Менә инде 33 ел Гөлнара Гатауллина елмаеп мәктәп бусагасын атлап керә.
Бу дәвердә сайлаган юлының дөреслегендә бер генә мизгелгә дә шикләнми ул. Шулай булмыйча соң! Укытучы исемен горур йөрткән Вәлиәхмәтовлар династиясенең бер вәкиле бит ул. Мәгърифәтчелек уты җанына да, канына да салынган. Педагог һөнәрен сайлаган 4 буынның гомуми стажын исәпли калсаң, 453 елга җыела.
Күп кенә үсмерләрнең күңелен битәрләгән “Кем булырга? Нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау Гөлнара каршында, гомумән, тормый. Дөньяда башка төрле һөнәр бардыр дип уйламый да ул. Әтисе һәм әнисе үрнәге, өйләрендәге мохит – боларның барысы киләчәген сайлауда хәлиткеч була.
Рабига әби салган сукмак
Укытучы Вәлиәхмәтовлар династиясенең “чишмә башы” – дәү әниләре, әнисенең әнисе Даминова Рабига Вәлиәхмәт кызы. Ул 1908 елда Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемен күренекле педагог Фазыл Туйкиннан ала һәм аның тәкъдиме белән Бөгелмә укытучылар хәзерләү курсларында укып, укытучы һөнәрен үзләштерә. 1928 елда Бишмунча башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли башлый, аннары Миңлебай авылында башлангыч сыйныфларны укыта.
Эшләү дәверендә Рабига әбиләре хөрмәтле укытучы, актив җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Беренче сайлауларда ук авыл советы депутаты булып сайлана һәм озак еллар буе эшен дәвам итә. Әлмәт судында күп еллар халык утырышчысы ролен башкара. Аның ике кызы да – шуларның берсе Гөлнараның әнисе, укытучы һөнәрен сайлаганнар.
Ике укытучы табышкан
Әниләре Лена гомер буе Әлмәт районы, Сөләй мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан. Эшләү дәверендә 15 ел буе мәктәптә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән. Әлмәт районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе дә булган әле ул. 1968 елда Татарстан укытучыларының IV съезды делегаты булган, “СССРның Мәгариф отличнигы” һәм “РСФСР ның Мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исемнәргә ия.
Әтиләре Әнвәр Таҗимөхәммәт улы шулай ук Сөләй мәктәбендә рәсем, сызым, тарих фәннәре укыткан. Тырыш педагог биредә тәрбия, уку-укыту бүлеген җитәкли. Аның тынгысызлыгын һәм оештыра белү сәләтен шәһәр, район җитәкчелеге бик тиз күреп ала. 1965 елда аны Фрунзе колхозының партия оешмасы секретаре итеп сайлап куялар. 25 ел башлангыч партия оешмасын җитәкләү белән бергә ул мәктәптән дә аерылмаган, балалар укытуын ташламаган. Авылдашлары әйтүенчә, авыл, район халкы өчен мөһим булган бәйрәмнәр, төрле чаралар оештыру, төрледән-төрле җәмәгать эшләре алып бару һәрвакыт аның җилкәсендә булган.
Сөләй урта мәктәбе каршында эшләп килгән туган якны өйрәнү музеен ачуда да Әнвәр аганың роле гаять зур. Шулай ук Әнвәр ага гомере буе туган як тарихы белән кызыксына, Сөләй авылы тарихына багышланган "Хәтер сукмагы" дип аталган китап яза. 2008 елда ул китап булып дөнья күрә. 1983 елда ул “ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була, “Почет билгесе” ордены, “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. Әтиләре ягыннан укытучылык һөнәрен сайлаучылар, династиянең гомуми стажын дәвам итүчеләр шулай ук шактый күп.
Дүртнең өче – династия көче
Кечкенәдән Гөлнара һәм аның апалары әтисе һәм әнисенең кичләр буе дәрескә әзерләнгәннәрен, дәфтәр тикшергәннәрен, китап укыганнарын күреп үсә. Әниләре кызларын татарча әкиятләр сөйләп, иншалар яздырып, туган телләренә мәхәббәт уята, әтиләре сәнгать дөньясына алып керә, иҗади яктан үстерә. Барысының бергә җыелышып, морҗаны экран ясап, диафильм караулары, шау-гөр килеп шахмат, шашка, домино уйнаулары – балачак елларының күңелле мизгелләре булып күңелләренә уелып калган. Бертуган 4 кызның өчесе шул рәвешле әтисе һәм әнисенең эзеннән, укытучылык сукмагыннан китә. Олы апалары Фәния генә нефтьче һөнәрен үзләштерә.
Апалары Рәмзия Әлмәт районы Яңа Кәшер “Лалә” балалар бакчасында 40 елдан артык тәрбияче һәм озак еллар җитәкче булып эшләгән. Аның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер генә язу, бер эш урыны. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Нәкъ менә аның ике кызы – Эльвира һәм Регина – бүгенге көндә династияне дәвам итүчеләр. Эльвира Яңа Кәшер санатор-интернат мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып хезмәт куя. Ә Регина Сарман районы Җәлил бистәсендә тәрбияче булып эшли.
Гүзәлия апалары Сөләй урта мәктәбендә 40 елдан артык рус теле һәм әдәбияты укыткан, 2000 нче елдан мәктәп директоры булып эшли, югары категорияле җитәкче. Аның хезмәтен күрәләр, хөрмәтлиләр, ди Гөлнара ханым. Ул Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының РТ Мәгариф һәм фән министлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
- Апабыз Сөләй авылының тормышында да актив катнаша. Дистә еллар дәвамында авыл советы депутаты булып торды, Сөләй Сабан туеның алыштыргысыз алып баручысы. Юбилейлар, Сөләй мәдәният йорты каршында оештырылган чараларны да менә дигән итеп алып бара. Аның сөйләвен халык бик җылы каршылый. Бу ходай биргән дикторлык сәләтедер. Шулай ук бик матур җырлый ул, - дип сөйләде Гөлнара Гатауллина.
Күпкырлыдыр укытучы хезмәте
Үзе ул Әлмәт шәһәренең “Адымнар-Әлмәт” күптелле гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Эшен чиксез ярата, бөтен күңелен биреп эшли. “Дәрескә керәм дә, бөтен дөньямны онытам”, ди ул.
- Укытучы хезмәте ул, беренчедән, иҗат. Сәләтеңне, фантазияңне эшкә җигү өчен менә дигән мөмкинлек. Икенчедән, ул – ачыш. Һәр бала дәрестә ачыш ясарга тиеш. Өченчедән, ул – яңалык. Бер нәрсә дә кабатланмый. Дүртенчедән, укытучы хезмәте ул – сәхнә. Син 45 минут балалар каршында басып торасың. Киемең дә, прическаң да, маникюрың да, үз-үзеңне тотышың да үрнәк, матур, балаларны җәлеп итәрлек булырга тиеш, - ди ул.
Гөлнара ханым rөн саен үз эшендә шушы таләпләргә туры килергә тырыша. Ул беркайчан да тавыш күтәрми, кычкырмый, укучыларына Сез дип мөрәҗәгать итә, кәефе нинди генә булса да, башында йөз төрле уй бөтерелсә дә, йөзеннән елмаюны төшермәскә тырыша.
Гөлнара ханым ире Радик белән бер ул һәм кыз тәрбияләп үстергән. Алсулары – журналист, Салаватлары нефтьче булып эшли.
- Алсуга да укытучы эше ошый. Казан Федераль университетын тәмамлап кайткач, Әлмәт шәһәре балалар һәм яшьләр үзәгендә яшүсмерләр клубында да эшләп алды. Ләкин журналистлык эше аны ныграк җәлеп итә, - ди Гөлнара ханым.
Хәзер аларның игезәк оныклары Мәликә белән Мәдинә һәм Әмирхан үсеп килә. Бәлки алар күңелендә укытучылык уты кабыныр, дигән өметләре бар.
Китапка кергән гаилә тарихы
Дан казанган укытучылар нәселе туганлык җепләрен өзмәскә, гаилә җылылыгын суытмаска тырыша. Туганнар белән җыйнаулашып очрашулар матур традициягә әверелгән. Аралары да якын бит – барысы да Әлмәт тирәсендә төпләнеп калган. Иң зур “педсовет”ларны туган нигезләрендә, әниләре янына җыелып үткәрәләр. Лена апа инде олы яшьтә булса да, бүгенге көннең бар яңалыкларыннан да хәбәрдар, мәгариф системасындагы бөтен үзгәрешләрне белеп тора, аларга карата үз фикерен белдерә. Бүген дә кызларына остаз булып, киңәшләре белән булыша, аларны эшкә дәртләндереп тора.
Төзелгән нәсел шәҗәрәләре дә бар. Хезмәт кенәгәләренә, архив материалларына, документларга нигезләнеп, бар билгеле мәгълъматны махсус таблицага да туплаганнар. Гаилә тарихлары исә китап итеп тә басылган.
Комментарийлар