Нәүрүз - татар халкының матур бер бәйрәмнәреннән берсе ул.
Максат: Татар халкының милли бәйрәме “Нәүрүз” бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү. Милли горурлык хисләре тәрбияләү.
Бурычлар:
- бәйрәмдә катнашасы килү теләге булдыру, иптәшләренең чыгышларын дикъкать белән карарга һәм тыңларга өйрәтү;
- бәйрәм мөхите булдыру, балаларда күтәренке кәеф тудыру;
- матур әдәбият һәм фольклор әсәрләрен сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү.
Җиһазлау: Бүлмә язгы табигатьне чагылдырып бизәлгән: агачлар, чәчәкләр, кояш, төрле плакатлар.
Музыка яңгырый, әкренәя
Әби: Картым кара әле яз килеп җиттеме әллә? Кояш шундый кыздыра, там-чылар тама башлады, әллә кара каргалар да кайтканмы соң?
Бабай:Әйе, кичә мәчеттән кайтканда бер төркем кара каргалар күрдем. Ә син беләсеңме соң карчыгым инде балалар сыерчыкларга оялар да ясап куйган-нар. Балалар язның килгәнен түземсезлек белән көтәләр бит.
Әби:Әйе, Бар җир чәчкә ,гөл генә
Кояш елмая көлә.
Менә нинди икән яз.! (тактага күрсәтеп, яз рәсемнәре)
Бабай: Без кечкенә вакытта язны бигрәк тә күңелле каршы ала идек,уйный идек ,җырлый идек... (ишек шакыйлар)
Әби: Кем бар анда?
Балалар : без бу әби , бабай.
(чиләкләр күтәреп балалар керә)
1нче бала: Ач ишегең керәбез,
Нәүрүз әйтеп киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад!
2нче укучы: Аягым җиңел булсын,
Яңа ел котлы булсын.
Ашыгыз мул булсын,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Әби: Керегез, кер балакайларым без сезне күптән көтәбез инде, нәүрүз котлы булсын.
Бабай: Мәгез әле, балалар, алыгыз әле, чиләкләрегезгә шуны салып куегыз әле, нәүрүз котлы булсын.
Балалар: рәхмәт, рәхмәт бабакай (бергә)
3нче бала: Гөлчәчәкләргә күмелсен
Без яшәгән ил.
Тизрәк кил, безгә җылы яз
Тизрәк-тизрәк кил!
Бабай: балалар нәүрүз килсә генә яз була бит. Әйдәгез яз гүзәле Нәүрүзбикә-не чакырыйк әле.
Балалар: Нәүризбикә-ә-ә-ә дип кычкыралар.(башына чәчәк такыя, кулына яшел таяк тоткан, яшел күлмәк кигән Нәүрүзбикә керә)
Нәүрүзбикә: Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Нәүрүз әйтеп үттем мин,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Балалар: Нәүрүз килде, яз килде.(бергә)
Әби: балалар, әйдәгез әле, Нәүрүзбикәгә үз һөнәрләрегезне күрсәтегез әле.
Балалар: күрсәтәбез, күрсәтәбез.
Җыр”Яз килгән”. (Н. Яхина сүзләре)
(3 малай йөгереп чыгалар): Нәүрүзбикә, без матур шигырьләр беләбез.
1)Яз килде, кояш көлде,
Моны барчабыз күрде.
Яшәрде бар агачлар,
Уянды алмагачлар.
2) Өй түрендә –бакчада,
Талчыбык куначада.
Сыерчык канат кага-
Яз килүгә шатлана.
3) Уйныйбыз да, җырлыйбыз да
Гармун кулларыбызда.
Алсу гөлләр чәчәк атсын
Йөргән юлларыгызда.
Җыр. “Бииләр итек-читекләр“ (Ш. Галиев сүзләре). Шул вакытта аның белән 1 малай бии.
Балалар: Әйдәгез әле, Әби, бабай, яшь чакларны искә төшереп уен уйнап алыйк әле.
“Коймаклар” уен-җыры. Балалар кулга - кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар Нәүрүзбикә уртада.
Бүген Нәүрүз бәйрәменә
Без чакырдык кунаклар;
Кунакларның килүенә
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасаң,
Менә шулай күпергән,
Менә шулай җәелгән,
Менә шулай кысылган.
Коймагыңны майлап ал,
Теләгәнеңне сайлап ал!
Нәүрүзбикә: Өстәлләребез бай, күгебез аяз, дөньялар тыныч булсын. Хәерле, мул уңышлы җәйләр килсен.
Әби , бабай, Нәүрүзбикә кунакларга күчтәнәчләр тарата. Килгән кунаклар коймаклардан авыз итәләр.
Галиәхмәтова Гөлчәчәк Нурисламовна, туган тел һәм әдәбияты укытучысы (Казан шәһәре Идел буе районының 82нче мәктәбе)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар