Президент Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән министрлыгына башлык итеп Илсур Гәрәй улы Һадиуллины билгеләде.
Скопировать ссылку
Президент Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән министрлыгына башлык итеп Илсур Гәрәй улы Һадиуллины билгеләде.
Республика хакиме чыгарган указда "Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Гәрәй улы Һадиуллинны билгеләргә" диелгән.
Илсур Гәрәй улын элекке министр киткәннән соң, әлеге вазифага дәгьва кылучы кандидатлар арасыннан иң лаеклысы дип фаразлаучылар да бар иде.
Һадиуллинның бар тормыш юлы мәктәп, уку-укыту системасы белән тыгыз бәйләнгән.
1989 елда Казан дәүләт педагогика институтын - биология һәм химия укытучысы белгечлеге буенча тәмамлаган. Педагогика фәннәре кандидаты, доцент.
Комментарийлар