Салкын тию һәм ОРВИны халык медицинасы ысуллары белән дәвалаучылар әле дә бар.
Табиблар бу алымнар турында ни уйлый икәнен КФУның “Фәнни вердикт” проекты кысаларында ачыклаганнар.
Салкын тиюдән сарымсаклы кулон саклыймы?
Балалар бакчасында яки башлангыч сыйныфларда ОРВИдан саклану чарасы буларак хендмейд-амулетлар таккан балаларны күрергә мөмкин. Пластмасс капсулада тишекләр ясыйлар, ә эченә сарымсак салалар. Көне буе аның парларын сулау, инфекция йоктырмаска булыша дип санала. Университет клиникасы табиб-терапевты Лилия Минһаҗетдинова сүзләренчә, күпчелек үсемлекләрнең биологик актив матдәләре химик структурасы өйрәнелмәгән, шуңа күрә сарымсактагы фитонцидларның файдасы турында төгәл әйтүе кыен.
- Сарымсакны ваклагач, аллиназ ферменты активлаша һәм иң файдалы матдә – аллицин җитештерелеп чыгарыла. Сүз уңаеннан, ул һавада тиз арада юк була. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, аллицин аның составындагы фитонцид ярдәмендә җиңелчә антибактериаль тәэсир бирә, әмма ОРВИ сәбәбе – вируслар, димәк, сарымсак аларга йогынты ясый алмый, – ди табиб-терапевт.
Шунысы кызык, фитонцидларны лимон, мүк җиләге, көрән һәм суган кебек башка продуктлардан да алырга мөмкин.
Горчичниклар – йөткерүгә каршы нәтиҗәле чарамы?
Лилия Минһаҗетдинова искәрткәнчә, йөткерү – организмның саклану реакциясе, ул сулыш юлларын чистартырга ярдәм итә. Йөткерү коры һәм дымлы булырга мөмкин. Дымлы булганда – какырык чыга, ә коры булганда, йөткерү процессы зур газап китерүе ихтимал. Халык медицинасында аны горчичниклар кулланып дәваларга тәкъдим ителә.
- Горчицадагы эфир майлар какырыкны сыекландырырга һәм аның чыгуын җиңеләйтергә мөмкин. Ләкин вируслардан интегүче сулыш юлларының лайлалы тышчасы артык ярсыган булса, алар йөткерүне көчәйтәчәк кенә. Шулай ук гарчичниклар тиредә ялкынсынулар китереп чыгарырга мөмкин, – ди белгеч.
Авыруны тизрәк җиңәргә аякларга кайнар ванналар ясау ярдәм итәрме?
Тәнне артык җылыту кан тамырлары спазмын көчәйтергә һәм авыруның хәлен начарайтырга мөмкин, дип кисәтә табиб. Шуңа күрә югары температура булган очракта, җылыту чараларын кулланудан тыелып торырга кирәк. Моннан тыш, яшь барган саен кан тамырларының сыгылмалыгы кими, димәк, кан йөреше дә акрыная. Өлкән яшьтәге кешеләр хәтта температурасы булмаганда да аяк-кулларының туңуына зарлана. Кайнар ванналар ясау хроник авыруны катлауландырырга мөмкин.
Бал, сөт һәм С витамины – салкын тиюдән шәп дәва?
Барыннан да элек бу продуктларга аллергия булу-булмавын исәпкә алырга кирәк, ди Лилия Минһаҗетдинова.
- Бал кушылган сөт авыруның аерым билгеләрен киметә, ләкин моның сәбәбе булган вируска йогынты ясамый түгел, - дип аңлата табиб. - Без бал ул үсемлекләрнең нектар катнашмасы булуын беләбез, ә балны кайдан җыеп алганнарын, аны булдыру өчен нинди үсемлек серкәләре кулланылуын белмибез.
С витаминына килгәндә, организмда аңа кискен ихтыяҗ юк, салкын тию авырулары үсешенә ул йогынты ясамый. Алай гына түгел, С витамины артык кулланылган очракта ул бөерләрдә ташлар барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә аскорбин кислотасын ризыктан алу яхшырак.
Тамак авыртканда – туңдырма коткарырмы?
Бу ысул совет медицинасында шактый киң таралган булган, аңа миндалиннарны алдырганнан соң, яки тонзиллэктомиядән соң мөрәҗәгать иткәннәр. Бу тамак авыртуын бетерү өчен түгел, ә операциядән соң кан китүне туктату өчен эшләнгән: салкыннан кан тамырлары тарая һәм кан китү кими бара. Әмма хәзер инде бу ысулдан читләштеләр, чөнки бу шешкән органда ялкынсынулар барлыкка китерергә мөмкин, дип аңлата Университет клиникасының лор-табибы Татьяна Благодарова.
Гүзәл Камалова әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар