16+

Җәйге инфекцияләрдән ничек сакланырга?

Җәй көне куркыныч тудырган инфекцияләр һәм алардан саклану юллары турында сөйлибез. Бигрәк тә еш алардан балаларны сакларга кирәк.

Җәйге инфекцияләрдән ничек сакланырга?

Җәй көне куркыныч тудырган инфекцияләр һәм алардан саклану юллары турында сөйлибез. Бигрәк тә еш алардан балаларны сакларга кирәк.

Эчәк инфекцияләре (сальмонеллез, ротавирус, аденовирус, энтеровирус, дизентерия) 

Зарарлану юлы: пычрак су һәм азык-төлек, пычрак сулыкларда коену, гигиена кагыйдәләрен үтәмәү. Профилактика: урамда булганнан соң, бәдрәфкә барганнан соң, ашар алдыннан кулларны сабын белән юарга; чиста сулыкларда гына коенырга; яшелчә һәм җиләк-җимешләрне яхшылап юарга.

Талпан инфекцияләре (энцефалит, боррелиоз)

Йоктыру юлы: урманда, паркларда, бакчада талпан кадалуы. Профилактика: репеллентлар куллану, тәнне каплаган кием кию, талпан ияртү куркынычы булган җирләрдән кайткач, киемне, тәнне карау. 

Респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ, грипп, кызамык, кызылча, ветрянка) Йоктыру юлы: һава-тамчы юлы, уртак гигиена предметлары, балалар уенчыклары. Профилактика: авырулар белән аралашмаска, баланы гигиенага өйрәтергә, бүлмәләрне җилләтергә, прививкалар календарен үтәргә. 

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк (тычкан бизгәге). Йоктыру ысулы: кимерүчеләр экскрементлары белән контакт, зарарланган тузанның сулыш юлларына үтеп керүе. Профилактика: кимерүчеләр белән элемтәгә кермәскә, бүлмәләрне җентекләп җыештырырга, җыештырганда саклык чараларын кулланырга, азык-төлекне кимерүчеләр үтеп керә торган урында сакламаска. 

Су аша йога торган инфекцияләр (легионеллез, криптоспоридиоз). Йогу ысулы: пычранган сулыкларда һәм начар дезинфекцияләнгән бассейннарда коену. Профилактика: рөхсәт ителгән урыннарда коенырга, авызга һәм күзгә су кертмәскә, коенганнан соң яхшылап юынырга.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading