16+

400 мең сумга кадәр ярдәм бар, ә укытучылар җитми

Татарстанда кадрлар дефициты белән көрәш нәтиҗәләре.

400 мең сумга кадәр ярдәм бар, ә укытучылар җитми

Татарстанда кадрлар дефициты белән көрәш нәтиҗәләре.

Укытучыларны эшкә җәлеп итү өчен төрле ярдәм чаралары каралган. Шулай да 2025 елда «Авыл укытучысы» федераль программасы буенча авыл мәктәпләренә һәм кече шәһәрләргә нибары 12 укытучы килгән.

Кайда күпме акча бирәләр?

Кайбер районнар укытучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр булдырган. Алабуга районында ул 400 мең сум тәшкил итә. Актаныш һәм Кукмарада 300әр мең сум бирелә. Тагын 11 районда түләү күләме 100 меңнән 150 мең сумга кадәр.

Яшь укытучыларга өстәмә түләү дә арткан: элек ул 2,5 мең сум булса, хәзер 10 мең сумга җиткән. Бүген бу ярдәмне эш стажы өч елга кадәр булган 3 меңнән артык яшь белгеч ала.

школа. фото ТИ

Торак алырга да ярдәм итәләр

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Дәүләт Советы утырышында хәбәр иткәнчә, педагоглар өчен 350 торак сертификатына акча бүленгән. Алардан 177 укытучы файдаланган инде.

Министр сүзләренчә, ярдәм чараларының нәтиҗәсе күренә башлаган. Соңгы өч елда укытучыларның башка һөнәргә күчүе һәм чит төбәкләргә китүе кимегән. Яшь педагоглар мәктәптә күбрәк кала башлаган. Башка өлкәләрдән мәгарифкә кайтучы белгечләр саны да шактый арткан.

Татарстан мәктәпләренә аеруча математика, рус теле, физика һәм башлангыч сыйныф укытучылары кирәк. Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Лаеш, Менделеевск һәм Лениногорск районнарында аларга ихтыяҗ аеруча зур.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading