Фатих Кәрим иҗатын өйрәнәбез.
Максат: 1. Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру.
2. “Ватаным өчен” шигыре белән танышу, анализлау кунекмәләрен үстерү, идея, эчтәлеген ачу.
3. Туган илне ярату, патриотизм хисләре тәрбияләү. Хатынына, балаларына, туган иленә булган мәхәббәтнең фашист илбасарларына каршы көрәштә тиңдәшсез корал булуын ачыклау.
Материал: Ф.Ф. Хәсәнова “Татар әдәбияты” 5 нче сыйныф,1 кисәк, 81-84 нче битләр.
tt.wikipedia.org›Фатих Кәрим
Җиһаздау: шагыйрьнең портреты, китаплар күргәзмәсе, шагыйрь иҗатын яктырткан презентация.
Дәрес барышы
I Оештыру өлеше.
- Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
- Дәрескә карата уңай психологик халәт булдыру.
II Актуальләштерү.
- Шигырь юлларын уку.
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
- Балалар, бу шигырь юллары күпләрегезгә таныштыр. Аны кем язган?
- Фатих Кәрим.
- Әйе, бу фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим шигыре. Бүген дәрестә без аның турында, бу шагыйрьнең иҗаты турында сөйләшербез. 2024 нче елда Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулуны билгеләп үттек. 2025 нче елда тагын бер датаны олылап билгеләп үтәчәкбез. Бөек Җиңүгә 80 ел булачак. Фатих Кәрим дә – илебез азатлыгы өчен, җиңү өчен үзеннән зур өлеш керткән тугрылыклы солдат, Ватаны турында чын күңелдән кайгыртучы патриот.
III Белем һәм кунекмәләрне формалаштыру.
1. Язучынын тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру (презентация белән үрелеп бара).
- Фатих Кәримнең тормыш сәхифәләрен барлыйк.
- Беренче тукталыш “ Шигъри җанлы булуым - гаиләдән”.
- Бөек шагыйрьләр, язучылар турында сүз чыкканда, безнең уйларыбыз аларның туган төбәкләренә барып тоташа. Батыр йөрәкле шагыйрь кайда туды икән?
- Фатих Кәрим 1909 нчы елның 9 нчы январенда Башкортстан республикасының Бишбүләк районы Ает авылында туа. Фатих Кәримнең гаиләсе әдәбият белән кызыксына. Гаиләдә күп кенә туганнары, әтисе дә шигырь язганнар.
- Шагыйрьнең әтиәнисе, туганнары турында нәрсәләр әйтә аласыз?
- Әтисе шигырьләр язган. Әтисенең апасы Мәрьямнең, абыйсы Ярлы Кәримнең дә шигырьләр иҗат итүе Фатих Кәримне иҗатка дәртләндерә.
- Икенче тукталыш “Минем шигырьләрем-минем гомерем”
- Ф. Кәримнең беренче шигыре 1927 елда Мәскәүдә “Кечкенә иптәшләр” журналында басылып чыга. Шигырьдә сурәтләнгән көтүче малайга әтисе курай бүләк иткән. Малай аны ямьле урман буйларында уйната, аның кураена сандугачлар кушылып җырлый. Атаанасыз малайга бу зур юаныч була. Без бу шигырьдә Фатихның үз язмышын күргәндәй булабыз.
3) Өченче тукталыш “Ватан сугышына мин китәм”.
- Шагыйрьнең фронт юлы кайчан башлана?
- 1937 нче елда Фатих Кәрим рәсми хакимият тарафыннан эзерлекләнә башлый. Мулла улы буларак, сыйнфый көрәшкә зыян китергән дип санала. Шулай итеп, 1938 нче елның январенда кулга алына. Байтак вакыт тоткынлыкта интегергә туры килә. 3 ел үткәч, 1941 нче елның 1 нче декабрендә әдип аклана, иреккә чыгарыла. Берничә көннән, ике кызын: Ләйлә, Ада, хатыны Кадрияне калдырып, сугышка китә.
- Сугыш чоры – аның иҗатының иң югары ноктасы. Шагыйрьнең каләм көче бу елларда аеруча ныгый. Сугыштан аз гына бушап торган арада 150 дән артык шигырь, 8 поэма, 1 баллада, 2 повесть, 1 драма әсәре иҗат итә.
Ант.
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә — балам. Син әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм.
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм...
- Дүртенче тукталыш “Үлем турында уйлама, илең турында уйла».
- Фатих Кәрим кайда һәлак була?
- 1942 нче елның февраленнән 1945 нче елның февраленә кадәр, өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече лейтенант, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугыш юлын уза, Украинаны, Белоруссияне азат итүдә катнаша. Ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орденмедальләр белән бүләкләнә. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 нче елның 19 нчы февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә 36 яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Җирләнгән урыны – Калининград өлкәсенең Туганнар каберлегендә.
- Фатих Кәринең тормыш юлын укып чыгу. Нәтиҗә ясау.
- Фатих Кәримнең “Ватаным өчен” шигыре белән танышу.
- Укытучының укып чыгуы.
- Укучылардан укыту.
- Сорауларга җавап бирү.
- Ни өчен әсәр “Ватаным өчен” дип аталган? Башка исем табып буламы? Сез шагыйрь булсагыз, нинди исем куяр идегез?
- Шагыйрь кемгә хат яза?
- Ул үлем килгәнен көтеп ятамы?
- Фатих Кәрим нәрсә өчен борчыла?
- Аның Ватан алдындагы изге бурычы үтәлгәнме?
- Ул нинди бурыч? Ул бурычны шагыйрь алдына кем куйган?
- Шагыйрь тормышны яратамы? Җавапларыгызны шигырь юллары белән дәлилләгез.
- Шигырьне актер укуында видеоязмадан тыңлау.
IV Белем һәм кунекмәләрне ныгыту.
1. Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирү.
1. Шагыйрь Фатих Кәрим кайда туган? (Башкортстанның Ает авылында туган.)
2.Фатих Кәримнең туган көне. (1909 елның 9 нчы январенда.)
3.Апасының исеме. (Мәрьям.)
4.Кем ул Ярлы Кәрим?(Фатихның абыйсы Габдулла.)
5. Фатих Кәрим кайда балалар йортында тәрбияләнә? (Казанда бер ел Н.К. Крупская исемендәге балалар йортында тәрбияләнә.)
6.Кайсы елларда Казан җир төзү техникумында укый? (1925 - 1929 елларда.)
7.1938 нче елның 3 нче гыйнварыннан алып 1941 нче елның 3 нче декабренә кадәр Фатих Кәрим кайда була? (Сталин төрмәләрендә, ГУЛАГ лагерьларында була.)
8.Ничәнче елда аклана? (1941 елның 3 нче декабрендә аклана.)
9. Фатих Кәримнең тормыш иптәшенең исеме. (Кадрия Ишукова.)
10.Аның балалары буламы? (Кызлары Ада һәм Ләйлә.)
11.Фатих Кәрим ничәнче елда фронтка китә? (1941 нче елның 30 нчы декабрендә.)
12.Фатих Кәрим нинди илләрне азат итү сугышларында катнаша? (Украинаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катнаша.)
13. Фатих Кәрим сугышта ничә тапкыр яралана? ( Ике тапкыр авыр яралана.)
14. Шәхси батырлыклар өчен нинди орден белән бүләкләнә? (Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Дан ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә.)
15. Фатих Кәрим кайчан батырларча һәлак була? (1945 нче елның 19 нчы февралендә, сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калгач, бик җаваплы бер сугышчан заданиене үтәгәндә, кече лейтенант, взвод командиры Ф.Кәрим батырларча һәлак була.)
16.Фатих Кәрим ничә яшендә һәлак була? (36 яшь.)
17.Бөек шагыйрьнең кабере кайда? (Фатих Кәрим Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәре туганнар каберлегендә күмелгән.)
18. Бөек Ватан сугышында ничәләп шигырь, поэма, баллада, пьеса иҗат иткән ул? (150 ләп шигырь, 8 поэма һәм баллада , 2 повесть, 1 пьеса иҗат иткән.)
«Бу өзек нинди шигырдән?»
19. Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң –
Гомерең озын була. (Ф.Кәрим “Сөйләр сүзләр бик күп алар”)
20. Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә - балам. Син әнкәсе аның
Балабызны тотып ант итәм. (Ф.Кәрим “Ант”)
21.Төнге җилдә көзге яңгыр
Сибәли дә сибәли
Янымдагы иптәш кенә
Миңа берни сөйләми. (Ф. Кәрим “Сибәли дә сибәли”)
2.Уен “Мәкальне дәвам итеп бетер”. Мәгънәсен аңлату.
Батыр бер үләр, ... (куркак мең үләр.)
Батыр ярасыз ... (булмас.)
Батыр үзе өчен туар, ... (кеше өчен үләр.)
Батыр егет- ... (ил күрке.)
Егет кеше - арысланга ... (тиң кеше.)
Егет сүзе - ... (бер булыр.)
Батырлыкта- ... (матурлык.)
Батыр үзе үлсә дә, ... (исеме үлмәс.)
V Өй эше бирү.
“Кыр казы” шигырен укырга, эчтәлегенә карата рәсем ясап алып килергә.
VI Йомгаклау.
- Дәрескә йомгак ясау.
- Р. Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигырен тыңлау. Нәтиҗә ясау.
Батырлыкны эшли ала
Бөтен кеше дә.
Аның өчен кирәк түгел
Алып көче дә.
Ә моның өчен:
Яратырга кирәк бары
Туган җиреңне,
Әти - әниеңне,
Туган илеңне.
- Билгеләр кую.
Яковлева Роза Анатольевна, Казан шәһәре 82 нче мәктәпнең югары категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы
Комментарийлар