16+

Чыгымнар керемнән күбрәк: Татарстан киләсе елда акчаны нәрсәгә тотачак?

2027 елда Татарстан бюджетында хезмәт хакларын арттыруга, яңа социаль учреждениеләрне эшләтеп җибәрүгә һәм социаль ярдәм чараларын дәвам итүгә акча каралган.

Чыгымнар керемнән күбрәк: Татарстан киләсе елда акчаны нәрсәгә тотачак?

2027 елда Татарстан бюджетында хезмәт хакларын арттыруга, яңа социаль учреждениеләрне эшләтеп җибәрүгә һәм социаль ярдәм чараларын дәвам итүгә акча каралган.

Республика Дәүләт Советы депутатлары бюджет турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Киләсе елда республика бюджетына 558,1 миллиард сум керем көтелә.

Ә чыгымнар 566,6 миллиард сум булыр дип планлаштырыла. Ягъни тотыласы акча керемнән 8,5 миллиард сумга күбрәк. Бу аерма бюджет кытлыгы дип атала.

Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов аңлатканча, әлегә проектка федераль бюджеттан билгеле бер максатларга биреләчәк акчалар кертелмәгән. Аларның төбәкләргә күпме бүленәчәге соңрак ачыкланачак.

Бюджет керемнәренең бер өлешен кешеләрнең хезмәт хакыннан һәм башка керемнәреннән түләнә торган салым тәшкил итә. 2027 елда республика һәм җирле бюджетларга бу салымнан барлыгы 253 миллиард сум керер дип көтелә. Шуның 177 миллиард сумы республика бюджетына юнәлтеләчәк.

бюджет. фото ТИ

Акча нәрсәгә тотылачак?

Министр сүзләренчә, социаль ихтыяҗларга һәм көндәлек эшләрне алып баруга чыгымнар артачак. Моңа кадәр гамәлдә булган социаль ярдәм чараларына да акча каралган. Шулай ук яңа социаль учреждениеләрне эшләтеп җибәрү, хезмәт хакларын арттыру һәм төбәк проектларын тормышка ашыру планлаштырыла.

Закон проекты 2027 ел бюджетын гына түгел, 2028 һәм 2029 елларга планнарны да үз эченә ала. Әлегә ул беренче укылышны гына узды, алда проектны карау һәм төгәлләштерү дәвам итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading