“Халык җәүһәрләре” проекты безгә авылларда, район үзәкләрендә яшәүче һәвәскәр җырчыларны зур сәхнәдә күрү мөмкинлеген бирде.
Әлеге проекттан Сабадан Рисәнә Мостафина концерты узган иде инде. Бу юлы Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә Татарстанның атказанган артисты, Мамадыш сандугачы - Гөлнәзирә Талипованың юбилей-бенефисын карап кайттык.
Кичә башланганчы юбиляр белән җәһәт кенә әңгәмә кордык.
- Гөлнәзирә ханым, концерт программасына күзем төште. Иҗатташ дусларыгыз бик күп икән. Ни өчен бу концертта күбрәк үзегез җырламыйсыз?
- Гомергә алай әйтә белмәдем. “Үзем генә җырлыйм”, - дигән булсам, әллә кайчан күренекле артист булырга омтылган булыр идем. Тормышымны үзешчән сәнгатьне, һәвәскәр башкаручыларны үстерүгә багышладым. Янымда да җырчы-дусларым бик күп. Бу бит үзе бер күрсәткеч, сөенеч. Аларның чыгышлары кичәбезне тагын да бизәп җибәрәчәк. Үзем дә җырлаячакмын. Ничә җыр җырласам да бик шат булам. Артист 5-6 җыр башкарса да, тамашачы истә калдырмаска мөмкин. Ә кайвакыт берне генә җырлап та, халыкны елатып, күңел түренә үтеп кереп була. Дуслар белән җырлап йөрергә бирсен Ходай!
- Дулкынланасызмы?
- Бик дулкынланам. Башта концертны оештырырга риза да булмаган идем. Рифат Әхмәтович һәм башка җәүһәрләр мине канатландырып җибәрде. Бу минем өчен бик зур игътибар, хөрмәт. Рәхмәт бик зур!
- Гөлнәзирә апа, ничә яшь тулды соң сезгә?
- Әйтимме икән? Җиде яшь миңа. Ноле дә бар (көлә). Ноль – юк дигән сүз бит инде.
- Бик позитив кеше сез. Серегез нәрсәдә?
- Сәнгатьне һәм кешеләрне яратам. Шушы сәхнәдә булу, тамашачым белән очрашу бәхет бит ул. Кешеләргә яхшылык эшләү мине дәртләндерә. Тормышны, халкымны яратам. Җитәкчеләрнең дә хөрмәтен тоеп яшәдем. Район халкы да гел рәхмәтле булды, чөнки без басуга барып та комбайнда эшләүчеләрнең кәефен күтәрдек. Әйе, бу безнең эшебез. Әмма мәдәнияттә эшләүчеләр битараф булырга тиеш түгелдер.
Гөлнәзирә Талипова белән концерт башланганчы аралашмаган булсам, бәлки, тамашаны аңлап та бетермәс идем. Чөнки концерт дәвамында ул 8 җыр гына башкарды. Иҗатташ дуслары, Мамадыш районы коллективлары һәм “Халык җәүһәрләре” проекты катнашучылары хисабына концерт менә дигән итеп килеп чыкты. Ә Гөлнәзирә ханым үзе бик тыйнак юбиляр икән. Кичә дәвамында тамашачысына, дусларына ничә тапкыр рәхмәт әйткәнен хәтта санап та бетергесез булды. Җырчыны котларга килгән кешеләрнең дә аның хезмәтен югары бәяләү, әлбәттә, игътибарга лаек.
- Гөлнәзирә ханым милләтебезнең йөзек кашы. Ул һәрвакыт туган ягына тугры булды, тормышын Мамадыш районына багышлады. Әмма татар дөньясында аны белмәгән кеше юктыр. Без Бөтендөнья татар конгрессы белән чит илдә яшәүче милләттәшләребез янына баргач, Мамадыш дигәч: “Безнең Гөлнәзирәбез ни хәлдә анда?” - дип сорыйлар. Гөлнәзирә ханым, сезнең иҗатыгыз белән ничә буын үсте бит. Игътибар иткәнсездер, монда бернинди бэк-вокал да, оркестр да юк. Аның тугры дусты – баян һәм үзе генә. Әлбәттә, моңа сокланмыйча мөмкин түгел, - дип котлау сүзләрен җиткерде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. Кунак юбилярга чын Оренбург шәле бүләк итте.
Данис Шакиров эстрадага да кыскача бәяләмә бирде. “Әлеге залларга мин эстрада җырчыларын утыртыр идем. Ничек җырларга, үзеңне сәхнәдә нииек тотарга һәм, гомумән, татарның моңлы сандугачы кем икәнен аңлар өчен бу файдалы булыр иде, мөгаен”, - дип йомгаклады.
Гөлнәзирә Талипова кебек җәүһәрләрне халыкка ачучы Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов та җырчыны бик зурлады.
- Гөлнәзирә Талипова – атказанган артист. Әмма төптән уйлаганда, безнең эстрадада Татарстанның халык артисты исемен йөрткән кайберәүләр Гөлнәзирә Талипованың кискән тырнагына да тормый. Әлеге мөлаем ханым күптән инде халык җырчысы, күптән инде халык җәүһәре. Соңгы вакытта Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә кандидатлар кабул итү бара. Бу премиядә халыкчан башкару дигән махсус номинация бар. Быел бу махсус номинациядә Гөлнәзирә Талипова җиңмәсә, тагын кем җиңәр икән? - дип ассызыклап әйтте Рифат Фәттахов.
Гөлназирә Талипова кичәсенә якташлары да битараф калмаган. Кемдер матди ярдәм белән, ә икенчеләре матур чыгышлары белән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мамадышларның бердәмлеге бу кичәдә тагын бер кат дәлилләнде.
Концерт үзенең гадилеге, ихласлыгы белән истә калды. Кайсын гына алма, үзешчән артистларның моңнары, тавышларына сокланырлык. Гомер көзләрендә булса да, зур сәхнәгә чыгып хыялларын тормышка ашыра алганнарга сокланырлык.
Комментарийлар