16+

Эльмира Кәлимуллина белән рус җырчысы Бастаны нәрсә бәйли?

Узган атна башында миңа Баста төркеменнән шалтыраттылар

Эльмира Кәлимуллина белән рус җырчысы Бастаны нәрсә бәйли?

Узган атна башында миңа Баста төркеменнән шалтыраттылар

Бу ялларда Казан халкы берничә төркемгә бүленде. Кемдер авылга Сабан туена кайтып китте, кемдер ВК  фестка барды, ә кемдер рус эстрадасы йолдызы Баста концертында иде. Соңгысында тамашачылар өчен бик үзенчәлекле бүләк тә булды. Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина сәхнәдә “Өмет йолдызы” җырын башкарып, аннан Баста белән дуэт җырлады.

– Узган атна башында миңа Баста төркемендә бэк-вокалистка булып эшләүче якын дустым Виктория Кузьмина шалтыратты һәм Баста концертында чыгыш ясарга тәкъдим итте. Без Вика белән “Голос” проектыннан бирле таныш һәм бик якын аралашабыз. Василий – Баста Викториягә шундый фикерен җиткергән. Казанга, тамашачыга, Татарстан республикасына рәхмәт белдерер өчен, иҗади чыгыш ясарга теләвен белдерде. ““Сансара” җырына берәр татарча вокализ ясарга иде”, – дигән. Моның өчен Баста Викториядән Казан артистын табарга сораган.

Баста минем кандидатураны хуплады. Һәм инде иҗади якны сөйләшкәндә, нинди татарча элемент кушарга дип уйлагач, мин “Өмет йолдызын” диктофонга яздырып җибәрдем. Бастага бик ошады. 5 июнь көнне стадионда репетициядә булдым. 6 июньдә  мин искиткеч тамашачы алдында “Өмет йолдызы”н башкардым, Россиянең иң танылган артисты белән бергә “Сансара” җырын дуэт итеп җырладым. Мин бик бәхетле артист! – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Эльмира.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading