Заманча Россия тарихында беренче тапкыр республикадагы галимнәр саны 14 меңнән артып китте.
Яшь тикшеренүчеләр исәбе илдәге уртача саннан шактыйга күбрәк. Ел саен тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә бүленгән акчалар күләме 30 миллиард сумга якынлашты. Галимнәр үзләре фәнгә игътибар артуын сизәме? Бүгенге көндә фән белән акча эшләү мөмкинме?
Илнур Латыйпов, Казан физика-техник институтының квант оптикасы лабораториясе җитәкчесе:
Мин фәнгә классик юл белән килдем. Башта үземә кызыклы олимпиада түгәрәкләренә йөрдем. Аннары физика факультетында белем алу – фәнни җитәкче студент елларында ук тема белән кызыксындырып җибәрә алды. Шуннан соң аспирантура һәм мавыктыргыч проектлар. Болар барысы да галим карьерасына китерде. Яшьләрдә фәнгә карата кызыксыну бар, әмма бу күренеш массакүләм дип әйтмәс идем. Бу шактый локаль сыйфатта бара. Заманча, модалы, перспективалы булган юнәлешләр бар, әмма алар гомуми күләмнең бер өлеше генә. Фәнгә кызыксыну да локаль рәвештә, аерым бер юнәлештә генә үсә дияр идем. Әмма уңай тенденция сизелә.
Фән белән акча эшләүгә килгәндә, бу кагыйдә түгел, күбрәк искәрмә дияр идем. Инвесторлар кызыксынуын уяткан юнәлешләр, проектлар бар. Әмма уртача температураны анализласак, фәнни хезмәткәрләр ставкалары бик түбән дәрәҗәдә. Дөрес, бүген күпсанлы грант программалары бар, әмма алар фән кешеләренең 10-30 процентына гына җитәрлек күләмдә. Шулай да бу программалар гаимнәрнең төп финанс чыганагы дияр идем.
Айгөл Насибуллина, Сколтехта Владимир Зельман исемендәге нейробиология һәм нейрореабилитация үзәгендә тикшеренүче, фәнни мәкаләләр авторы, халыкара коференцияләрдә катнашучы:
Мин 10 яшемнән анатомия һәм физиология буенча китаплар укырга ярата идем. Инде 15 яшьтә кеше тәненең эшләү нечкәлекләренә төшендем, чөнки табиб булырга хыялландым һәм максатчан рәвештә моңа таба бардым. Ул вакытта мин әле фәннен нәрсә икәнен бик аңлап та бетерми идем. 17 яшемдә Барселонада узган Молекуляр һәм теоретик биология мәктәбенә эләгүем фән белән күзгә-күз очрашырга мөмкинлек бирде. Без яхшы тикшеренү үзәгендә практика уздык, дөньякүләм галимнәр белән аралаштык. Моңа кадәр барысын да китаплардан гына укып белгән мәктәп укучысы өчен чын могҗиза, ачыш булды. Фән ул тәҗрибә уртаклашу, кешелек өчен мөһим проблемаларны бергәләп хәл итү икәнен күреп, мин фәнгә башым белән чумдым. Бүгенге көндә ике төр – хәрәкәт һәм тактиль күзаллауны тикшерү белән шөгыльләнәм. Бу нейрореабилитация һәм баш мие-компьютер интерфейслары өчен кирәк.
Яшьләрнең фән белән кызыксынуы турыдан-туры мәктәптә белем биргән укытучыдан тора, дип саныйм. Мөгаллим теге яки бу предметка кызыксыну уятып, аны алга таба тирәнрәк өйрәнү теләген уята.
Фән белән акча эшләү мөмкин, әмма бу тиз юл түгел. Стажердан алып фәнни хезмәткәргә кадәр юлны үтәргә кирәк. Параллель рәвештә фәнни-популяр лекцияләр уздырырга, фәнни консультант булырга, китаплар редакцияләү белән шөгыльләнергә була.
Энҗе Зәкиева, Авыл хуҗалыгы татар фәнни-тикшеренү институты, авыл хуҗалыгы биотехнологиясе бүлеге фәнни хезмәткәре:
Казан аграр университетының өченче курсында укыганда без, бер төркем студентлар, Авыл хуҗалыгы татар фәнни-тикшеренү институтына практикага килеп эләктек. Фән белән беренче очрашуым шушы иде. Үз көчем белән уздырылган беренче тикшеренүләр, бу өлкәдә кайнаган кешеләр белән аралашу – бик нык ошады. Укуны тәмамлагач, шушы институтка эшкә килергә ниятләп куйдым. Бүгенге көндә бәрәңгенең яңа сортларын уйлап чыгарабыз, аларны төрле авыруларга бирешүчәнлеген тикшереп анализлар ясыйбыз. Лабораториядәге эштән тыш, җәйләрен басуларга чыгабыз – исәп-хисаплар ясыйбыз, конференцияләрдә катнашабыз. Эшем күпкырлы – шунысы белән кызыклы да. Хәзер инде менә 8 ел фәндә кайнашам, шактый тәҗрибә тупладым дип әйтергә була.
Бүген, чыннан да, фәнгә тартылучы яшьләр саны артуын күрәбез. Үзебезнең институтка да практикага килүчеләр шактый күп. Хөкүмәт ягыннан да игътибар артуы сизелә. Фәнни коференцияләр, күргәзмәләр оештырылып тора. Фәнни хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары гына, кызганычка, түбән булып кала бирә. Үзем, төп эштән тыш, фотография белән шөгыльләнәм.
Дмитрий Иванов, Казан энергетика университетының сәнәгать электроникасы кафедрасы җитәкчесе:
Фән юлыннан дустыма ияреп киттем дисәм дә була. Бакалавриатның 3-4 курсында укыганда, аспирантурага укырга керергә теләүчеләр юкмы, дип сорадылар. Шул чакта дустым “әйдәләп” мине укуны аспирантурада дәвам итәргә күндерде. Фәнни җитәкче билгеләгәннән соң физика-технология факультеты лабораториясендә үткәрелгән тикшеренүләр асылына төшенә башладым. Беренче бирем – ватык приборны төзәтү иде. Бер ай җәфаланганнан соң мин аны рәткә китердем. Шуннан китте дә китте инде. Магистратурада мин фән белән тирәнрәк шөгыльләнә башладым. Магистрлык диссертациямне үзем үткәргән тикшеренүләргә нигезләнгән иде. Бу чакта инде аспирантураган керергәме-юкмы дигән сорау инде тормый иде. Кердем, өч ел тикшеренүләр белән шөгыльләндем, кандидатлык диссертациясен якладым. Шуннан соң мине струдентларны укытырга чакырдылар. Соңгы 10 елда энергетика җиһазларының диагностикасы белән шөгыльләнәм, узган елда шушы юнәлештә докторлык диссертациясен якладым.
Фәнгә игътибар артуы сизелә. Аспирантурага урыннар саны арттырыла. Хөкүмәт илгә яшь галимнәр кирәклеген аңлый. Яшьләрдә яңа караш, яңа идеяләр, яңа алымнар. Алар 50-60 яшьлек фән вәкилләренннән аермалы мохиттә тәрбияләнгән. Яшь егет һәм кызларның да аспирантурага керүгә, фәнни лабораторияләрдә эшләүгә кызыксынуы бар. Фән белән шөгыльләнү өчен шартлар да бар. Бүген күптөрле программалар гамәлдә. Бу – “Приоритет 2030”, яшьләр лабораторияләре, вузларга финанслар җәлеп итәргә мөмкинлек биргән башка федераль программалар. Фән белән акча эшләү мөмкинлекләре дә арта. Вузларда фәнни хезмәткәрнең оклады 30 мең булса, уку йорты аның хезмәт хакын төрле өстәмәләр белән арттырырга тырыша.
Марат Низамиев, техник фәннәр кандидаты, Казан энергетика университетының Сәнәгать предприятиеләрен электр белән тәэмин итү кафедрасы доценты:
Фәнгә юлым студент елларында башланды. Ул чакта энергетикада ышанычлылыкны өйрәнү белән мавыктым. Миңа, гомумән, катлаулы мәсьәләләрне хәл итү һәм сорауларга җаваплар эзләү ошый иде. Университетны тәмамлаганнан соң, мин фәнни карьерамны дәвам итәргә уйладым һәм аспирантурага кердем. Фәндә үсү перспективаларын күрсәткән фәнни җитәкчемә рәхмәт.
Хәзерге вакытта яшьләр өчен илебезнең фәнни метрлары белән көндәшлек итү мөмкинлекләре күбрәк. Фәнни мәгълүматка һәм яңа технологияләргә юл ачыла.
Галимнәрнең уртача яше дә елдан-ел кими бара. Дәүләт яшь галимнәргә төрле грантлар бирә, алар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнаша ала, үзләренең фәнни потенциалын тормышка ашыра һәм үзләренең фәнни проектларына финанс ярдәм ала.
Комментарийлар