4 июньдә, чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырды.
Рус теле имтиханы урта гомуми белем турында аттестат алу өчен дә, югары уку йортларына керү өчен дә мәҗбүри санала.
Хәтерләсәгез, узган елда рус теленнән имтихан нәтиҗәләре берникадәр борчу уяткан иде. Россиякүләм күрсәткечләрдән алар 5 баллга югарырак булса да, аннан алдагы елдагыга караганда шактый ким булды. Быел, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хаталар өстендә җитди эш башкарылганын әйтте һәм быелгы нәтиҗәләр яхшырак булыр дигән өмет белдерде.
– Быел рус теле буенча БДИга 16 515 катнашучы теркәлгән, шуларның 204е – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Күпчелеге - быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары, әмма араларында узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар, урта һөнәри уку йорты студентлары һәм үз көчен сынарга теләүче 10нчы сыйныф укучылары да бар. Имтихан үткәрү өчен 102 пункт оештырылган: 86сы гомуми белем бирү оешмаларында, 16сы өй шартларында эшли. Һәр аудиториядә 2 камера урнаштырылган, контроль бик җитди, иҗтимагый күзәтүчеләр эшли, - дип сөйләде Илсур Һадиуллин.

Иң зур пунктларның берсе Казанның "Унбер" күппрофильле лицее базасында эшләде, биредә 8 мәктәптән укучылар җыелган иде. Иртәнге сәгать 9 тулганчы ук мәктәп янында ыгы-зыгылы мохит хөкем сөрә иде. Укучылары җитәкчелегендә төркем-төркем укучылар агыла. Кулларында су, ручка, паспорт. Артык борчу сизелмәде, барысы да тыштан тыныч күренә. Эчләрендә генә нинди җил-давыллар уйныйдыр...
121 лицейны тәмамлаучы Зәринә Ибәтуллина өчен бу инде беренче сынау түгел. Рус теле укытучысы яки журналист булырга хыялланган кыз берничә көн элек беренчеләрдән булып рус әдәбиятыннан сынау тоткан. Бар биремнәнне дә диярлек үтәп чыккан, берсенә генә өлгермәгән. Әмма имтиханнан соң өстеннән йөк төшкән төсле булган. Икенчесенә ул инде күпкә тынычрак кәефтә килгән.
- Рус телен бик яратам, мин ел буе әзерләндем. Шуңа имтиханны уңышлы бирәчәгемә ышанам, - дип үз хисләре белән уртаклашты ул.

Казан шәһәренең 72нче мәктәбен тәмамлаучы Арина Михеева да имтиханга уңай кәеф белән үз көчләренә тулысынча ышанып килүен әйтте. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлеккә ул бик җитди караган, шуңа үзен тыныч хис итә. 9нчы сыйныфтан башлап, бар мөмкин әзерлек ысулларыннан файдаланган ул. Ярдәмгә репетиторлар да килгән, онлайн-мәктәп курслары да сатып алынган, үзлектән дә бик күп мәгълүмат үзләштерелгән.
- Мәҗбүри булган рус теле һәм математикадан тыш, тарих һәм җәмгыять белемен сайладым.Тарихтан инде сынавым артта калды, хәзер нәтиҗәләрен көтәм. Артык авыр булмады үзе. Теләгем имтиханнарны уңышлы тапшырып, Казан дәүләт аграр университетының Дәүләт муниципаль идарәсе юнәлеше буенча укырга керү, - диде ул.
“Унбер” күппрофильле лицее базасында урнашкан имтихан кабул итү пункты җитәкчесе, шушы уку йортының директор урынбасары Сергей Сафонов сүзләренчә, биредәге пункт иң зурларының берсе, монда 24 аудитория исәпләнә, тагын бер аудитория – мөмкинлеге чикле балалар өчен. Бүген шуларның 23еэшкә җигелгән иде, барлыгы 8 мәктәптән 334 укучы рус теленнән үз көчләрен сынады.

Искәртеп узабыз, аттестат алу өчен рус теленнән кимендә 24 балл җыярга кирәк булса, югары уку йортына документлар тапшыру өчен минималь күрсәткеч 40 балл тәшкил итә. Рус теленнән БДИның дәвамлылыгы – 3 сәгать 30 минут. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар өчен БДИ 5 сәгать дәвам итә.
Укучылар 1–26нчы биремнәрдә киңәйтелгән җаваплар бирергә яки дөрес җавапларны сайларга, шулай ук 27нче биремдә сочинение-фикерләү язарга тиеш. Беренче җавап бланкы автомат рәвештә тикшерелә, ә сочинениеләрне республика предмет комиссиясе экспертлары бәяли.
Рус теленнән БДИ нәтиҗәләре 22 июньдә билгеле булачак. Минималь балл җыя алмаган укучылар, математикадан уңай нәтиҗә алган булсалар, рус теленнән мәҗбүри имтиханны 22 июньдәге резерв көнендә яңадан тапшыра ала. Нәтиҗәне яхшыртырга теләүчеләр өчен кабат тапшыру мөмкинлеге 8 июльдә биреләчәк, әмма бу очракта беренче нәтиҗә гамәлдән чыгарылачак.
Чираттагы БДИ – математикадан (база һәм профиль дәрәҗәләре) – 8 июньдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар