16+

Мәктәп ашханәләрендә нинди хилафлыклар бар?

Уку елы башыннан алып февраль ахырына кадәр мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләләрен тикшергән Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе вәкилләре яраклылык вакыты чыккан 49,45 килограмм продуктны кулланылыштан алган.

Мәктәп ашханәләрендә нинди хилафлыклар бар?

Уку елы башыннан алып февраль ахырына кадәр мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләләрен тикшергән Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе вәкилләре яраклылык вакыты чыккан 49,45 килограмм продуктны кулланылыштан алган.

Моннан тыш саклау шартлары үтәлмәгән, документы һәм маркировкасы булмаган 318 килограммнан артык продукт та балаларның өстәленә барып җитмәгән. 
Роспотребнадзорның Татарстан  буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында шундый саннар китерде. 

Спикер мәктәпләрдә балаларның туклануын оештыручы «АБК-Пэймент» операторы эшендә җитешсезлекләр күп булуын аерым атап үтте. Барысы 498 җитешсезлек табылган. 

–  5 мәктәптә продуктлар дөрес сакланмаган, 12 мәктәптә савыт-сабаны эшкәртү режимы үтәлмәгән, 6 мәктәптә порциянең массасы киметелгән, 15 мәктәпне ризык әзерләү цехы пычрак дип табылган. Моннан тыш операторның эшчәнлеген тикшерү барышында 16 мәктәп ашханәсеннән 143,8 килограмм кулланышка яраксыз продукт алынды, – дип сөйләде ул.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин билгеләп узганча, системалы рәвештә җитешсезлекләре ачыкланган продуктлар китерүчеләр квалификациясеннән мәхрүм ителәләр. 

Туклануны оештырудагы контрольне арттыру максатыннан министрлык ата-аналар өчен “кайнар линия” ачкан. 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның гыйнварына кадәр кайнар линиягә 179 мөрәҗәгать кабул ителгән. Аларның 71е – башлангыч сыйныфларда бушлай туклануны оештыруга, 52се – мәктәпләрдә ташламалы туклануга, 56сы – туклануга кагылышлы гомуми мәсьәләләр буенча. 

2022/ 2023 уку елында 1 410 мәктәптә 483 меңнән артык бала белем ала, аларның 46,1 проценты – 1-4 сыйныф укучылары. Барлык башлангыч сыйныфларны көненә бер тапкыр бушлай ашаталар. Бушлай туклануны оештыру өчен инфраструктура булу мөһим, ә аны яхшырту максатыннан ел саен республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча бүлеп бирелә. 2021 елда – 196, 2022 елда 167 гомуми белем бирү оешмасының ашханәләре ремонтланган һәм җиһазландырылган. 2023 елда азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау программасына 143 мәктәп ашханәсе кертелгән. 

–    Сәламәтлекләре чикле булган балалар көнгә ике тапкыр бушка туклана. “Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында”гы закон нигезендә 18 яшькә кадәрге баласы булган гражданнарга мәктәптә туклану белән тәэмин итүгә субсидияләр бирелә, аның күләме 2022 елда 5-11 сыйныфта укучы бер укучыга 8,3 сумны тәшкил итә. Һәр районда муниципаль хисабына ташламалы туклану белән тәэмин ителә торган категория бар. Алар сәламәтлеге чиклеләр дә, инвалид балалар да, күп балалы гаиләдән, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да булырга мөмкин, – диде ул.

Утырышта катнашучыларның хәләл туклану турында да сораулары бар иде. Казанның халыкара мәктәбе директоры Нияз Гафиятуллин хәләл туклануны бөтен мәктәпләргә дә кертергә тәкъдим итте. 

–  Хәләлме, түгелме дигән сорау ата-аналар арасында һәрвакыт бәхәс китереп чыгара. Бары тик хәләл булсын, – дип кистереп әйтте ул. 
Ә хезмәттәшләре моңа финанслар кирәклеген искәртте. Шулай да бу мәсьәлә турында фикер алышачакларын әйттеләр. 
Икенче сорау кадрларга һәм аларның хезмәт хакларына кагылышлы иде. Мәктәп балаларының саны арткач, кадрлар кытлыгы үзен тагын да сиздерә башлаган. Хезмәт хакы аз булгач, һичьюгы бушка ашыйлармы дигән сорау да туды депутатларда. Күбесендә бу сорау елмаю тудырса да, аның турында да фикер алышырга кирәк дип таптылар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading