16+

Хафиз Миргалимов: «Бу чын мәгънәсендә – яла ягу, минем кешегә бармак белән дә чиерткәнем юк»

Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимовны пычратып күрсәткән хәбәрләр тараткан.

Хафиз Миргалимов: «Бу чын мәгънәсендә – яла ягу, минем кешегә бармак белән дә чиерткәнем юк»

Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимовны пычратып күрсәткән хәбәрләр тараткан.

- Бу чын мәгънәсендә яла ягу, минем кешегә бармак белән дә чиерткәнем юк, - дип белдерде Хафиз Миргалимов, бүген журналистларны матбугат конференциясенә җыеп. - Без, гаиләдә сигез бала, кечкенәләргә һәм өлкәннәргә хөрмәт белән карарга өйрәнеп үстек. Мин инде 62 яшьтә, урыным да, сугыша торган урын түгел.

Быелның 2 ноябрендә Хафиз Миргалимов белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, КПРФ үзәк комитеты әгъзасы Артем Прокофьев арасында аңлашылмаучанлык килеп чыккан.

- Бюро утырышында Артем Прокофьевка КПРФның республика комитеты секретаре вазифасы тәкъдим ителде. Башлангыч оешмалар, җирле үзидарәләр белән урыннарга чыгып эшләргә кирәк. Ләкин, ул бу эштән баш тартты. Артем Прокофьевка мөнбәрдә чыгыш ясау, Дәүләт Советында депутат булу ошый. Ул фәннәр кандидаты, ә фәннәр кандидаты кешегә сикерергә тиеш түгел. Дәрәҗәләрне физик юл белән түгел, ә хезмәттә яуларга кирәк, - диде Хафиз Миргалимов.

Быелның 17 декабрендә КПРФ республика комитеты секретаре вазифасын вакытлыча башкарып тору Рамил Гайфулловка йөкләнгән.

- Депутат буларак, Питрәч районындагы Ленино-Какушкино музеен, Казандагы Ленин исемендәге мәдәният сараен төзекләндерү, Буа эшчеләр бистәсендә җәмәгать мунчасы төзетү мәсьәләләрен күтәреп чыктым,- дип дәвам итте Хафиз Миргалимов, - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! Ул теләктәшлек күрсәтте. Төзекләндерү эшләре инде башланды. Илдә дә һәм республикада да социаль-икътисади хәл җиңел түгел. Без, коммунистлар, моңа читтән генә "сөенешеп" утырмыйбыз. Мин ил җитәкчелегенең дә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да эшчәнлеген хуплыйм. КПРФ Кырымны, Донецк һәм Луганск республикаларын хуплады. Коммунистларга да ил икътисадын тотрыклы итү өчен бердәм тупланырга кирәк.

Бөек Ватан сугышына кагылышлы соравыма Хафиз Миргалимов: "Ил азатлыгы өчен көрәшкән хәрбиләрнең, тылдагы халыкның фидакарьлеге, батырлыгы-тиңдәшсез. Зоя Касмодемьянская кебек Геройларны түбәнсетеп күрсәтергә теләүчеләргә җәмгыятебездә урын булырга тиеш түгел", - дип катгый җавап кайтарды.


Фото:kommersant.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading