16+

Татардан нигә ат «җене» кача?

Казан бомжлары, шәһәрнең яңа ипподромы яныннан узган саен: «Их, ник без ат түгел икән?!» - дип уфтаналар ди, имеш. Уфтанырлар да шул, кеше дигән горур исем йөртсәләр дә, мескеннәрнең баш төртер урыннары да юк. Ә ипподромдагы атларга хасиятнең ниндие генә күрсәтелми. Гомумән, Россиядә генә түгел, Европада иң зурлардан саналган «Казан»...

Татардан нигә ат «җене» кача?

Казан бомжлары, шәһәрнең яңа ипподромы яныннан узган саен: «Их, ник без ат түгел икән?!» - дип уфтаналар ди, имеш. Уфтанырлар да шул, кеше дигән горур исем йөртсәләр дә, мескеннәрнең баш төртер урыннары да юк. Ә ипподромдагы атларга хасиятнең ниндие генә күрсәтелми. Гомумән, Россиядә генә түгел, Европада иң зурлардан саналган «Казан»...

Казан бомжлары, шәһәрнең яңа ипподромы яныннан узган саен: «Их, ник без ат түгел икән?!» - дип уфтаналар ди, имеш. Уфтанырлар да шул, кеше дигән горур исем йөртсәләр дә, мескеннәрнең баш төртер урыннары да юк. Ә ипподромдагы атларга хасиятнең ниндие генә күрсәтелми.
Гомумән, Россиядә генә түгел, Европада иң зурлардан саналган «Казан» халыкара ат спорты комплексы, бомжлардан тыш, әле бик күп шәһәрләрнең дә күзен кызыктыра. Югары цивилизациялек символы булган мондый ипподромның үз шәһәрендә төзелүен кем теләмәс?!
Ә бит аның нәкъ менә Казанда барлыкка килүе очраклы түгел. Ни дисәң дә, Татарстан - элек-электән «ат җене» кагылган төбәк. Кем әйтмешли, ат спорты ул - безнең ата-бабаларыбызның туган җире, яшәү рәвеше. Алар шунда иярдә дөньяга килгәннәр, шунда үлгәннәр дә. Татардагы ир-ат («мужчина») сүзе дә бит ат белән бәйле. Кыскасы, аны татарның тарихын тудыручы җан иясе дисәң дә була.
Ләкин ни кызганыч, бүген инде ул безнең тормышыбыздан юкка чыгып бара. Ә бит әле ХХ гасыр башында гына авылдагы һәр татар гаиләсе ким дигәндә 2 баш ат тоткан, хәллерәкләренең исә 20шәр баш һәм аннан да күбрәк атлары булган.
Дөрес, 1960-1980 елларда Татарстанда атчылык тармагы чагыштырмача кабат үсеш ясап ала. Ул чорда үткәрелгән төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, мәсәлән, безнең чабышкыларга тиңнәр табылмый. Ләкин тора-бара без инде бу өлкәдә лидерлыкны кулдан ычкындырдык. Алай гына да түгел, соңгы вакытта республикада атчылык тәмам бетү хәленә килеп җитте. Күз алдына китерегез, әле 2005 елда гына бездә, начармы-яхшымы, 73 мең баш ат булган. Ә бүген исә ул инде 33 мең баштан да азрак. Шуңа күрә, Казанның 1000 еллыгы уңаеннан төзелгән ипподромы да хәзер, юләр әйтмешли, Хуҗа Насретдинның коймасыз капкасын хәтерләтә.
Әлбәттә, республика җитәкчеләренең Татарстанда атчылык тармагын кабат торгызырга теләкләре юк түгел. Мәсәлән, 2011 елда Президент Рөстәм Миңнеханов нәкъ менә шул проблемага багышланган махсус киңәшмә дә үткәргән иде. Андагы сөйләшүләр нәтиҗәсендә, Татарстанда атчылык һәм ат спортын үстерү турында Программа кабул ителде. Ул 2020 елга кадәр исәпләнгән. Аны тормышка ашыру өчен 2,5 млрд сум күләмендә акча да каралган иде. Әлеге сумманың яртысын - республика бюджеты, ә калган өлешен шәхси инвесторлар бирергә тиеш иде. Ләкин әлеге Программа эшли башламас борын тукталып калды. Чөнки, әлеге дә баягы, акча юк.
Татарстанның атчылык һәм ат спорты федерациясе директоры Кәрам Хәмзин әйтүенчә, былтыр чабышкылар һәм сөт атлары өчен 500 миллион сум акча вәгъдә ителгән булган. Бер караганда, бу, республикада футбол һәм спортның башка шуның ише уен төрләренә тотылган акча белән чагыштырсаң, әллә ни зур сумма да түгел кебек. Ләкин ул Кәрам Хәмзин фикеренчә, бездә атчылыкны үстерүдә шактый ныклы гына этәргеч биргән булыр иде. Алар аның 15 миллионына чит илләрдән нәселле атлар сатып алырга, ә 6,5 миллионын ат абзарларын һәм ипподромнарны төзекләндерү өчен сарыф итәргә исәп тотканнар. Ләкин ул акчаны күрү насыйп булмый. Шулай ук 2014 елга да акча бүлеп бирү каралмаган. Шәхси инвесторлар арасында да янчыкларын чишәргә атлыгып торучылар күренми. Чөнки ат асрау - шактый чыгымлы эш һәм ул әллә ни артык табыш та бирми.
Атлар сатып алу дигәннән, шунысы гаҗәпләндерә, Программада башлыча гарәп, инглиз, француз, америка юртакларына өстенлек бирелә. Түрәләр дә, ни өчендер, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, күбрәк чит ил атларына кызыга. Аларны мактыйлар, алар өчен хан сараена тиң абзарлар салалар. Сер түгел, Казанның яңа ипподромы да бит нәкъ менә йөзләрчә мең сумга сатып алынган чит ил чаптарларының үтә дә нәзберек булуларын истә тотып төзелгән.
Югыйсә заманында бит безнең үзебезнең татар атлары да булган. Алар үзләренең талымсыз һәм гаять чыдамлыгы белән аерылып торганнар. Мәсәлән, мактаулы гарәп юртаклары күп дигәндә 2-7 км араны чабып үтсә, татар юргасы көнгә 150-200 километрны да җиңел уза торган булган. Ашауга да талымсыз, аңа гарәп атлары кебек хөрмә-бананнар кирәк түгел, 4-5 кг солы һәм бер кочак печән дә җиткән.
Татар юргаларын юк итү сәясәте Явыз Иван Казанны яулап алгач башлана. Бүген инде аларны Башкортстан, Хакассия, Алтай, Казахстан, Төрекмәнстан далаларында гына очратырга була. Тик аларны инде анда татар аты дип түгел, ә башкорт, казах яисә алтай аты дип атап йөртәләр.
Кызганыч әлбәттә, төркиләрдән бары без генә - үз атларыннан йөз чөергән халык, гәрчә алар безнең тарихның аерылгысыз бер өлеше булсалар да. Гомумән, «ат җене» бездән бөтенләй дә чыгып бара бугай. Инде бүген арада, мәсәлән, ияр ясый белүче дә калмады. Аны да хәзер чит илләрдән сатып алабыз.
Шунысы бераз күңелне тынычландыра: берән-сәрән генә булса да, әле ат җанлы кешеләр очрап тора. Мәсәлән, Бөгелмә районының Карабаш авылында Фәрит Нәбиуллин дигән кеше үз ихатасында татар атларын үрчетеп маташа икән. Әлбәттә, аларны бу рәвешле генә тиз торгызу мөмкин түгел. Монда бәлки безгә ипподромнарга чит илләрдән гарәп, инглиз атларын түгел, ә күрше Башкортстан, Тува, Алтай, Казахстаннан токымнары үзебезнең татар атыннан булган юргаларны сатып алып үрчетергә кирәктер. Ул чагында бәлки безнең ипподромнарга да халык күпләп йөри башлар иде.
Хәер, Россиянең чабышкы атлар берлеге вице-президенты Алла Ползунова фикеренчә, ипподромнарның эшен җанландыруда проблеманы акча һәм аңа сатып алынган биниһая кыйммәтле юртаклар гына хәл итә алмый. Монда иң беренче чиратта халыкта ат чабышларына карата зур кызыксыну тәрбияләү кирәк. Әлбәттә, бу бер көндә генә башкарыла торган эш түгел. Аны туктаусыз даими алып бару мәслихәт. Шулай ук реклама дигән нәрсәне дә онытырга ярамый. Ә бит дөньяда атчылык тармагы башлыча халык, төгәлрәге, тотализаторлардан кергән табыш хисабына яши. Мәсәлән, Франциядә ул ил бюджетының 4 процентын тота.
Ә бездә исә әлегә халык ипподромга елга нибары ике тапкыр - Сабан туенда һәм Шәһәр көнендә генә килә. Югыйсә, бездәге кебек мәһабәт ат спорты комплекслары булмаса да, кайсыдыр ки Вологда шәһәрендә, мәсәлән, ат чабышларын карарга хәтта кыш көне дә 4-5 мең кеше җыела ди. Көньяк Алтайда да андый бәйгеләргә халык ябырылып килә икән. Ә безнекеләр өчен, илдә тиңе булмаган ипподромга ия килеш, ат чабышларына 2-3 мең кеше җыю инде проблема. Оят бит, валлаһи, әти-бабаларыбыздан оят!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading