16+

Татарстан депутатлары төзелеш тармагы һәм авыл турында уйлана

Казан төзелеш көллиятендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы булды.

Татарстан депутатлары төзелеш тармагы һәм авыл турында уйлана

Казан төзелеш көллиятендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы булды.

Анда депутатлар, министрлыклар һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашты.

Предприятиеләргә эшчеләр кирәк

– Мәктәпләрне тәмамлаган яшьләрнең бер чорда дәррәү юрист, икътисадчы булу өчен укырга керүләре шаукымы күзәтелде. Эшче һөнәрләр читтә калды. Төзелеш тармагында төпле белемле кадрларга кытлык бар, шунлыктан кадрлар әзерләү мәсьәләсе бик мөһим, – дип искәртте үзенең кереш сүзендә парламент комитеты рәисе Андрей Егоров.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев сүзләренә караганда, республикада төзелешкә 15 мең, ә торак-коммуналь хуҗалык тармагына 5,5 мең  эшче таләп ителә.

– Төзелеш тармагында 85 мең кеше эшли. Монтажчы, ташчы, электр белән эретеп ябыштыручы, электрчы, слесарь, транспортчы, балта остасы һөнәрләренә ихтыяҗ зур, – диде Илшат Гыймаев.

Кадрлар әзерләнә, югыйсә

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров сөйләгәнчә, республикада һөнәри белем бирү буенча 100 учреждение эшли. Төзелеш тармагына кадрлар тагын 5 югары уку йортында әзерләп чыгарыла. Республикадагы 49 ресурс үзәге дә эшче һөнәрләр әзерләүдә катнаша.

– Мәктәпләрдә “3”ле билгесенә укыган үсмер егетләр һәм кызлар көллиятләргә керә алмый, чөнки аларның баллары җитми. Эшче һөнәрләренә балл чиген киметәсе иде, ул очракта эшче һөнәрләренә укырга керүчеләр саны артачак. Төзелешкә кагылышлы һөнәрләр буенча Россия чемпионатларында катнашу кирәк. Предприятиеләр эшче һөнәрләре укыту- әзерләү агымында активлык күрсәтсеннәр иде. Татарстанда остазлык хәрәкәте яхшы куелган, – диде Андрей Федоров.

Казан төзелеш көллияте директоры Александр Проснев таныштырганча, әлеге уку йортында Россиянең 20 төбәге студентлары һөнәри белем ала.

– Бездә укучыларның 70 проценты егетләр, ә 30 проценты кызлар. Һөнәре буенча эшкә урнашучылар 60 процентны тәшкил итә. Мәктәпләрдән килгәннәр инде 17 яшьтә диплом алып чыга, ләкин эшкә 18 яшьтән генә кабул ителәләр. Егетләрнең бер өлеше армиягә алына. Армиядән соң яки башка эшкә урнашкач, төзелеш тармагына килмәүчеләр дә шактый. Мәктәп укучылары, хәтта, балалар бакчаларының өлкән төркемнәре өчен көллияткә экскурсияләр оештырабыз. Төзүче хезмәтенә бала чактан ук мәхәббәт сеңдерергә тырышабыз. Көллияттә Ватанга мәхәббәт тәрбиясе дә үткәрелә. 2025 ел – Ватан сакчысы елы уңаеннан патриотик тәрбиягә игътибарны көчәйттек, – диде Александр Проснев.

Яшьләр, коткарыгыз авылларны!

Татарстан бюджеты хисабыннан агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә дәүләт ярдәме, “Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү” федераль программасы турында да фикер алышты депутатлар.

Мәсәлән, авыл җирлегенә эшкә кайткан табибка 1-1,5 миллион сум, фельдшерга 500-750 мең сум бер мәртәбә түләү каралган. Торак шартларын яхшырту өчен әле тагын 800 мең сум грант та бирелә.

Агросәнәгать комплексына эшкә кайткан белгечләргә дә дәүләттән ярдәм чаралары билгеләнгән.

– Авылларда яшь гаиләләргә торак төзелешендә ярдәм күрсәтелә, социаль ипотекада катнашсаң, кредит ставкасы 7 процент. Республикада 3,5 мең ятим торак белән тәэмин ителергә тиешле. Әгәр алар авылларда яшәргә ниятләсә, торак авылдан тәэмин ителә. Ләкин, ятимнәрнең дә фатирны Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан аласылары килә. “Авылга кайтып, ни чара, анда эш урыны юк бит”, – дип әйтәләр. Авылларда эш урыннары булдыру кирәк, – диде Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Соңгарак калдыгыз шул инде. Хәзерге яшьләр, әти- әниләренең авылда эшләп, ничек акчасыз интегеп яшәгәннәрен күреп үскән буын. Шуңа барысы да шәһәргә китеп бару ягын карый.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Колхозларны бетереп,китэргэ мэжбур иттелэр башта, авылда бер эш тэ юк бит,пенсионерлар акчасына яшилэр,хэзер торгызырга сонга калдыгыз шуууул

      Мөһим

      loading