16+

Пальма мае белән «кешеләрне агулыйлар» дигән сүз дөресме?

17 февраля 2025, 13:24
344
0
0
Уку өчен 4 минут

Африка май пальмасының җимешләреннән ясалган бу продукт шул кадәр зарарлымы соң?

Пальма мае белән «кешеләрне агулыйлар» дигән сүз дөресме?

Африка май пальмасының җимешләреннән ясалган бу продукт шул кадәр зарарлымы соң?

Пальма мае бүген азык-төлек сәнәгатендә киң кулланыла, шулай ук аны косметика, көнкүреш химиясе, шәхси гигиена чаралары җитештергәндә дә файдаланалар. Шул ук вакытта бу продукт зыяны турында ни генә сөйләнми. Пальма мае бөтен дөньяда тыелган һәм Россиядә генә аның белән «кешеләрне агулыйлар» дигәнне кайсыбыз гына ишетмәде икән? Аны нефть, битум һәм бензин йөрткән тимер юл цистерналарында ташыйлар, аннары аннан сөт, эремчек һәм балалар туклануы ясыйлар, дигән имеш-мимешләр дә йөри. Пальма мае составында транс майлар һәм холестерин күп, ә тагын ул яман шеш, йөрәк-кан тамырлары авыруларына һәм ир-атларның бала таба алмавына китерә дигәнне дә ишеткәнегез бардыр. Имеш, ул эшкәртелмичә организмда туплана, «пластилин»га әверелә һәм эчәклек стенкаларына утыра. 

Хәзерге вакытта пальма мае дөньяда иң күп кулланыла торган үсемлек мае, аңа һәм аннан алынган матдәләргә дөньякүләм куллануның 34 проценты туры килә. Калган 66 проценты – калган 16 төр үсемлек маена карый. Шул ук вакытта май пальмасы «майлы» мәйданнарның нибары 10 процентын гына алып тора, чөнки аның продуктивлыгы гектарына 6 тоннадан башлана. Әгәр дә аның урынында көнбагыш, соя, рапс яки зәйтүн булса, аларның уңдырышлыгы гектарына 1 тоннадан да кимрәк булыр иде.

Африка май пальмасының җимешләреннән ясалган бу продукт шул кадәр зарарлымы соң? Казан федераль университетының А.М. Бутлеров исемендәге химия институтының югары молекуляр һәм элементоорганик кушылмалар кафедрасы мөдире Юлия Бәхтиярова сүзләренчә, пальма маеның плюслары да, минуслары да бар, чамасын белеп кулланырга кирәк.
Пальма мае йөрәк һәм кан тамырларына куркыныч, дип уйлау хата, ди ул.

-  Пальма маенда A һәм E витаминнары бар – алар куәтле антиоксидантлар. Составындагы пальмитин, олеин һәм линолев кислоталары йөрәк һәм кан тамырларын бляшкалардан һәм ишемик зарарланулардан саклавы фәнни исбатланган, - дип ышандыра галим. 

Әмма пальма маен уртача күләмдә кулланырга киңәш ителә. Йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычы бу майны артык кулланган очракта туа. Чөнки туендырылган майларның зур күләме холестерин дәрәҗәсен арттырырга мөмкин.

Пальма маен канцероген дип санау шулай ук хаталы. Сыйфатлы пальма маен кулланган һәм уртача температура режимын саклган очракта, аның тискәре йогынтысы юк, ди белгеч. Әмма пальма маен тиешле булмаган җитештерү һәм эшкәртү зарарлы кушылмалар барлыкка килүгә китерергә мөмкин икән. Моннан тыш, кайбер майлар, шул исәптән пальма мае да, югары температураларда майлы кислоталар, ацетальдегид һәм полициклик ароматик углеводородлар (ПАУ) кебек зарарлы матдәләр бүлеп чыгара ала. Үз чиратында, ПАУ канцероген булып тора. Алар репродуктив системага тискәре йогынты ясарга мөмкин. Пальма маен термик эшкәртү вакытында - 180 градустан артык җылытканда, анда май кислоталарының глицидил эфирлары барлыкка килә. Алар организмга эләккәндә, канцероген глицидол аерылып чыга, ул яман шешләр барлыкка килүгә китерә ала, дип аңлата Юлия Бәхтиярова.

Пальма маен косметикада кулланырга ярыймы соң? Пальма мае күп кенә файдалы үзлекләргә ия, ди химик. Шуңа күрә косметикада ул киң кулланыла, 
- Ул тирене яхшы дымландырып, аңа йомшаклык һәм сыгылмалылык бирә, ә Е витамины һәм каротиноидлар аны ирекле радикаллар белән зарарланудан якларга ярдәм итә. Майлы кислоталар ярдәмендә чәч һәм тире яхшы тукландырыла, - дип аңлата химик. 
Шул ук вакытта пальма мае кулланылган косметика кайбер кешеләрдә аллергия китереп чыгарырга һәм битне бетчәләндерергә мөмкин. 

Әгәр дә пальма мае RSPO сертификацияләнгән булса, ул куркынычсыз һәм җентекләп сыналган булуы шиксез. Әгәр продуктта RSPO символы яки пальма мае экологик чиста чыганаклардан җитештерелгән башка билге булмаса, бу май кергән косметиканы куллануны тыелырга кирәк.
Пальма маен иң күп кулланучылар: Индонезия – елына бер кешегә 22,7 килограмм. Мисыр - 11,2 килограмм, Төркия – 6,7 килограмм, Сингапур –  9,6 килограмм, Европа союзы илләрендә – 11 килограммнан артык. Россиядә исә бер кешегә пальма куллану елына 5,8 килограмм тәшкил итә.

Гүзәл Камалова әзерләде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading