16+

Кардиолог Альберт Галәвич: «Илдәге икътисади тотрыксызлык, кризиска карамастан, халыкка ярдәм күрсәтү чаралары элеккечә калды»

Соңгы ун елда күзәтелгәнчә, республикада үлемнәрнең 50 проценты йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле. Кайсы очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк? Йөрәк-кан тамыры авыруларын булдырмас өчен нәрсәләрне истә тотарга? Бу сораулар белән без быел «Ел табибы» исеменә лаек булган, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, Казан дәүләт медицина университетының кардиология кафедрасы...

Кардиолог Альберт Галәвич: «Илдәге икътисади тотрыксызлык, кризиска карамастан, халыкка ярдәм күрсәтү чаралары элеккечә калды»

Соңгы ун елда күзәтелгәнчә, республикада үлемнәрнең 50 проценты йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле. Кайсы очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк? Йөрәк-кан тамыры авыруларын булдырмас өчен нәрсәләрне истә тотарга? Бу сораулар белән без быел «Ел табибы» исеменә лаек булган, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, Казан дәүләт медицина университетының кардиология кафедрасы...


Соңгы ун елда күзәтелгәнчә, республикада үлемнәрнең 50 проценты йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле.

Кайсы очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк? Йөрәк-кан тамыры авыруларын булдырмас өчен нәрсәләрне истә тотарга? Бу сораулар белән без быел «Ел табибы» исеменә лаек булган, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, Казан дәүләт медицина университетының кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галәвичка мөрәҗәгать иттек.

- Альберт Сәрвәрович, 2015 ел - Россиядә сәламәтлек саклау өлкәсендә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан халык арасында бик күп кисәтү эшләре башкарылды. Әлеге авыру белән бәйле проблемаларга кагылышлы чаралар узды. Нәтиҗәсен сиздегезме, инфаркт белән авыручылар саны кимедеме?
- Соңгы статистик мәгълүматлар әлегә билгеле түгел, шулай да быелның тугыз аенда йөрәк кан-тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны азайды дияргә була. Миокард инфаркты белән авыручылар саны кимеде. Илдәге икътисади тотрыксызлык, кризиска карамастан, халыкка бу өлкәдә ярдәм күрсәтү чаралары элеккечә калды, медицина тулы көченә эшли, авыруларга кичектергесез тиешле ярдәм күрсәтелә.

- 2007 елда миокард инфаркты белән авыручыларга тәүлек буе югары технологияле ярдәм күрсәтү системасы гамәлгә керде. Бүген бу система бөтен Татарстан буенча эшли. Авыруны күпме вакыт эчендә хастаханәгә китереп җиткерсәң, сәламәтләнүгә өмет арта?
- Әйе, миокард инфаркты кичерүчеләргә тәүлек буе ярдәм күрсәтү системасы эшли башлаганга тиздән ун ел була. Медицинада «алтын сәгать» дигән төшенчә бар. Авыруның хәле начарланганда, аны хастаханәгә никадәр тизрәк китерсәң, шуның кадәр яхшырак. Миокард инфаркты авыруы бер сәгать эчендә тарала. Шул вакыт аралыгында кешенең кан тамырларындагы кан әйләнеше системасы җайга салынса, тиешле ярдәм күрсәтелсә, авыруларның тернәкләнүгә өметләре зур.

- Йөрәк -кан тамырлары авыруларының билгеләре нинди? Кайсы очракта кичекмәктән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк?
- Беренчесе - йөрәк тирәсендә яисә күкрәк читлегендә авырту, яндыру, басым тою, һава җитмәгән кебек булу. Икенчесе - кинәт хәлсезләнү. Өченчесе - салкын тир бәреп чыгу. Менә шушы билгеләр биш минут эчендә узмаса, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакыртырга кирәк.

- Өйдә кеше үзенә беренче ярдәм күрсәтә аламы?
- Кеше өйдә берни эшли алмый, дөрес, «Ашыгыч ярдәм» хезмәте килгәнче, нитроглицерин дару төймәсен кабарга була, спрей формасында булса, авызга сиптерергә кирәк. Инфаркт билгеләре күзәтелгәндә, ятарга ярамый, аякны асылындырып, арканы терәп утырырга киңәш ителә. Сулыш иркенрәк чыксын өчен, кысып торган киемне чишеп, бушатып җибәрсәгез була.



- Һәр авыруның барлыкка килүен стресс белән бәйләп карарга күнектек хәзер. Йөрәк-кан тамырлары авырулары очрагында да төп сәбәпче стрессмы?
- Әйе, тәҗрибә күрсәткәнчә, еш борчылган, начар йоклый торган, кан басымы нормада булмаган, гәүдә авырлыклары шактый зур булган кешеләрдә инфаркт очраклары ешрак күзәтелә.

- Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмас өчен нишләргә?
- Дөрес тукланырга кирәк. Кеше көненә кимендә 450 грамм яшелчә ашарга тиеш. Үзебездә үстерелгәннәр тагын да файдалырак. Көненә уртача сигез сәгать йокларга киңәш ителә. Тән авырлыгын нормада тоту да мөһим. Тән авырлыгы индексы 30дан артмаска тиеш (әлеге индексны түбәндә күрсәтелгән формула буенча исәпләргә була). Кан басымын, кандагы холестеринны нормада тотарга кирәк. Күбрәк хәрәкәтләнергә, саф һавада йөрергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышыгыз.

Инфаркт булмасын дисәң

Исерткеч эчемлекләр кулланма

Спорт белән шөгыльлән, күбрәк җәяү йөрергә тырыш
Табибка күрен, йөрәк чәнчесә, авыру узганны көтеп утырма
Әйләнә-тирәдәге һәр нәрсәне йөрәгеңә якын алма, юкка борчылма, йөрәгеңә ял бир

Тәмәке тартма

Организмыңны ныгыт, дөрес туклан


Тикшер: кан басымыңны, холестерин күрсәткечен, пульс тибешен көн саен нормада тот.


- Кабул ителгән нормалар буенча, кан басымы уртача 120/140 булганда әйбәт булып санала.

- Тән авырлыгы индексын белү өчен авырлыкны буйның квадратына бүләргә кирәк. Әйтик, кешенең авырлыгы 60 килограмм, буе 165 сантиметр булганда, тән авырлыгы индексы 60:(1.65х1.65)=22 килеп чыга. Күрсәткечләр 30дан артса, йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу куркынычы арта.

- Кандагы холестерин күләме 5, 2 ммольдан артык булмаска тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading