Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт һәм муниципаль идарә, нефть тармагы, төзелеш, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Казан Кремлендә узган тантаналы чарада республика парламенты башлыгы 46 татарстанлыга югары бүләкләр тапшырды.
— Һәр буынга инициативалы, ваемсыз булмаган, һөнәри әзерлекле кешеләр кирәк, һәркайсы үз өлкәсендә. Бәхеткә, республикада андыйлар шактый, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, тантананы ачып, - Сез Россия һәм Татарстанның данын һәм байлыгын арттырасыз, яшь буынга юнәлеш бирәсез. Татарстан күп очракта төп икътисади күрсәткечләр буенча үзенең алдынгы позицияләрен нык тота, Россия Федерациясе алдынгы сәнәгать үзәкләренең берсе булып тора.
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан милли проектларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Республика Рәисенең ярдәме белән 34 республика дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.
— Әлеге программалар җәмгыятьнең икътисади һәм социаль тормышының күпчелек өлкәләренә кагыла, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - бу мәгариф, сәламәтлек турында кайгырту, спорт, коммуналь, транспорт, мәгълүмати инфраструктураны тәэмин итү, балаларны тәрбияләү, авылда уңайлы тормыш тәэмин итү өчен бөтенләй яңа мөмкинлекләр.
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖнең нефть һәм нефть продуктларын сату идарәсе бүлеге начальнигы Луиза Баһаутдинова һәм «СТЕЛЛА-К» АҖнең сервис хезмәте күрсәтү бүлегенең радиоэлектрон җиһазлар буенча инженеры Булат Исмәгыйлев бүләкләнде.
«Янгындагы батырлыгы өчен» медале Артур Палатовка бирелде. Лука Крымский медальләре «РЖД-Медицина» клиник хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре: табиб Роман Егоровка, санитарка Алена Пироговага һәм хирургия бүлеге мөдире Маариу Назир улы Рустамовка тапшырылды.
«Россия Федерациясенең Атказанган табибы» дигән мактаулы исем Казан дәүләт медицина университетының эчке авырулар кафедрасы мөдире Рөстәм Хәмитовка, «Россия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем Казан дәүләт энергетика университетының кафедра мөдире Владимир Ильинга бирелде.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Игорь Лерман бүләкләнде. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсенең Техник бүлеге инженер-конструкторы Тәлгать Сабировка, җырчы Габделфәт Сафинга тапшырылды.
«Фидакарь хезмәт өчен» медаленә ТР Дәүләт заказы агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары Владимир Аксенов, язучы Сания Әхмәтҗанова, ТР Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов, БРКХ баш табибы Айрат Зиатдинов, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире урынбасары Зөлфия Хәлиуллина ия булды.
«Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем Казан шәһәр филармониясенең бию ансамбле балеты артисты Миләүшә Калашовага, «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» - К(и)фуның медицина-санитар бүлеге табиб-хирургы Рафаэль Минабетдиновка, «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» - «Чаллы-Бройлер» эшчесе Марина Андрияновага, «Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» - «Тулпар» Директорлар советы рәисе Азат Хәким, «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» исеменә - «Стройсервис ТАПС» генераль директоры Илгизәр Гайфетдинов һәм «Татавтодор» АҖ җитештерү-техник идарәсе башлыгы Марианна Зиатдинова, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме - Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 60нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Абдуллина лаек булды.
Тантананы тәмамлап, республика парламенты башлыгы барысына да армый-талмый намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июнь 2023 - 15:42Ир кешенең колакка алка тагуы, чәчен хатыннар кебек ясавы Аллаһның каргышына илтә Аллаһ кешелекне ирле һәм хатынлы итеп яратты. Ул теләсә, җир өстендә гел ирләр генә яки гел хатыннар гына яшәр иде. Әнә бит, Европа илләрендә бер көтү «ирләр» урамга чыгып, транспарантлар күтәреп: «Без хатыннардан башка да булдырабыз!» - дип чаң кагалар.900
-
5 июнь 2023 - 15:36Сез дә кулланыгыз: тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.2100
-
5 июнь 2023 - 15:31Миллениум күперенең бер полосасы ябыла Казанда бу атнада Миллениум күперенең Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына кадәр транспорт хәрәкәте ябыла.2200
-
5 июнь 2023 - 12:53Гафу сорарга кайтыйк! “Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит!” - ди безнең акыллы халык. Шуны истә тотып, Исәк Сабан туена кайтып килдек әле. Туган авыл булмаса да, туган район! Чакыручысы да кем бит әле - Буа якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Мөнир улы Закиров. Газетабызның дусты, ярдәмчесе.11302
-
5 июнь 2023 - 11:45Рүзилә Хәертдинова: "Тормышымда нинди авырлыклар булганын күз алдына да китерә алмыйсыз" Җырчы Рүзилә Хәертдинова хатын-кызлар киеме кибете ачкан. Бизнесы һәм шәхси тормышы турындагы сорауларга ул социаль челтәрдә җавап бирде.17600
-
5 июнь 2023 - 09:31Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык Туганнар арасында гаилә корырга ярамый, диләр. Башкалар ничектер, ә бездә бу сүзне чынга алучы, моңа игътибар итүче юк. Ирле-хатынлы туганнар арасында икетуган яки өчтуганнар күп. Әби белән бабай да үзара икетуган.68000
-
4 июнь 2023 - 18:01Мондый операциядән соң исән кала алмаячаксың, диләр аңа. Ә ул... Көзге уңышны җыюның кызган мәле. Бәрәңгедән соң кабакларны да кышкы саклауга куярга кирәк. Быел алар да бик уңган – һәрберсе тегермән ташы кадәр. Гәрәбәдәй ялтырап яталар бакча уртасында.95100
-
4 июнь 2023 - 12:50"Кабереңә ятып еласам да, соң инде..." Артур әнисенең кабере янында басып тора. Бүген әнисен җир куенына салдылар. Әнисе мәңгегә китте. Бик авыр иде аңа. Бер рәхәт тә күрсәтмәде бит ул әнисенә. Кабереңә ятып еласам да, соңдыр шул, соңдыр – ир уртасы булып килгән Артурның күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләр акты.265704
-
4 июнь 2023 - 12:40Тартуны ташлар өчен нишләргә? Берничә тапкыр талпынып та, тәмәке тартуны ташлый алмаучылар бар.41500
-
4 июнь 2023 - 10:48300 бит китап укымыйча йокларга ятмый Безнең арада гына уникаль шәхесләр җитәрлек. Шундыйларның берсе белән Лаеш районында таныштык. Александр Алексеев алты тел белә, гармунда да татарча көйләрне шәп итеп суза.27301
-
4 июнь 2023 - 09:12"Тимер эше үз эченә алып кереп китә, ясаган саен илһамланасың" Азу ярган сәвит сәясәтеннән соң, динебез баш калкыткан еллар кемнең дә хәтерендәдер. Диндар төркемгә иң беренчеләрдән килеп кушылган өлкәннәрдән яшьләрнең дә калышмавы, мәдрәсә тутырып, белем алырга килүләре нур өстенә нур иде!31801
-
3 июнь 2023 - 17:17"Авыруы аркасында әнине бик тилмертте. Чыгып качканын күрми дә кала иде..." Шәһәр уңайлыкларын кибетсез, мәктәп, клубсыз авылга алмаштырган кешеләрнең туган җирендә яшәүләрен батырлыкка тиңлим. Гөлнур апа белән Радик әфәнде Ефремовларның гомер көзләрендә Балтач районы Курамьял авылына күченүләрендә тагын бер хикмәт бар.250602
-
3 июнь 2023 - 14:38Таушалган кәгазь акчаны нишләтергә? Нинди акча белән кибеттә түләп була, ә нинди хәлдәгесен коммерция банкында алыштырырга туры киләчәк? Сүзебез шул хакта.36200
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
3 июнь 2023 - 08:29Без имениЛандыш молодец 😍Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 06:20Без имениДонья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!"Иремнең беренче хатыны белән кунакка йөрешәбез"
-
2 июнь 2023 - 20:24Без имениЮгары Лашчы авылы халкына изге эшләрендә АЛЛАҺ Тәгалә ярдәмен бирсен, ин шәә АЛЛААҺ!Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.184800
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.671905
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.727401
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.36500
-
5 июнь 2023 - 15:42Ир кешенең колакка алка тагуы, чәчен хатыннар кебек ясавы Аллаһның каргышына илтә Аллаһ кешелекне ирле һәм хатынлы итеп яратты. Ул теләсә, җир өстендә гел ирләр генә яки гел хатыннар гына яшәр иде. Әнә бит, Европа илләрендә бер көтү «ирләр» урамга чыгып, транспарантлар күтәреп: «Без хатыннардан башка да булдырабыз!» - дип чаң кагалар.900
-
29 май 2023 - 09:09Насыйп ярны ташлаганмын... Фаяз белән бер авылда, бер урамда уйнап үстек. Ул – беренче мәхәббәтем. Бик сабыр, тыйнак егет иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттем, ул авылда калды. Аралар шулай өзелде.330307
-
29 май 2023 - 09:38“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?” Газета укучылардан килгән сорауларга Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.138724
-
29 май 2023 - 09:42Мәңге яшь калу сере нәрсәдә? Табиб ачыклык кертә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшь категориясенең яңа квалификациясен кабул иткән. Аны кешенең сәламәтлеге һәм тышкы кыяфәте яхшыру, бала табу һәм эшләү сәләте арту, тагын бик күп факторлар белән бәйле рәвештә үзгәртергә булганнар.73800
-
29 май 2023 - 11:05Елан чакса нишләргә? Россия территориясендә еланнарның 90га якын төре яши. Аларның күпчелеге агулы түгел Бездә иң киң таралганы – кара елан. Аны кыр-болыннарда, катнаш урманнарда, елга-күлләр тирәсендә очратырга мөмкин.129100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика