- Медицина блогерларының популярлыгы аңлашыла: алар катлаулы терминнарны гади телдә аңлата, киңәшләрне кыска һәм мавыктыргыч итеп бирә. Әмма нәкъ менә шул уңайлылык куркыныч та тудыра. Кешеләр аны автомат рәвештә белгеч дип кабул итә башлый. Аның чынлыкта медицина белеме булмавы турында уйламаска да мөмкин, — дип билгеләп үтә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең «Социаль өлкә» практикасы җитәкчесе Екатерина Юшкина.
Табиб икәнсең, расла!
Бу проблема турында сөйләшү инде берничә ел дәвам итә. Белгечләр медицина блогерлары эшчәнлеген тулысынча тыю түгел, ә интернетта таратыла торган мәгълүматны тәртипкә салу кирәклеген әйтә.
Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге медицина блогерлары өчен махсус реестр булдыру идеясен хуплаган. 46 проценты бу тәкъдимне тулысынча яклаган, тагын 29 проценты аны хупларга әзер булуын белдергән. Мондый реестрда профильле белеме расланган блогерлар турында мәгълүмат урын алачак дип көтелә.
Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия Мәгариф академиясе вице-президенты Геннадий Онищенко исә иң элек мондый реестрны кем алып барачагын, аның мәгълүматларын кем яңартып торачагын һәм контроль механизмнарының нинди булачагын билгеләргә кирәклеген әйткән.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында да бу мәсьәләгә игътибар итәләр. Хәзер табиблар «Госуслуги» порталы аша үзләре турында мәгълүматны раслаучы өземтә алырга һәм аны блогында урнаштырырга мөмкин. Әмма бүген ясалма интеллект ярдәмендә ялган документлар ясау мөмкинлеге дә бар. Шуңа күрә интернет кулланучысы өчен аерым документны гына түгел, аның дөреслеген дә тикшерү мөһим.
Комментарийлар