Дәресләрдә телефон куллануны бөтенләй үк тыймакчылар.
Бу хакта Россия Дәүләт Думасы депутатлары тиешле закон проектына үзгәрешләр дә кертәчәк. Ул киләсе ел башыннан эшли башлар дип көтелә.
Әлегә кадәр смартфоннарны белем алу максатында һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында кулланырга рөхсәт итмәкчеләр иде. Димәк, фикерләр үзгәргән. Бу яңалыкны ишеткән танышларым бертавыштан: “Күптәннән кирәк иде!” диделәр. Ә бит, чыннан да, проблеманы вакыты җиткәч кенә хәл итәләр, монысы чиктән ашты инде.
Без укыган чорларда (советлар союзы беткән иде инде), чыбыклы телефоннар гына булды. Дәрес вакытында интернетта әллә ниләр карап утыру дигән нәрсә күз алдына да килми. Ә бүген ул балаларның якын дустына әверелеп бетте. Әйе, смартфон тормышыбызны җайлаштырды, әйтик, электрон көндәлек тә пәйда булды бит, әмма нәкъ менә яшьләр өчен гаджетларның зыяны күбрәк сыман.
Закон проекты авторлары фикеренчә, әлеге тыю укытучыларның белем бирү процессын яхшыртачак, шулай ук укучыларның игътибарын да нәкъ менә дәрескә юнәлтәчәк. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерүенчә, яңа кагыйдәләр мәктәптә телефон куллануны бөтенләй тыячак дигән сүз түгел, балалар әти-әниләре белән һәрвакыт элемтәдә булачак, ә уку барышында ул мөгаллим рөхсәте белән генә кулланылачак. РФ Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин әлеге законны кабул итүне әти-әниләр һәм укытучылар үзләре үк күптәннән сорый, ди. Аның сүзләренчә, бу дәрестәге тәртипне ныгытачак, укытучының дәрәҗәсен күтәрәчәк һәм балалар арасындагы тере аралашуны арттырачак.
Сер түгел, бүген яшьләр смартфоннан башка яши алмый, ә ул үз чиратында кешеләрнең бер-берсе арасындагы элемтәне боза. Әлеге закон да бик кирәк, әмма бала сыйныфтан чыгуга янә телефонына ябышкач, бу чирне бетереп булмастыр. 45 минут буе шуннан башка түзә алырлармы икән балалар? Яңа кагыйдәләр балалар тарафыннан көчле тәнкыйть утына тотылачак. Соңыннан әти-әниләре аша алар мәктәп һәм мәгариф җитәкчелегенә лаф орачаклар, янәсе, нишләп утырганнарында эшләре булмасын.
Ә менә өйдә дә смартфон куллануны тыйсалар яисә чикле вакытка гына калдырсалар, ул вакытта кечкенә эффектын күрә алырбыз. Тик алай ук килеп чыкмас шул. Дәрестә булса да экраннардан аерылып торсыннар инде, югыйсә. Әлеге закон гамәлгә кергән очракта әти-әниләрнең мәктәп җитәкчелеге һәм укытучы ягында булуы мөһим. Шул вакытта бала да бу гамәлнең кирәклеген аңлаячак, алайса зур каршылыклар һәм сүз әйтүләр буласы көн кебек ачык.
Бу тыюның тагын бер мөһим ягы күренә. Соңгы арада мәктәптән, дәрес вакытында төшерелгән видеолар киң таралды. Ни кызганыч, анда гел укытучыны гаепләргә тырышалар. Йә ул балаларга тавышын күтәргән була, йә дәрестән берәрсен куып чыгара, йә укучы белән сүзгә килә. Күп очракта әлеге кадрлар берьяклап кына төшерелә, чөнки аны шул ук мәктәп укучылары смартфоннарын чыгарып, видео ясый, аннары шуны интернетка элә. Шуннан соң укытучы үзенең гаебе юклыгын расларга тиеш.
Мондый характердагы “иҗат җимешләре” чыккач, эштән алынган, җинаять эше кузгатылган мөгаллимнәрне хәтерлибез бит. Укытучыларны саклар, яклар өчен генә булса да смартфоннарны тыю кирәк булгандыр. Яшерен-батырын түгел, кайбер балалар махсус рәвештә дәрестә укытучыны котырталар, аннары видеога төшерәләр. Ә мәктәптә эшләүчеләр безнең кебек үк кешеләр бит инде, шулкадәр мәсхәрәләүгә кем түзсен? Ул бит укытучы, түзсен, ди кайберәүләр. Шулкадәр акыллы булгач, бар, берьюлы 30 балага белем биреп кара!
Ныклап уйласак, дәрестә телефоннарның бернинди дә кирәге юк. Белем алу, әти-әни белән элемтәдә булу өчен дип бер дә лаф орасы юк. Алай бик интернетта утырасылары килсә, информатика дәресләренә йөрсеннәр әнә...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар