16+

Климакс турындагы 7 миф: җенси тормыш, хәтер, секс

Танылган гинеколог Екатерина Волкова климакска бәйле мифларның дөресме-юкмы икәненә ачыклык кертә.

Климакс турындагы 7 миф: җенси тормыш, хәтер, секс

Танылган гинеколог Екатерина Волкова климакска бәйле мифларның дөресме-юкмы икәненә ачыклык кертә.

1."Җенси тормыш ничек иртәрәк башланса, климакс та шул кадәр иртә булачак."
Җенси тормыш менопаузага берничек тә тәэсир итми. Монда барысы да җенси тормыш тәҗрибәсенә түгел, ә генетикага бәйле.

2."Климакс көтмәгәндә башлана".
Юк. Бу организмның билгеле бер план нигезендә үзгәрүе. Җенси гормоннар аз-азлап кими. Кайвакытта процесс 3-4 елга сузыла. Моңа әзерләнү берничек тә мөмкин түгел.

3."Климакс хатын-кызларда гына була".
Ир-атларда да, яшькә бәйле рәвешле, үзгәрешләр күзәтелә. Җенси гормоннар кими-андропауза башлана. Аерма шунда: ир-атлар фертиль (нәсел калдыру сәләте) булып кала, ә хатын-кыз юк.

4."Климакс башланганнан соң, җенси якынлык кылганда сакланмасаң да була"
Куркыныч! Соңгы тапкыр күрем килгәннән соң кимендә бер ел үткәч кенә менопауза башланды дияргә мөмкин. Аңа кадәр балага узу мөмкинлеге саклана.

5."Климакс вакытында хатын-кыз онытучанга әйләнә"
Хәтер белән проблемалар яшькә генә бәйле түгел, ә эстрогеннар җитмәүдән була. Алар турыдан-туры өйрәнү һәм истә калдыру сәләтенә тәэсир ясый. Бар нәрсәне дә картлыкка бәйләп карамагыз, сәбәпләрен табарга тырышыгыз.

6." Климакс аркасында тешләр сына"
Тешләр климакстан картаймый, ә микроэлементлар үзләштерелмәгәнгә һәм пародонтоз булганга уала башлый. Ә менә эстрогеннар җитмәү тән тиресенә, чәчәргә, мускулларга, буыннарга бәрә. Шуңа да тиешле чарасын күрергә кирәк.

7."Климакс вакытында хатын-кызны секс кызыксындырмый"
Якынча 43 процент хатын-кызда җенси мөнәсәбәтләргә карата кызыксыну кими. Әмма яртысыннан артыгы җенси тормыш белән яшәүне дәвам итә. Эстрогеннар җитмәгәнлектән, бүленеп чыга торган сыеклык кимергә, оргазм алырга кыенлашырга, авырту барлыкка килергә мөмкин. Бу инде организмга ярдәм кирәк дигәнне аңлата.

Менопауза тормышның азагы түгел, ә яңа этабы. Әйе, ул яңа проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Әмма барысын да төзәтеп була диярлек. Иң мөһиме кул селтәп, барысын да яшькә кайтарып калдырмаска. Сәбәпләрне эзләргә, һәр кешегә аерым чарасын табарга: гормоннар, туклану, яшәү рәвеше, витаминнар һәм төрле өстәмәләр. Шул вакытта гына сезнең ресурсларыгыз булачак һәм кыенлыклар тоймаячаксыз.

Фото: нейрочелтәр

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading