16+

Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов үзәкнең эш юнәлешләре белән танышты, клиентларны кабул итү зонасын, мәгълүмат бүлеген, төркем эше өчен залны карады. «Доверие» МП директоры Елена Чинчинникова белгечләрнең эшчәнлеге турында сөйләде - яшьләр белән мәгълүмати-агарту эше, аерылышу шартларында яшь гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызу өчен гаилә клублары һәм гаилә лагерьлары сменалары оештыру. Ул шулай ук искәрткәнчә, Казанда үзәкнең барлыгы 10 филиалы эшли, ә «Ышаныч» үзәге эшчәнлеге 1995 елда башланган (башта ышаныч телефоны гына булган). Һәр филиалда 4-5 психолог эшли. Белгечләр клиентлар белән онлайн һәм офлайн режимда эшлиләр.

Киләсе объект - 395 нче балалар бакчасы (Серов урамы, 2а йорт). Биредә Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар экозоналар белән холлны карадылар, шулай ук ясле төркеменә керделәр, музыка һәм физкультура залларын карадылар. Балалар бакчасы 280 урынга исәпләнгән. Биредә 12 төркем эшли, шуларның берничә төркеме фонетик-фонематик тайпылышлы балалар өчен, шулай ук аутистик спектр бозылулы балалар өчен компенсацияләү юнәлешле. Бу мәктәпкәчә учреждениедә педагогик белемле 20 кеше, шулай ук техник персонал эшли. Балалар бакчасының өстенлекле юнәлеше экологик тәрбия.

Аннары Рөстәм Миңнеханов 2 нче балалар музыка мәктәбендә (Галимҗан Баруди урамы, 25а йорт) булды. Монда аңа хореография кабинеты, пианистлар классы, кече хор дәресләре өчен кабинет күрсәтелә. Музыка мәктәбенең актлар залында "Безнең балалар - безнең талантлар!" халык уен кораллары оркестры репетиция уздыра иде. Музыка мәктәбендә Рөстәм Миңнеханов ТР Рәисе өчен «Суда-суда» татар җырын уйнаган яшь укучы белән аралашты.

Бу музыка мәктәбе укучылары 7 белем бирү программасы буенча белем ала: фортепиано, кыллы-смычок, тынлы, халык уен кораллары, хор белән җырлау, хореография һ.б. 2022-2023 уку елына укучылар саны якынча 460 кеше. Укытучылар һәм хезмәткәрләр 58 кеше, аларның кайберләре монда икенче эш итеп эшлиләр.

Соңгы объект 27 нче китапханә булды. Татарстан Рәисе балалар китапханә залын, медиатеканы, open space аудиториясен карады.

Рөстәм Миңнехановка әлеге китапханәнең төп концепциясе - гаилә белән китаплар укуы турында сөйләделәр. "Бөтен гаилә белән китапханәгә" программасы кысаларында укучыларга фондларга ирекле керү мөмкинлеге бирелә (50 меңнән артык нөсхә). Монда ноутбук белән килүчеләр өчен wi-fi зоналары җиһазландырылган, шулай ук китапханәнең компьютер җайланмаларыннан файдаланырга мөмкин.

Рөстәм Миңнехановны ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading