16+

Шаккаткыч хәбәр: юлламалар, гомумән, сатылмаячак, аларны лаеклыларга гына бирәчәкләр...

Каникул җиттеме, әти-әниләр балалар ялын ничек оештырыйм икән, дип баш вата башлый.

Шаккаткыч хәбәр: юлламалар, гомумән, сатылмаячак, аларны лаеклыларга гына бирәчәкләр...

Каникул җиттеме, әти-әниләр балалар ялын ничек оештырыйм икән, дип баш вата башлый.

Бигрәк тә шәһәр җирендә яшәүчеләр өчен бу четерекле мәсьәлә. Без үскәндә, әй рәхәт иде, ичмасам. Өч айга әби-бабай янына авылга җибәрәләр иде дә, шунда җыелган шәһәр балалары бергәләп күңел дә ача, әз-мәз эшкә дә өйрәнә идек. 

Хәзер исә күпләрнең туган нигезләре бушап, авыллар моңсуланып калды. Шәһәр балалары да авыл рәхәтен күрмичә үсә. Шул рәвешле каникул вакытында баланы кая куйыйм икән, дигән проблема да кискен төс алды. Ярый да, әти-әни эштән бер айга ял алып, балага күз-колак була, аның күңелен күрә алса. Алай да, ике ае кала бит әле...  

Татарстанда балалар ялын һәм сәламәтләндерүен оештыруга зур игътибар бирелә үзе. Быел да, 1 июньнән җәйге лагерьлар ишеге ачыла. Аларда 172 меңнән артык бала ял итә алачак. Барлыгы 1,5 меңнән артык лагерь оештырылачак. Бу республиканың төрле шәһәр һәм районнарында урнашкан стационар һәм палаткалы лагерьлар да, оешма һәм предприятиеләр кулындагы ял үзәкләре дә, көндезге мәктәп яны сменалары да, хезмәт һәм ял итүне берләштергән лагерьлар һәм башкалар. Хәтта кайбер бәхетлеләр Кара диңгез буенда да ял итә алачак. Балалар ялын оештыруга республика бюджетыннан 2 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән, дип хәбәр итте Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. 

172 мең балага лагерьда ял итү мөмкинлеге – чыннан да, искитмәле зур сан. Әмма «бәби-бум» чоры балаларына болай бүлсәң дә, тегеләй итсәң дә, барыбер җитмәячәк. Бигрәк тә Казанда вәзгыять катлаулы. Соңгы елларда лагерьдагы урыннар өчен сугышмыйлар гына. Белүебезчә, дәүләт тарафыннан субсидияләнгән юлламалар «Ял» шәһәр үзәге аша сатыла. Алдагы елларда юлламалар сату көне һәм вакыты алдан билгеләнеп, кем өлгерде, шул алды системасы гамәлдә иде. Ике минут эчендә сменаларны «ай күрде, кояш алды». Өлгергәннәр сөенә, өлгермәгәннәр бу системага карата тәнкыйть яудыра. 
Быел юллама алуда бәхетен сынарга җыенган әти-әниләргә, гомумән, «сюрприз» ясадылар. Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча соңгы минутта диярлек, юлламаларны бүлү системасын үзгәртергә тотындылар. Нәрсә-ничек буласын ата-аналар май уртасына кадәр белмәде. Һәм менә сиңа шаккаткыч хәбәр: юлламалар, гомумән, сатылмаячак, аларны лаеклыларга гына бирәчәкләр икән. Ә лаеклы дигәннәре яуланган җиңүләргә һәм грамоталарга карап, мәктәп комиссияләре тарафыннан сайланачак. Артык сәләтләре булмаганнар, укуда уңышка ирешмәгәннәр ял итәргә хокуксыз икән бит, ләбаса! Грамоталарың була торып та, бу юлламаны кулга төшерәм димә, мәктәпкә 3-5әү генә бит алар. Шул рәвешле, «Ял» үзәгенең юлламаларны сатуын көткән ата-аналар кыйммәтрәк бәяле лагерьларга да урынсыз калды. Алар инде апрельдә-май башында ук сатылып беткән иде. 50-70 меңлек лагерьларда гына урыннар бераз бар, әмма урта-куллы ата-ананың андыйга ничек теше үтсен?

Казанда лагерьларга урыннар җитмәү проблемасын хәл итү юллары турындагы сорауны Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйковка бирдек. Аның сүзләренчә, чыннан да, сораулар бар һәм алар урынлы. Әмма проблеманы бер мизгелдә хәл итеп булмаячак. Татарстанда ел саен 200 меңнән бала лагерьларда ял итә, ә, гомумән алганда, республикада балалар саны икеләтә күбрәк. 

Ринат Садыйков билгеләп узганча, Татарстанда әле балалар ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру эше шактый уңышлы башкарылып килә. Республика һәм муниципаль лагерьлар челтәрен саклап кала алган җитәкчелегебезгә моның өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Россиянең кайбер төбәкләрендә 2-3 лагерь генә исәпләнә. Анда тагын да катлаулырак, ди министр. 

-    Республикада балалар лагерьларын капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы гамәлгә ашырыла. Бу программа тукталмый, ул алга таба да дәвам итә. Әкренләп, адым артыннан адым ясалып, яңа объектлар барлыкка киләчәк. Шул рәвешле җәйге ял белән колачланган балалар саны арта.  Әйтик, быел ремонттан соң ачылган «Яшь гвардия» лагере хәзер күбрәк баланы кабул итә алачак. Быел башка зур шәһәр лагере – «Нармонка» төзекләндерелә. Бу да ихтыяҗны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шундый планлы эш алып барыла һәм ул тукталмый, - диде Ринат Садыйков.

Шулай ук, министр сүзләренчә, быел, ихтыяҗны киметү өчен палаткалы лагерьлар да формалаштырыла. «Пионер», «Мечта», «Чайка», «Дзержинец» лагерьларында шундыйлар оештырылачак. Бу гади туристик палаткалар түгел, ә заманча, уңайлы, җылы корылмалар булуын ассызыклады ул. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading