16+

«Ел укытучысы» финалисты Иван Филатов: «Һәр ир кеше укытучы була алмый»

Әле укыту стажы гына биш ел гына булуга карамастан, Казанның 90 нчы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов бу елның язында "Ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында җиңүче булды.

«Ел укытучысы» финалисты Иван Филатов: «Һәр ир кеше укытучы була алмый»

Әле укыту стажы гына биш ел гына булуга карамастан, Казанның 90 нчы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов бу елның язында "Ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында җиңүче булды.

Күптән түгел ул конкурсның Мәскәүдә узган финал өлешендә республика данын яклап кайтты. 27 яшьлек егет, педагогия институтында укуына карамастан, беркайчан да укытучы булармын, дәресләр бирермен дип уйламаган. Студент вакытта промоутер, официант, оператор, менеджер булып та эшләп караган. Тик тормыш сукмагы аны кабат үзе укып чыккан гимназия ишек төбенә китергәнен сизәми дә калган егет.

- Иван, ни өчен тарих фәнен сайладыгыз?
- Тарихка мәхәббәт мәктәптә укыганчы ук башланган иде инде миндә. Әтием хәрби кеше, аны гел формада күрә идем. Янәшәбездә генә булган Танк училищасындагы хәрби техника да һәрвакыт кызыксындырды. Аларның тарихын гына өйрәнеп калмыйча, тотып, күреп карарга тырыштым. Тарихи китаплар да шул техникаларны өйрәнү максатыннан укылды. Бишенче сыйныфтан тарих керә башлагач, баш-аягым белән шул фәнгә чумдым. Мин дәреслекне уку елы башында тулысынча укып чыга идем инде. Мәктәптә «Тарихи реконструкция» түгәрәгенә йөрдем.

- Мәктәпләргә һәрвакыт ир укытучылар кирәк диләр, ләкин көчле затлар гына мәктәпкә барырга бик ашыкмый.
- Чыннан да, мәктәпләрдә ирләр бик аз. Безнең мәктәптә, мәсәлән, алар дүртәү генә. Укытучы эше авыр ул. Һәр ир дә моны булдыра алмый. Мәктәпкә килгәнче, бу эш чыннан да синекеме икәнен аңларга кирәк. Аннан соң, бездә элек-электән белемне хатын-кыз бирергә тиеш дигән ниндидер стереотип яши. Ир кеше гаилә тоткасы да бит әле. Кайвакыт хезмәт хакының азлыгы да мәктәптә ирләр булмауда роль уйный. Гаиләдә ата белән ана булган кебек, мәктәптә дә ир укытучылар да, хатын-кыз укытучылар да булырга тиеш. Көчле затлар төпле киңәше, үз үрнәге белән балаларга, бигрәк тә малайларга, дөрес тәрбия бирергә сәләтле.

- Акча мәсьәләсенә килгәндә. Россия премьер-министры Дмитрий Медведев та хәтта укытучыларга укытырга түгел, ә бизнеска китәргә тәкъдим ясады. Сезнең дә моңа карата фикерегезне беләсе килгән иде.
- Укытучыларны шаккаттырмады бу сүзләр, халыкта гына канәгатьсезлек уятты. Бизнес сүзен һәр кеше үзенчә аңлый бит. Укытучылар һәрвакыт төп эштән тыш өстәмә акча эшләү ысулларын табарга тырыша. Мин балалар спорт клубында тренер булып эшлим әле. Кемдер рептиторлык белән шөгыльләнә. Берәү дә кул кушырып утырмый.

- Әгәр дә шундый мөмкинлек булса, белем бирү системасында нәрсә үзгәртер идегез?
- Ишеткәнсездер инде, Красноярск белән Пермь шәһәрләрендә мәктәп укучылары арасында рәттән ике коточкыч хәл булды. Балалар агрессив була башлады. Минемчә, моның сәбәбе - укучыларга эстетик тәрбия бирмәүдә. Музыка, сәнгать дәресләре балаларда билгеле бер кыйммәтләр тәрбияли. Матурлык, кешелеклелек кыйммәтләренә өйрәтергә кирәк укучыларны. Һәр сәнгать әсәре асылында ниндидер идея, фикер ята бит. Фән генә өйрәтеп баланың күңел халәтен үзгәртеп булмый.

- "Ел укытучысы" бәйгесеннән соң нинди хис-кичерешләр калды?
- Бу бик авыр конкурс. Анда катнашу өчен корыч нервлар, нык психик әзерлек кирәк. Конкурсның һәр биремен үземдә сынап карадым, шуңа әйтә алам: анда бары тик көчле рухлылар гына уңышка ирешә ала. Ярыш көн саен барды. Кичке унда гына өйгә кайта идек, аннан соң икенче көнне булачак биремнәргә төн буе әзерләнәсе... Иртәнге тугызда тагын укытучылар советы (педсовет). Чыгышыңны ничә кеше, ничә камера күзәтеп тора...
Икенче яктан, бу бик зур тәҗрибә. Мин биредә илнең һәр төбәгеннән килгән иң көчле укытучылар белән таныштым. Россия Президенты Владимир Путин, элеккеге мәгариф министры Дмитрий Ливанов белән аралашу үзе генә ни тора?!

- Владимир Путин белән очрашуыгыз турында тулырак сөйләгез әле.
- Башта без бик нык дулкынландык. Ләкин Владимир Путин белән 10-15 минут сөйләшкәннән соң барыбыз да иркен сулап куйды: ул безнең белән гади, үзен өстен куймыйча аралашты. Президент безне борчыган проблемалардан хәбәрдар иде. Кыскасы, уртак телне тиз таптык. Ул хәтта көлдереп тә алды. Алдан беребез дә махсус сораулар әзерләмәде. Ил башлыгыннан ни теләсәк, шуны сорый алдык. Очрашу бер сәгатьтән артык барды. Президентны безнең хезмәт хакы кызыксындырды. Аралашу вакытында укытучыларның хезмәт хакы статистика белән туры килмәве ачыкланды. Кәгазьдә укытучының бер ставкадагы хезмәт хакы 33 мең булса, чынлыкта исә ул берничә ставкада эшләп 26-27 мең ала. Президент: "Элек моннан да начаррак иде әле, укытучыларның хезмәт хакын артуыны дәвам итәчәкбез", - дип белдерде. Әдәбият турында сөйләшеп киттек тә, бер укытучы Путинны Михаил Лермантов иҗатына багышланган дәресенә чакырды. Шунда Президент шагыйрьнең "Родина" дигән әсәрен яттан сөйләде. Безне бу бик гаҗәптә калдырды. Мин дә Президенттан ун елдан нинди һөнәрләр популяр булачак, дип сорадым. Ул исә "мин каян белим" дип елмайды. Соңыннан "медицина, генлы инженерия» дип җавап бирде.

- Сезнеңчә замана укытучысы нинди булырга тиеш?
- Заман үзгәрә, балалар да һәрвакыт яңалыкка тартыла, "тренд"та буласы килә, актуаль булган белемнәр сорый. Шуңа да укытучы аларның кызыксынуларын канәгатьләндерерлек булырга тиеш.

- Сезне шигырьләр дә яза, футбол да уйный, башка төрле конкурсларда катнашучы киңкырлы шәхес дип тә беләм әле мин. Эштән тыш булган кызыксынуларыгыз турында да сөйләп китсәгез иде?
- Беренче сыйныфтан ук мин спорт мәктәбендә футбол уйнадым. Аны тәмамлаганнан соң да спортны ташламадым. Хәзер Казанның һәвәскәрләр футбол лигасында шөгыльләнәм. Спорттан башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. Балалар арасында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уеннары да алып барам әле. Институтта укыган вакытта ук таныштым бу интеллектуаль уен белән. Хәзер мәктәптә үз командабыз бар. Олылар лигасында үзем катнашам.

- Балалар яңа гына мәктәпкә килгән яшь укытучыны ничек кабул иттеләр, авыр булмадымы?
- Дисциплина проблемасы булды бераз. Моның белән һәр укытучы очрашадыр инде. Бервакыт дәресне бөтенләй алып барып булмый башлады. Аптыраганнан мин ноутбугым каршына утырдым да, дөньяда барган яңалыкларны кычкырып укый башладым. Класс тып-тын калды. Баксаң, гаеп балаларда түгел, миндә икән. Аларга дәрес кызык түгел, шуңа котыралар да. Мин бу тормыш дәресен әле озак хәтерләячәкмен. Шул көннән башлап һәр алдагы дәресләремдә ниндидер яңалык кертергә тырыштым. Балалар белән күбрәк аралаштым, дәрестән тыш чаралар үткәрдем. Дәресләр кызык булганда балалар да тыныч утыра, һәр сүзеңне сеңдереп бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading