Тормышта һәр кеше дә Герой исеме ала алмый. Гомер-гомергә санаулы Геройларның тиңдәшсез батырлыгы тирә-юньдәгеләргә фидакарьлек һәм Ватанны яратуның үрнәге булып торган.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы “Ватан Геройлары көне” (“День Героев Отечества”) истәлекле датасын 2007 елның 26 гыйнварында билгеләде.
Скопировать ссылку

9 декабрь Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Святой Георгий Победоносец, Дан ордены кавалерлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу датаның тарихы Россия империясе заманнарыннан килә. Екатерина II тарафыннан 1769 елда империянең иң югары хәрби бүләге -Святой Георгий Победаносец ордены расланган. Әлеге орденның тулы кавалерлары, фәкать, 4 кеше генә, болар: генерал-фельдмаршаллар-Михаил Голенищев-Кутузов, Михаил Барклай-де-Толли, Иван Дибич-Забалканский, Иван Паскевич-Эриванский.
1917 елдагы Октябрь революциясеннән соң бу орден гамәлдән чыгарыла. Святой Георгий ордены хәрби бүләк сыйфатында 2000 елның 8 августында кабаттан торгызылды. СССР чорында барлыгы 13 мең кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, шушы олы исем 11 мең 600 кешегә Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен бирелгән. Балык Бистәсе районының Күки авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Миңнулла Гыйззәтуллинның:”Туганнар, сугыш бик куркыныч нәрсә ул, дөньялар тыныч була күрсен”,-дип әйткән сүзләре бүгенгедәй хәтердә. Татарстандагы соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та 2020 елның 11 ноябрендә вафат булды. “Ватанны яратырга, Ватанга тугъры булырга кирәк”,-дип әйтә торган иде Борис Кузнецов.
Комментарийлар