16+

Данир Сабиров: “Миләүшә, әтисенә каршы барып, минем белән гаилә корырга ризалашты»

02 июля 2025, 12:06
16517
1
12
Уку өчен 4 минут

Шоумен, юмор остасы, җырчы Данир Сабиров белән гаилә хәле, иҗат һәм хайп турында сүз кузгаттык.

Данир Сабиров: “Миләүшә, әтисенә каршы барып, минем белән гаилә корырга ризалашты»

Шоумен, юмор остасы, җырчы Данир Сабиров белән гаилә хәле, иҗат һәм хайп турында сүз кузгаттык.

Үзенчәлекле шәхес белән үзенчәлекле әңгәмә.

– Данир, әңгәмәбезне халыкны иң борчыган сорауларның берсеннән башлыйк әле. Шәхси зоопаркыгыз ни хәлдә?
– Әйбәт кенә. Зоопарк дип зурлап әйтеп булмый инде. Ике эт: Кемаль белән Җан, Кәшифә исемле песиебез һәм Маратик атлы маймыл бар. Кемаль урамда яши, аның өчен махсус корып куйган урын бар, үзегез беләсез, ул немец овчаркасы, аны өйдә тотып булмый. Кемаль безнең татар эте ул. Утыр, бас, ят командаларын аңлый, мин үзем дә аның белән татарча сөйләшәм.  Кәшифә песиебез үз тормышы белән яши инде. Ә икенче эт алуга кызыбыз Дания этәрде. Туган көненә бүләккә Дания бик ялварып нәкъ шул токымлы этне сорагач, тагын бер этле булдык. Ә маймыл алуыбыз үзеннән-үзе килеп чыкты. Каенана балага эт алуыбызга каршы иде. “Сезгә монда маймыл гына җитми”, – диде. Менә шул сүзләрне ишеткәч, маймыл аласы килеп китте (көлә). Шулай маймыллы булдык. Без моны кызык өчен генә эшләмибез, дөрес аңлагыз. Балалар йорт хайваннарын тәрбияләп җаваплылыкка өйрәнәләр. Дания этне тәрбияләп тора, гел әнисе кебек инде. “Без кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы”, – дигән сүзләрне дә истә тотабыз.

– Бала чагыгыз җиңелләрдән булмаган. Ә сезнең балаларыгыз муллыкта үсә. Балаларны үсендермисезме?
– Безнең очракта юктыр, дәү әниләре дә бик таләпчән. Балалар өй эшләрен эшлиләр: идән дә юалар, ашарга да әзерли беләләр. Минем чәй куя белми торган балаларны да күргәнем бар. Дәү әниләренә дә бик зур рәхмәт. Дөрес, татар теле мәсьәләсендә күбрәк мин таләп итәм. Балаларым әдәби телнең бар нечкәлекләрен белеп бетермиләр, әмма минем белән сөйләшкәндә алар саф татар теленә күчә. Ни өченме? Чөнки мин шундый таләп куйдым.

– Балачакта Үзбәкстан белән Татарстан арасын бер иткәнсез дисәм дә ялгышмам. Күченергә дә туры килгән икән. Шулаймы?
– Анысы бик кечкенә чакта, шуңа күченүләрне хәтерләп тә бетермим. 18 яшемә хәтле тулай торакта яшәдем. Тараканнары да булды, егерме бүлмәгә бер бәдрәф. Әмма үземне авырлык күреп үстем дип әйтә алмыйм. Өс-башым бөтен, тамагым тук булды.

– Әти-әниләрегезнең мөнәсәбәтләре дә үзенчәлекле. Алар бергәме соң?
– Мин кечкенә чакта бер аерылып, аннан кире кушылып, тагын аерылыштылар инде. Кызык та, кызганыч та вакыйга сөйлим әле. Әти 13 елга якын бер хатын-кыз белән яшәде. Әни: “Улым, әтиең шалтыратты әле. Ак җәймәләр сорады, хатыны вафат булган икән”, – дип әйтте. “Әтигә кыендыр, борчыладыр”, – дим. “Әйе, улым. Аңа гына түгел, миңа да кыен. Иреңнең хатыны үлеп китсен әле”, – ди. Әни бу сүзләрне шаяртып, көлеп әйтмәде. Менә шундый киң күңелле кеше ул. 

– Бәлки, сез хәзер гаилә хәлен аңлыйсыздыр да. Әмма бала вакытта башка хисләр булгандыр? Әтиегезне гаепләмисезме?
– Дөрес, балачакта җиңел булмады. Әтинең гел кайтып-китеп торуы, әнинең бертуктаусыз елауларын күрү кыен иде. Ни дисәгез дә бер кискән икмәк кире ябышмый. Мин берсен дә гаепләмим. Икесенең дә дөньяга карашлары төрле. Әмма хаклылык күбрәк әни ягында дип уйлыйм. Әтинең уй-фикерләре башка төрлерәк икән инде, аны бернишләтеп тә булмый.

– Сез һәрвакыт әтиегез белән аралашып тордыгызмы?
– Әйе. Әлбәттә, әни белән безнең мөнәсәбәтләр башка. Без көн саен теләсә нинди сорау буенча сөйләшәбез. Әти хәл белеп сирәгрәк шалтырата. Күбрәк үзенең ниндидер сораулары булганда хәбәргә чыга. Мин моңа да үпкәләмим. Кешене ничек бар шулай кабул итәргә кирәк. Барыбер үз көченнән килгән хәтле миңа яхшысын гына эшләп торды. Әтигә дә, әнигә дә хөрмәтем зур. Әтинең соңгы арада тазарып китте. Гомумән, әти кешене тыңлый, әмма үзенчә эшли, шуңа: “Анализ бирергә кирәк, ашауны киметмәсәң, файдасы булмый”, – дигән сүземне тыңламас дигән идем. Менә 6 килограммга ябыккан. Үземнең дә исем китте. Булдыра алган хәтле икесенең дә сәламәтлекләрен кайгыртып, ярдәм итеп торабыз инде. Әнигә варикозга каршы операция ясаттык әле. “Аякларым җиңеләеп китте”, – ди. Әти-әнинең гомерләрен озынайтасы килә. Алар мәңгелек түгел шул. Әти хәзер блогер булып китте. Үзенә телеграмм-канал ачтык.  

– Әти-әни арасында аңлашылмаучанлыклар үзегез гаилә корганда комачауламадымы?
– Һәр гаиләнең үзенең проблемалары инде. Миләүшәнең әти-әниләре дә бергә түгел. Алар да яхшы мөнәсәбәтләр саклап, аралашып яшиләр. Гаилә хәлләребез охшаш, әмма әти-әниләребезнең холыклары бөтенләй капма-каршы. Без барысын да яратабыз, хөрмәт итәбез. 

– Ялгышмасам, Миләүшәнең әти-әниләре сезне башта кабул итмәгәннәр. Шулай бит?
– Миләүшәнең әтисе иҗат белән кызыксынмый. Гомумән, ул артистлар турында тискәре фикердә иде, шуңа мине дә кабул итмәде. “Бүген минем кызыма сайрыйсың, икенче көнне башка кызга сайрарсың”, – диде. Миләүшә әтисенә каршы барып, минем белән гаилә корырга ризалашты. Менә шулай никах укыттык. Бабай (Миләүшәнең әтисе) никахның соңгы минутларында гына килеп җитте. 

Дәвамы бар

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

4

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

1

  • аватар Без имени

    0

    0

    Давамын кайда укырга була?

    Мөһим

    loading