Ничек дөрес тукланырга?
Диетолог Анна Кузина сүзләренчә, яшелчә белән җиләк-җимешне дөрес итеп әзерләп ашаганда, сәламәтлек өчен файдасы зур.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Диетолог Анна Кузина сүзләренчә, яшелчә белән җиләк-җимешне дөрес итеп әзерләп ашаганда, сәламәтлек өчен файдасы зур.
- Эремчек, ботканы балалар ашамый дибез. Алар гына түгел, олылар да яратмаска мөмкин аларны. Әйтик, солы боткасын. Аңарга бал яки алма, яисә кайнатма, джем, күрәгә, йөзем салып ашасаң, аңардан да тәмле әйбер юк. Эремчеккә дә шул ук җиләк-җимеш турап салырга яки бал-кайнатма кушып ашарга киңәш итәм. Эремчекне блендер аша чыгарсаң, каймак кебек йомшак була. Болай иткәндә, ул үзенә күрә бер десерт кебек ашала. Чикләвекләр дә өстәп җибәрә аласыз. Эчемлек дигәндә, чәй яки каһвә генә эчәргә димәгән. Җиләк-җимеш, кипкән җимешләрдән компот кайнатып та куярга, өй шартларында лимонад ясарга була, - дип сөйләде безгә Анна Кузина.
Диетолог әйтүенчә, ит яки башка продуктларны елына күпме ашарга кирәклеген һәр кеше үзе хәл итә. Әмма ит белән ипигә караганда балык, яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләрне күбрәк кулланырга тырышырга кирәк дип киңәш итте ул безгә.
Нәрсәне күпме ашарга?
( бер елга)
Икмәк продуктлары (ипи һәм макарон эшләнмәләре) – 94 кг
бәрәңге – 90 кг
яшелчә – 140 кг
җиләк-җимеш – 100 кг
шикәр – 24 кг
ит продуктлары – 76 кг (иң күбе кош итен кулланырга кирәк, аннары сыер, дуңгыз, сарык ите)
балык продуктлары – 24 кг
йомырка – 270 данә
сыр – 6 кг
сөт һәм сөт ризыклары - 340 кг
үсемлек мае - 7 кг
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Илшат абый, көрәш мизгелләрен видеога булса да, төшереп җибәрче», дип сорый иде...»
-
#Киңәш сандыгы
Кальций сиптем дип тынычланмагыз!
-
#Язмыш
«4 июльдә сөйләштек. Көзен кайтам, эх, көрәшәсе иде», диде...»
-
#Язмалар
Көрәш батырына крокодил, маймыл да бирә башламаслармы?
-
#Шоу-бизнес
Рәнис Габбазов: «Үземнең әтине югалткач, ун тапкыр кыенрак. Язмыш, тәкъдир...»
Комментарийлар