Республика клиник хастаханәсендә халыкның өзелгәне юк. Биредәге табибларга көн дә, төн дә җиң сызганып эшләргә туры килә.
Чир кайчан килим дип сорап тормый шул. Хирургиядә бигрәк тә эш һәм ял вакытының чиге «юылган». Бу өлкәдә хезмәт куючы белгечләр өчен шимбә-якшәмбесе дә, бәйрәме дә юк — өйдән хастаханәгә чакыртып китерүләргә һәрчак әзер торырга кирәк. Шуңа күрә һәр хирургның телефоны һәрчак янында. Мондый юнәлештә эшләү өчен гаиләңнең хезмәтеңә аңлап каравы мөһим, ди алар үзләре.
«Зур горурлык»
Хирург Станислав Понуркин — чыгышы белән Балтач районының Чепья авылыннан. Нәселендә табиблар булмаса да, егет инде мәктәп елларыннан ук һөнәри юлын сайлап куйган. «Хирургия юнәлеше кеше гомерен саклауга турыдан-туры бәйле. Шунысы белән миңа ошый да ул. Хирург булу — зур җаваплылык һәм шул ук вакытта зур горурлык», — дип саный яшь белгеч.
Станислав табиблык белемен Ижау дәүләт медицина академиясендә алган. 2020 елдан аның һөнәри юлы Республика клиник хастаханәсе белән бәйле. Биредә ул хирургия һәм онкология юнәлешләре буенча ординатура уза. Бүген яшь белгеч катлаулы абдоминаль (корсак куышлыгында) операцияләр ясый, шул исәптән бавыр трансплантацияләрендә катнаша.
Станислав өчен РКБда калу карары очраклы булмаган. Ординатура вакытында ук ул биредәге эш мохитен, коллективны, хирургия мөмкинлекләрен күреп өлгерә. Мәгълүм булганча, республикадагы иң катлаулы пациентларның зур өлеше биредә дәвалана, аларның агымы да зур. Шуңа биредә эшләгән һәр ел, район хастаханәләрендә эшләү белән чагыштырганда, 3-5 елга тиң. РКБ мохите яшь белгеч өчен зур мәктәпкә әверелә.
— Бездә яшь белгечләр бик тиз «чирканчык» ала. Эшне озакка сузарга мөмкинлек юк. Беренче елдан ук күпкә өйрәнергә, практикада тәҗрибә тупларга туры килә. Бүген шул тәҗрибә зур эш күләмен башкарырга ярдәм итә, — ди Станислав.

Станислав белән хирург эшенең үзенчәлекләре турында әңгәмә корып алдык.
— Станислав, сезнең бүлек нинди операцияләрдә махсуслашуын сөйләп китсәгез иде...
— Бездә профильләр шактый күп. Гомуми хирургия пациентлары да бар: лапароскопик холецистэктомияләр үткәрәбез, бүсерләрне, төрле яман булмаган шешләрне алабыз. Төп юнәлешебез исә карын куышлыгы һәм кече оча органнары белән бәйле хирургия. Эчәклек, ашказаны, бавыр-үт юллары системасы, ашказаны асты бизе — болар барысы безнең кулларда. Шулай ук бавыр трансплантацияләре дә башкарабыз.
Онкологик пациентлар да шактый. Яман чирдән тыш башка катлаулы чирләре булган пациентларны Республика онкология диспансерыннан безгә җибәрәләр. Мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары системасында җитди проблемасы, гемодиализга ихтыяҗы булган кешеләр бирегә юллана. Чөнки операциядән соң аларга реанимация, кардиолог күзәтүе һәм башка кирәкле ярдәм алдан планлаштырылырга тиеш.
— Хирургия тармагы елдан-ел ничек үзгәрә?
— Хирургия юнәлеше бик тиз алга бара. Шуңа күрә хирургның белеме һәм күнекмәләре дә даими үсәргә тиеш. Элек яңа ысулны үзләштерү өчен дистә еллар кирәк булса, хәзер бу бик кыска вакытны ала. Бүген интернет аша бөтен дөнья хирурглары тәҗрибәләре белән уртаклаша. Башка белгечләрнең операцияләрен күзәтү, яңа методикаларын өйрәнү мөмкинлекләре бар.
Барыбер хирург идарә итә
— Медицинада технологик үсешнең дә бик тиз темплар белән алга баруын күрәбез. Заманча җиһазлар хирургларның эшен җиңеләйтәме?
— Әйе, хирургия ачык операцияләрдән аз җәрәхәтле технологияләргә, лапароскопиягә күчеш алды, хәзер инде робот-ассистентлы операцияләргә таба юнәлеш тота. Заманча җиһазлар хирургның эшен җиңеләйтә, операция вакытын кыскартырга һәм пациент өчен куркынычларны киметергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, бүген без кул белән тегү урынына махсус степлерлар кулланабыз. Алар ярдәмендә операция этапларын тизрәк һәм ышанычлырак башкарып чыгарга мөмкин.
Соңгы елларда алдынгы хастаханәләр робот-ассистентлы системалар белән тәэмин ителә башлады. Татарстанда мондый җиһаз хәзерге вакытта онкологик диспансерда гына кулланыла. Бездә дә тиздән роботлар ярдәмендә операцияләр үткәрү мөмкинлеге булыр дип ышанабыз.
— Робот якын киләчәктә хирургны алышмаштыра алачак дигән сүзме бу?
— Юк. Робот ул — бары тик технология. Аның белән барыбер хирург идарә итә. Ул хирургка кечкенә тишемнәр аша эшләргә, яхшырак визуализация булдырырга мөмкинлек бирә. Ә тиз карар кабул итәргә кирәк булган мизгелләрдә соңгы сүзне барыбер белгеч әйтә. Хирургиядә математик исәпкә таяну гына җитми бит. Күп очракта тәҗрибә, ситуацияне бәяләү һәм дөрес карарны бик тиз кабул итү мөһим.

Донорлар җитмәү — иң зур проблема.
— Сезнең бавыр трансплантацияләре үткәрүегезне дә беләбез. Хәзерге вакытта Татарстанда бу юнәлеш ни дәрәҗәдә үсеш алган?
— Республика клиник хастаханәсе Татарстанда бавыр трансплантациясе буенча төп үзәк. Хәзерге вакытта безнең тарафтан ел саен 60-80 бавыр күчереп утыртыла. Бу юнәлештә зур тәҗрибә тупланган, операцияләрнең дәвамлылыгы да хәзер инде нибары 2,5-4 сәгать кенә тәшкил итә. Операциядән соң тернәкләнү нәтиҗәләре дә бик яхшы — ике атна дигәндә пациентларны инде өйгә чыгарабыз.
— Татарстанда бавыр күчереп утыртуга ихтыяҗ никадәр зур?
– Донорлар җитмәү — иң зур проблема. Трансплантациягә ихтыяҗ һәрвакыт донор органнары саныннан зуррак. Пациентның бавыр көтү вакыты төрлечә булырга мөмкин. Кайчак орган бик тиз, хәтта бер тәүлек эчендә табыла. Әмма, гадәттә, пациентка органны якынча бер ел көтәргә туры килә. Бер атна эчендә 5-7 кешегә бавыр күчереп утырткан вакытлар да була. Ә кайчак ике атна дәвамында бер генә донор органы да булмаска мөмкин.
— Донор булып кемнәр тора?
— Кагыйдә буларак, баш мие үлеме теркәлгән, әмма органнарның эшчәнлеге аппаратлар ярдәмендә вакытлыча сакланган пациентлар донор була ала. Донорны сайлау өчен бик күп критерийлар бар. Органнарның сыйфаты, пациентның яше, төрле авырулары һәм башка факторлар исәпкә алына.
— Станислав, сезнеңчә, яхшы хирург нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Хирург эше бик күп факторларга бәйле. Бу юнәлештә эш итү өчен анатомияне яхшы белү, ныклы кул, берничә секунд эчендә үлчәп карар кабул итә белү кирәк. Хирург эмоциональ яктан тотрыклы булырга, паникага бирелмәскә тиеш. Әмма бу бөтенләй хиссез булу дигән сүз түгел. Киресенчә, пациентка карата игътибарлы һәм мәрхәмәтле булырга кирәк. Хирург пациент белән сөйләшә белергә, кешенең куркуларын, борчуларын аңларга тиеш. Нинди генә юнәлештә эш итсә дә, табибның психолог та булуы мөһим.
.jpg)
– Хирургның хаталанырга хокукы бармы?
— Әлбәттә, барыбыз да кеше, һәрберебез хаталана ала. Әмма хирургиядә хатаның бәһасе бик югары. Чөнки табиб кулында кеше сәламәтлеге һәм гомере. Хирург һәрвакыт моны истә тотарга тиеш. Технологияләр үзгәрә, җиһазлар яңара, операция ысуллары камилләшә. Әмма хирург һәрчак төп карарны кабул итүче, пациент күңеленә юл табучы һәм аның өчен җаваплылык алучы кеше булып кала.
Шуңа күрә хирург гомер буе үз юнәлешендә камилләшергә тиеш. Яңа ысулларны үзләштерү, хаталарын анализлау, белемнәрен арттыру — аның төп бурычы. Әгәр кеше бер урында туктап калса, үсәргә омтылмаса, хирург өчен аеруча куркынычы шул.
— Хирург парктикасында югалтулар да булмый калмый, билгеле. Мондый очракларны ничек кичерәсез?
— Иң мөһиме — хатаның сәбәбен аңлау һәм киләчәктә аны булдырмау юлларын эзләү. Кайбер катлаулы операцияләрдә, кызганычка, куркынычлар югары. Мәсәлән, панкреатодуоденаль резекция — хирургиядә иң катлаулы операцияләрнең берсе.
Югалтулар очрагында, табибка булган хәлдән сабак алып, киләсе пациентка ярдәм итәргә әзер булырга кирәк. Эмоциональ яктан бөтенләй сүнмәс өчен эш белән шәхси тормыш арасында баланс табу мөһим.
— Әңгәмәбез өчен зур рәхмәт. Эшегездә уңышлар юлдаш булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар