“Сезнең аша мәсьәләгә ачыклык кертеп булмасмы икән? Һәр кешегә җавап биреп, аңлатып утыру кыен”, – дип редакциябезгә Ләйсән Гонтарук мөрәҗәгать итте.
Ясалма фәһем ярдәмендә әтисе – һәвәскәр шагыйрь Мәсхүт Мостафинның “Кеше белән кеше аралаша” шигыренә язылган җырны үзләштереп, Азат Зиганшин исеме белән социаль челтәрләргә урнаштырганнар. Ясалма фәһем белән җырлар язылуга шаккатырлык түгел, ә менә ул җырларны тиз генә үзләштереп кую очрагы турында ишеткән юк иде әле.
– Әтиебез Мәсхүт Мостафин шигъриятне яратучы кеше иде. Исән чагында без (балалар) аның шигырьләр җыентыгын чыгардык. Ә 2022 елда әтиебез якты дөньядан китеп барды. Әти вафатыннан соң, 2 нче шигырьләр җыентыгын чыгардык. Аларның барысының да авторлык хокуклары якланган. Быел мин рәссам буларак үземнең социаль челтәрдәге сәхифәмне үстерә башладым. Менә шул вакытта әтинең шигырьләрен ясалма фәһем ярдәмендә җырга әйләндерү идеясе туды. Әтинең оныгы – Булат программист булып эшли. Ул Түбән Камада музыка мәктәбен тәмамлады. Шигырьгә көй яздыртты, ясалма фәһем сүзләрне дөрес итеп әйтсен өчен бик тырышты. Беренче җырны эшләп бетергәч үк аны туганнарыбызга, якыннарыбызга тыңларга җибәрдек. Ә бер тәүлектән соң бу җырны төрле видеоларда күрә башладык. Кешеләр җырны үз итеп, аңа видеолар төшергән икән. Әмма җырның авторы бар мәйданчыкларда да Азат Зиганшин дип язылгач, аптырап калдык. Шуннан соң без аны эзли башладык. Күрәсең, якыннарыбыз арасында кемдер башка кешеләргә дә җырны җибәргән булган. Азат Зиганшинны таптык. Ул катнашын кире кага. Безнең кемнедер гаепләү максатыбыз юк. Бу мәсьәләне юристлар хәл итәргә тиеш башта. Без музыкаль мәйданчыкларга рәсми хат җибәрдек, әгәр бетермәсәләр, суд тәртибендә мәйданчык стримы аша җырны кем йөкләве турындагы мәгълүматны алып ачыкларга туры киләчәк.
– Әтиегезнең шигыренә ясалма фәһем язган җыр шундый популяр була алыр дип уйладыгызмы?
– “Эшләп карыйк әле”, – дип алынган идек. Әлбәттә, кешеләрнең җырны шулай җылы кабул итүе сөендерде. Әтинең шигырьләренә язылган җырлар белән тулы бер альбом да эшлисе килә. Әтиебез гомер буе төзелеш өлкәсендә хезмәт куйды. Яшь чагында әйдәп баручы икътисадчы да булып эшләде. Әнием Гөлфирә белән 49 ел бергә гомер итеп, 4 кыз үстерделәр. Әти гаиләдә иң төпчек бала булган, балачактан ук шигырьләр язарга яраткан, әмма ул чакта килеп чыкмаган. Кызыксынулары да күп булган: шахмат, волейбол велоспорт, чаңгы. Аннары аны волейбол буенча Татарстан җыелма командасына да чакырганнар, ләкин әтисе авырып китеп, туган авылына кайтырга мәҗбүр булган. Шулай да әти 45 яшендә булса да, спортны үзенең тормышына кайтара алды. Ә лаеклы ялга чыккач, шигырьләр яза башлады. Шигырьләре бик күп һәм барысы да диярлек тирән мәгънәле яки шаян формада язылган.
– Җырны музыкаль мәйданчыкларга урнаштырган кешегә ачу тотмыйсызмы?
– Әлегә дәлилләр юк, барлык гаепләүләр дә нигезләнмәгән. Кеше бит теләсә нинди исем белән җырны урнаштыра ала. Шунысы хак: җырны ясалма фәһем башкара, ә шигырьнең авторы әтиебез – Мостафин Мәсхүт.
– Җырны җырчыларга тәкъдим итеп карамадыгызмы?
–Без кайбер артистларга мөрәҗәгать иттек, шигырьләрне бирергә әзер идек, ләкин игътибар итмәделәр. Ике җырчы белән сөйләшеп караган идек, килешә алмадык. Әгәр артистларның теләге булса, әлбәттә, хезмәттәшлек итәргә әзер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар