Без әле сайлауларның бәйрәм төсле үткәнен дә хәтерлибез: иртәдән кичкә хәтле музыка яңгырый, халык бәйрәмчә киенеп тавыш бирергә бара. Шунда ук кибете дә килә: кәефләнеп алучылар да юк түгел. Күңелләр күтәренке, изге бурыч үтәлгән, иртәгесе көнгә ышаныч бар. Хәзер сайлаулар узарга тиеш дигән сүз ишетелүгә, ахыры ничек бетәр икән дип шик керә. Шөкер, бездә тавыш-тынсыз, имин генә уза, ә күрше-тирә мәш килә.
Кыргызстанда парламент сайлауларына хәтле үк илдә ыгы-зыгылар булачак дигәннәр иде. Сәяси өлкәдә юраганны юш китереп утырмыйлар, бу алдан ук билгеле булган, яки кемдер хәстәрен күреп өлгергән. Сайлауларда катнашкан 16 партиянең дүртесе генә барьерны уза алган, калганнары нәтиҗәләр белән килешмичә, мәйданга җыела. Оппозиция узган сайлауларны Кыргызстан тарихында иң пычрагы дип атый: тавыш бирүчеләргә акча түләү, куркыту алымнары кулланылган. Урамга агылган халык сайлауларда олигархлар җиңде дип ризасызлык белдерә. Пандемия дә үз өлешен кертми калмаган, бу халыкның сәламәтлегенә генә түгел, иътисадка да сизелерлек тәэсир иткән.
Тормыш дәрәҗәсе бик мактанырлык булмаган халыкның өстәмә керем алу мөмкинлегеннән файдалуына аптырыйсы юк. Үзәк Азиядә 1 мең кешегә туры килгән дәүләтнеке булмаган оешмалар саны буенча Кыргызстан беренче урында бара. Сәясиләнгән кыргызлар үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, мөмкинлек булу белән эш бирүчесен яклап чыгачак.
Сәяси кырда болай да тотрыклы булмаган Кыргызстанда хәлләрнең нинди юнәлеш аласы билгеле түгел. Үз-үзенә хуҗа булып яши башлаганнан бирле биредә берничә революция, дәүләт перевороты булды. Дөрес, аларның берсе дә кыргызларны бәхетле итмәде, икътисадның авыр хәле, коррупция, Белоруссиядәге вакыйгалар да халыкны мәйданга җыелырга мәҗбүр итә.
Белгечләр бу хакта сентябрьдә үк кисәткәннәр иде: Белоруссиядә хәлләр тынычланмаса, аның чагылышының башка республикаларга да күчү мөмкинлеге бар. Сәясәтчеләр Кыргызстан белән беррәттән Казахстан, аннан соң Кавказны атап үтә – “домино” эффекты шул юнәлешкә борылырга мөмкин. Күп партияләрдә Көнбатыш тарафдалары бар һәм алар сайлау нәтиҗәләре белән килешмәячәк. Белоруссиядә дә хәлләр шул сәбәпле башланды. Теләсә кайсы дәүләтнең көймәсен “селкетү” өчен сайлаулар, яки милләтара низаглар файдаланыла. Моның шулай икәненә инану өчен белгеч булу да кирәкми, СССР таркалганнан бирле Россиянең тирә-күршеләрендә төрле алымнарны кулланып экзотик исемле революцияләр булгалап тора.
Россия өчен Кыргызстандагы чуалышларның бер файдасы да юк, Белоруссия, Украина, Көньяк Кавказы да баштан ашкан. Шуның өстенә Үзәк Азия дә “кабынып” китсә, күзалдына бөтеләй үк күңелле картина килеп басмый. Кыргызстан белән Таҗикстан Күмәк иминлек килешүе оешмасына (ОБДК) керә һәм аларда Россиянең хәрби базалары бар. Гади кыргызлы мәйданга чыгып якты киләчәк дәгъвалаганда үзенең зур уенда гадәти уенчы гына булуын аңлап та бетермидер. Уен белән идарә итүченең максаты исә кыргызлының якты киләчәге түгел. Аның угы Кыргызстанга төбәлгән, ә ул аны башка мишеньгә тидерергә хыяллана...
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар