыкларда беркетеп калдыру буенча дәүләт сәясәте юк. Аларны укытуга тотылган бюджет акчалары тиешле нәтиҗә бирми, чөнки белгечлек буенча эшләргә бармыйлар. Бюджет акчалары исәбенә укыганнар икән, укулары тәмамлангач, кимендә өч ел үз белгечлекләре буенча эшләргә кирәк, дип саныйбыз, – дигән иде ул.
Күптән кирәк иде
Балтач районы Чутай авылында яшәүче газета укучыбыз Мәүҗидә Вафина бу системаны ун-унбиш ел ук кайтарырга кирәк иде дип саный.
– Кая укысам да ярый, югары белем алу турындагы дипломым гына булсын дип йөрүчеләр күп. Уку йортын тәмамлагач, үз белгечлекләре буенча эшләмичә, берәр кибеткә барып эшкә урнашалар. Ә кемдер шул бюджет урынга эләгә алмый. Бәлки ул кеше шул өлкәдә профессиональ белгеч булып, җәмгыятькә файда китерә алыр иде. Икенчеләре монда укыйлар да, чит илгә китәләр. Бездә бушка укып, чит ил өчен эшләп яталар. Элек бишьеллык план дигән нәрсә бар иде. Ничә елдан күпме бала укырга керә, ничәсе мәктәпне тәмамлый, нинди белгечләр кирәк булачак – барысы да истә тотыла иде, – ди лаеклы ялда булган тәрбияче.
Депутатларның тәкъдиме кабул ителгән очракта, эшкә билгеләнгән белгечкә яхшы хезмәт хакы түләнергә тиеш дигән фикерне дә җиткерә ул. Аннары укыган чорда ук практикасын үтү мөмкинлеген булдырсыннар иде, кайда да әзерлекле белгеч кирәк, ди.
Эш табарга булыша
Студентларның фикерләре белән дә кызыксындык.
Казан дәүләт мәдәният институтының 2 курс студенты Илүзә Галиуллина депутатларның тәкъдименә уңай карый.
– Яшьләргә эш табу проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк дип уйлыйм. Әмма белгечләргә кытлык күбесенчә район җирләрендә күзәтелә. Яшьләрнең анда кайтасылары килмәс шул. Димәк, шул ук дәүләт кызыксындыру чараларын да уйларга тиеш була, – ди ул.
КФУның 2 курс студенты Илгизә Галиуллина да уңай ягын эшсезлек проблемасын хәл итүдә күрә.
– Укып бетергәч, эшкә алырлармы, кайда эшләрмен инде дип кайгырасы юк. Шулай да минемчә һәркем кайда һәм ничек эшләргә икәнен үзе хәл итәргә тиеш, – ди ул.
Бер генә тапкыр ишетмәдек...
Дәүләт Думасы депутаты Александр Мажуга исә бу инициативага каршы. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язган: “Нәрсә әйтергә? Гадәттәгечә бернинди яңа нәрсә дә тәкъдим ителми. Без моны бер генә тапкыр ишетмәдек инде... Мин күп тапкырлар яздым, тагын әйтәм: Россиядә эшкә билгеләү башка юк һәм булырга да тиеш түгел!.. Безнең илдә максатчан кабул итү бар. Бу төбәкләрне кирәкле кадрлар белән тәэмин итү инструменты булып тора да инде. Менә аны оптимальләштерергә һәм камилләштерергә кирәк. Алай гына да түгел, эш бара инде”, – дигән ул.
Белоруссиядә советлар чорындагы практика һаман да кулланыла икән. Интернеттагы мәгълүматларга караганда, дәүләт бюджеты акчалары исәбеннән белем алган студентлар өчен мәҗбүри бүленеш практикасы мәгариф турындагы кодекста беркетелгән. Латвиядә исә өч ел эшләү бурычы яшь табибларга кагыла.
Беренче тапкыр эшкә билгеләү Россия империясендә үк булган, ә үзенең классик төрен ул 1933 елда СССРда алган. Яңа белгечне өстән махсус боерык булмыйча, берәү дә эштән чыгара алмаган, яшь хезмәткәр торак алган. Һәрхәлдә, арендага фатирны үзенә эзләргә туры килмәгән.
Хрущев заманнарында эшкә бүлү системасын үзгәртеп караганнар. 1963 елда дипломны өч ел эшләгәннән соң гына бирергә булганнар. Әмма иң мөһиме яшь белгечкә ул эшкә кергән учреждение лаеклы торак белән тәэмин итәргә яки, әйтик, медицина хезмәте күрсәтергә тиешле булган. Шуның белән яшьләрдә кыызксыну уятырга теләгәннәр.
Комментарийлар