Башка зыян күрүчеләр буенча да эш бара. Мин инде ике тапкыр ДРКБда булдым, балалар белән сөйләштем, барлык кирәкле чаралар уздырылды, аларга бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.
Бүген республикада бу фаҗигадә һәлак булучылар буенча матәм көне игълан ителде. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә финанс ярдәме күрсәтү турында карары кабул ителде. Һәм мин ышанам, инде бүген үк зыян күрүчеләр һәм һәлак булганнарның гаиләләре финанс ярдәме алачак.
Җирләү чараларын тәэмин итү белән бәйле барлык процедуралар да уздырылган, хәзерге вакытта 8 кеше җирләнгән. Без һәлак булганнарның барлык якыннарының кайгысын уртаклашабыз, бу - бик зур югалту...".
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләр һәм аларның якыннары өчен ике психологик ярдәм пункты эшли, 150 психолог җәлеп ителгән, индивидуаль эш алып барыла. "Һәр очрак буенча, һәр сорау буенча эш бара, - дип ышандырды ул. - Укучылар яшәгән барлык фатирларны, йорт хуҗалыкларын йөреп чыктык, шәхси эш алып барыла. Бөтен кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк".
Без барыбыз да бераз тынычлангач - мин укучыларның әти-әниләре белән очрашырга, ярдәм чаралары турында фикер алышырга, аларны тыңларга әзер, дип белдерде Татарстан Президенты.
Комментарийлар