16+

Прививка ясату кирәкме? «Аннан соң катырак авырта башлады»

Кая карама, мышык-мышык борын тартучылар. Беренчеләрдән җәй буе аерымланып торган балалар йөткерергә-төчкерергә тотынды.

Прививка ясату кирәкме? «Аннан соң катырак авырта башлады»

Кая карама, мышык-мышык борын тартучылар. Беренчеләрдән җәй буе аерымланып торган балалар йөткерергә-төчкерергә тотынды.

Каникулларда “ял иткән” иммунитетлары вирусларга каршы торырга яңадан өйрәнергә тиеш бит. Кечкенәләр артыннан өлкәннәр иярде. Танышлар арасында әле берсе авырый, әле – икенчесе, дигән хәбәрләр килеп ирешә. 

Эсселе-суыклы һава торышы да алдата бит. Иртән чыксаң – салкынча, көндезен – кыздыра, кичен – янә суытып җибәрә. Ничек киенергә дә белмәссең. Аннары инде салкын тидердеңме, вирус эләктердеңме, әллә грипп ишегеңне шакыганмы, дип баш ватасың. Дөрес, соңгысына әле иртәрәк, диләр. 

Алай да гриппка каршы вакцинациягә сентябрь башында ук тотындылар. Беренчедән, прививка ясату өчен кешенең тулысынча сау-сәламәт булуы кирәк. Табибларның вируслар тәмам азганчы өлгереп калырга исәпләре. Икенчедән, гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен өч атналап вакыт таләп ителә. Быел чир октябрьдә-ноябрьдә “баш күтәрерме”, әллә соңракка калырмы – төгәл берәү дә белми. Шуңа күрә әзерлеген алдан күреп куйсаң хәерле.

Гриппка каршы прививканы үзем инде берничә атна элек ясатып куйдым. Мондый саклану ысулыннан баш тартмаска тырышам. Алдагы ике елда, дөрес, эшкә килеп прививка кадаганда авырып тора идем. Шул килеш ясатмыйча калдым. Бу юлы – вакытында өлгердем. Вакцинациядән соң берничә көн үземне авыргандай хис иттем: бераз гына температура күтәрелде, борын тыгылды, хәл китеп торды.  Әмма табиблар сүзләренчә, була торган хәл, гаҗәпләнәсе дә, шөбһәгә биреләсе дә юк. Прививкага организм реакциясе шундый. Үзеннән-үзе үтә дә китә ул. Минем дә авыру билгеләре ике көннән юк булды.

Гриппка каршы прививка ясату турында сүз чыккач, кешеләрнең кискен тискәре мөнәсәбәтен күреп гаҗәпкә калам. Ни өчендер кешеләр белемле, тәҗрибәле табибларга түгел, ә интернетта теләсә кем тараткан мәгълүматка ышана. “Менә бу танышым гриппка каршы прививка ясатты да, биш көннән шундый каты авырый башлады” кебек сүзләрне дә еш ишетергә туры килә. Монысы да белемсезлек билгесе. Дөньяда ОРВИны китеп чыгаручы 200дән артык вирус яши, аларның барысыннан да саклаучы вакцина булдыру мөмкин түгел. Грипп исә вируслы инфекцияләр арасында – иң куркынычы. Шуңа күрә аңа каршы шундый саклану ысулы уйлап табылган. Ә вакцинациядән соң авырый башладың икән, димәк, син аңа кадәр вирусларның берсен эләктереп өлгергән. Грипп түгел ул, ОРВИ. 

Прививка ясатыргамы, ясатмаскамы икәнне һәр кеше үзе хәл итә. Әмма Аллаһы Тәгалә сакланганны саклармын, дигән. Шуны истә тотсак иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading