Аның фикеренчә, илнең сәяси системасы юнәлешендә әле эшлисе эшләр шактый. Чөнки барлык нормаларны да Төп законда күрсәтергә мөмкин түгел, әмма үзгәрешләр кертү мөһим. Шуңа да Бөтенроссия тавыш бирүләрен уздыру сорала да.
- Кешеләр ничек әйтсә, шулай булачак, - ди ул, дәүләтнең эчке һәм тышкы тәэсирләргә бирешмичә, аягында нык басып торырлык булырга тиешлегенә басым ясап.
Ил аягында нык басып торсын өчен аның җитәкчесе дә җебек булмавы мөһим икәне һәркемгә мәгълүм. Владимир Путинның бу өлкәдә 20 елдан артык тәҗрибәсе бар һәм ул киләсе срокка да үз кандидатурасын тәкъдим итүен дә кире какмый.
- Үзем өчен мин әле берни дә хәл итмәдем. Кандидатурамны тәкъдим итүне кире какмыйм, әгәр дә бу Конституциядә күрсәтелсә. Күз күрер, - диде Владимир Путин.
Комментарийлар