16+

Мәктәпләрдә гаилә пикниклары үткәрә башлаячаклар

Балаларның күбесе мәктәптә коры-сары белән туклана, ашханәдәге ризыкны яратып бетерми. Дөрес туклану урынына, чипсы, сосиска, гамбургерлар сатып ала.

Мәктәпләрдә гаилә пикниклары үткәрә башлаячаклар

Балаларның күбесе мәктәптә коры-сары белән туклана, ашханәдәге ризыкны яратып бетерми. Дөрес туклану урынына, чипсы, сосиска, гамбургерлар сатып ала.

Казанның социаль туклану һәм азык-төлек департаменты мәгълүматлары буенча, мәктәп укучыларының 15 проценты иртә белән өйдә тамак ялгап тормый. Ә балаларның 20 проценты бөтенләй аш ашамый. Боларны истә тотып, шәһәр хакимияте, департамент дөрес тукланырга өйрәтүне үз кулларына алмакчы. Бу уңайдан шәһәр мәктәпләрендә гаилә пикниклары үткәрелә башлаячак. Беренче чара бу шимбәдә, 8 октябрь көнне Казанның 94нче мәктәбендә узачак.

- Бу пикникны сентябрьдә үк уздырырга иде исәп, һава торышының тотрыксыз булуы аркасында кичектерергә туры килде. Бездә дөрес туклану культурасы юк. Югыйсә, меню мәктәптә үсә торган яшь организмның үзенчәлекләрен истә тотып төзелә, табиблар, диетологлар киңәш иткәнчә, витаминнарга, файдалы микроэлементларга бай натураль продуктлар сайлана. Ризык Роспотребнадзор белән килештерелә. Әйе, ризыкларда бала ияләнгән фасфуд челтәрендәге, өйдәге кебек майонез, кетчуплар юк. Шуңа күрәсең, кайбер балалар мәктәпләрдә тәмсез ашаталар, диләр. Әти-әниләрнең күбесе моңа ышана. Шуңа да әти-әниләр катнашында чаралар оештырырга булдык. Пикникта төрле ярышлар, бәйгеләр, мастер-класслар узачак. Яшелчәләрдән төрле ризыклар пешерергә өйрәтәчәкбез, диетологлар бу ризыкларның сәламәтлек өчен файдасы турында сөйләячәк, ата-аналарның мәктәп ашханәсендәге меню белән танышу, баларына тәкъдим ителә торган ризыктан авыз итү мөмкинлеге дә булачак. Һава торышы яхшы булса, мондый пикникларны ел дәвамында башка мәктәпләрдә уздыру да планлаштырыла. Алар без көткән нәтиҗә бирер дип уйлыйм, ризык тәмле генә түгел, файдалы да булырга тиеш, - ди Юлия Галимҗанова Казанның социаль туклану һәм азык-төлек департаментның тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе.

Шәһәр мэры Илсур Метшин да бала төрлечә киенергә, укырга мөмкин, тик иң мөһиме - мәктәптә бертөрле яхшы ашасын. Ризыкның 62 процентын укучылар көннең беренче яртысында ашарга тиеш, дип саный.

Ә сез мәктәптәге менюдан канәгатьме?
Раяз Фасыйхов, Татарстанның атказанган артисты, Казан:
- Кызыбыз Венера быел беренче сыйныфка барды. Элек тә начар ашый иде ул, кечкенә чагында табиб килә дип куркытып та, хәйләләп тә ашата идек. Мәктәптә дә укытучысы аны ныклап ашамый, дип зарлана. Шуңа ябык та инде, үземә ошагандыр, күрәсең. Кечкенә чагымда, миңа: "Сине кояшка куйсаң, рентген да кирәми. Барлык сөякләреңне күрергә була дип", шаярталар иде. Ә гомумән, мәктәп менюсыннан канәгать без. Хатыным Люция дә тәмле ашаталар дип мактый. Мәктәптә, хастаханәләрдә дөрес туклануга зур игътибар бирәләр. Ризык махсус оешмаларда тикшерелә, сәламәтлек өчен файдалы булсын дип сайлана. Шуңа фасфуд, чипсыларга ияләнгән балаларның күбесе ул дөрес ризыкны кабул итә алмый. Әмма, мәктәптә нәкъ шундый файдалы ризык булырга тиеш. Без үзебез ул ярымфабрикатларга, фасфудларга, кока колаларга бик каршы. Балалар сәламәт булып үсеннәр иде.

Рәсимә Низамова, 8нче сыйныф укучысы, Кама Тамагы, Чаллы авылы:
Без күрше Олы Кариле мәктәбенә барып укыйбыз. Көненә бер тапкыр ашыйбыз, төшке аш 15 сумга төшә. Пешекчеләребез Филсинә апа белән, Гөлфирә апа бик тәмле пешерәләр. Ашын, боткасын да яратып ашыйбыз. Әле ярый мәктәптә ашаталар. Ашамыйча берничек тә булмый бит, укырга, күнегүләр эшләргә хәл кирәк.

Диетологлар әйтүенчә, бала көн саен 400 грамм яшелчә ашарга тиеш. Бу йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кисәтергә ярдәм итә. Баш мие яхшы эшләсен өчен фосфорга бай, Д витамины булган балык кирәк. Кызганыч, балаларның бары 18 проценты гына бу витаминнарны тулсынча ала.



ФОТО: businesspskov.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading