16+

“Әлдермештән Әлмәндәр” премьерасыннан соң Олег Фазылҗанов белән фикерләшү

Камал театрында Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле премьерасы гөрләп узды!

“Әлдермештән Әлмәндәр” премьерасыннан соң Олег Фазылҗанов белән фикерләшү

Камал театрында Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле премьерасы гөрләп узды!

Режиссёр – Илгиз Зәйниев. Спектакльдә Әлмәндәрнең улы Искәндәр ролен уйнаган, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов белән театр фойесында аралашып алдык. 

Олег Фазылҗанов: “Тамашачы канәгатьтер дип уйлыйм. Начар кайтавазлар бик әз бит. Нинди генә спектакль чыгарганда да ярты халык әйбәт дип әйтсә, яртысы канәгатьсезлек белдерә, гадәттә шулай. Ә монда башкача. Без ул кайтавазларны, кешеләр язган фикерләрне үзебез дә карап барабыз. “Курыккан эш хәерлегә була” диләр. Корреспондентлар миңа баштарак “Сез Ирек абыйча уйныйсызмы?”, - диделәр. (Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов элеккеге куелышта 30 ел чамасы Искәндәр ролен уйнады – авт.).

“Аныңча уйнамыйм” дигәч, “Алайса кызык булмый бит инде” дип куйдылар. Мин аларга башта спектакльне карарга киңәш иттем. Ахырда инде яныма “Болай да була икән шул!”, - дип керделәр. Аллага шөкер! Нәрсә генә әйтсәк тә, иң мөһиме, без каш ясап, күз чыгармадык, артык мавыкмадык. Хәзер бит инде яңача куелыш кирәк, фәлән-төгән дияргә яраталар. Ике урындык чыгарып куялар да, шулар белән уйныйлар.

Андый спектакльләр бар ул. Без менә шул шартлылыкка кереп китмәдек. “Әлдермештән Әлмәндәр” аны сорамый бит. Бу бит безнең татарыбызның җанын күрсәтә торган әсәр! Менә шул татар җанын күрсәтә торган әсәрләрне бозмасыннар иде. Мин һәрвакытта да әйтеп киләм: башка әйбәт әйбер куясыгыз килә икән, үзегез языгыз, шуны куегыз. Күп кенә иҗади очрашуларда яшьләр миңа “Олег абый, чабаталы вакытны күрәсебез килә. Безнең әби-бабаларыбыз ничегрәк йөрде икән? Менә шуны сәхнәдән күрергә телибез”, - диләр!

Андый спектакльләрне кайтарырга була инде. Нәрсәне куярга? Бәлки кабат “Кыю кызлар”, “Казан сөлгесе”, “Яшь йөрәкләр”недер? (Сүз уңаеннан, Олег абый 2009-2018 елларда Фәтхи Бурнашның шушы әсәрендә Сәйфулла ролен уйнап, тамашачы күңелен тагын бер кат яулаган иде – авт.) 

Нишләп кайтармаска? Кайтарырга кирәк! Ләкин классиканы үзгәртергә ярамый. Элек ничек уйналган, шулайрак калсын. Нафталин исе киләме-килмиме, син менә элеккеге чорны, элек ничек яшәгәннәрен күрсәт! Менә классик җырларны яңача җырлауларын гына карыйк. Әгәр дә син аны оригиналыннан да әйбәтрәк итеп башкармасаң, кирәкми ул. “Кара урман”ны нишләтсәң дә, ул “Кара урман” булып кала, аны бозарга ярамый. Бер тәнкыйтьченең сүзләре колагыма кереп калды: “Милли театрларны бары милли әсәрләр генә коткарып кала”, - диде ул. Менә шул! Кыскасы, классиканы куюдан курыкмыйк. Иң мөһиме, аңлаешлы булсын. Ә хәзер чоры башка, дип кенә... Бүген яшьләргә ничек яшәргә икәнне күрсәтергә кирәкми, алар аны үзләре дә белә. Мин үземнең балаларым тормышына да артыгын кысылмыйм, өйрәтмим, алар мөстәкыйль. Менә безнең чорда, элегрәк ничек яшәгәннәр, шуны күрсәтергә тиеш без. Сәхнәдән күрсәтергә. Нидер өйрәтеп, коры сүз белән генә аңлатып булмый. 

Бу куелышта Әлмәндәр Әҗәл белән сөйләшкәндә “Сугыш чыгаручының муенын шундук борып атарга кирәк иде, минем балаларым үлгәннән соң түгел. Нишләп алай эшләми соң синең Газраилең?”, - дигән сүзләргә аеруча басым ясап әйтә. Менә бит нинди көрәш күрсәтелә монда. Бүгенге көнгә, бүгенге вәзгыятькә туры килә... 

Таңсылу Мостафина

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading