Исегезгә төшерәбез, "бакалавр-магистр" кадрларын ике дәрәҗәдәге әзерләүне күз уңында тоткан Болон системасы заманча Россия икътисады өчен туры килми дигән сөйләшүләр ел буе барды. Һәм Президентның Федераль Җыенга булган юлламасында аңа нокта куелды.
Шулай итеп, Россия университетларында дүрт елдан алып алты елга кадәр булган программалар булачак. Әгәр һөнәр өстәмә әзерлек яки тар белгечлек таләп итсә, укуны магистратурада яки ординатурада дәвам итү мөмкинлеге булырга тиеш. Өстәвенә, магистратурага теләсә кайсы база белеменнән соң укырга керергә мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез: әлегә кадәр магистрга дүрт ел бакалавриаттан соң гына барырга була.
Хәзерге студентлар укуны гамәлдәге программалар буенча дәвам итә һәм тәмамлый ала. Ягъни яңа системага күчү акрынлап булырга тиеш. Дипломнарны да яңадан карарга һәм килештерергә туры килмәячәк.
Комментарийлар