Фәрит Мөхәммәтшин яңа срокка тәкъдим ителү турында: “Әлегә карар кабул итмәдем”
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуда парламент җитәкчесе вазифасына тәкъдим ителү турындагы карарны әлегә кабул итмәвен белдерде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуда парламент җитәкчесе вазифасына тәкъдим ителү турындагы карарны әлегә кабул итмәвен белдерде.
Исегезгә төшерәбез: быелның 8 сентябрендә Дәүләт Советына сайлаулар узачак.
– Һәр кешенең үз уе. Дәүләт Советының алтынчы чакырылышыннан булганнарның берләре яңадан яңа составка барырга тели, икенчеләре, юк, бармыйм, ди. Әле вакыт бар, ул күрсәтер. Мин, җаваплы кеше буларак, әгәр вазгыять таләп итсә, ә ул гади түгел, бәлки әле, эшләячәкмен дә. Тагын бер әйтәм – минем карар кабул ителмәгән. Моның хакында мин сентябрь якынлашканда уйлаячакмын. Минем вәкаләтләрем әле тәмамланмаган. Вакыт күрсәтер, – диде Фәрит Мөхәммәтшин узган елгы парламент эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм киләсе елга бурычлар билгеләүгә багышланган матбугат очрашуында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Балачакның һәрбер көне бәйрәм булырга тиеш
-
#Кыскача яңалыклар
Ильмира Нәгыймова ярдәм сорый
-
#Шоу-бизнес
«Әти-әни күңеле бары сизә инде»: тагын бер артист улын армиягә озаткан
-
#Җәмгыять
«Биләр, сәлкешләреңне каршы ал!»: Сәләт Биләр Форум беренче сменасын башлап җибәрде
-
#Кыскача яңалыклар
Хәрби комиссариатка яңа урынга күчү турында хәбәр итмәгәннәр өчен штраф күләме артты
Комментарийлар