16+

Илмира Нәгыймова кече хаҗ кылырга Согуд Гарәбстанына китте

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Илмира Нәгыймова кече хаҗ кылу өчен Согуд Гарәбстанына юл тоткан. Изге сәфәре турында ул социаль челтәрләрдә сөйләде.

Татарстан җырчысы Илмира Нәгыймова кече хаҗ — гомрә кылу өчен Согуд Гарәбстанына киткән. Җырчы социаль челтәрләрдәге язмасында сәфәре белән бәйле хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

«Барысы да мине югалтты. Ә мин юлда. Монда Пәйгамбәребез Мөхәммәднең кабере урнашкан. Биредә барлык теләкләр дә үтәлә. Миңа ни генә теләсәгез дә, барысы да йөз тапкыр, мең тапкыр кайтарылсын. Ходай сезгә дә монда килергә мөмкинлек бирсен», — дип язган җырчы.

Нәгыймова юлдагы кыенлыкларга карамастан, үзен бик бәхетле хис итүен дә белдергән.

Исегезгә төшерәбез, Ислам динендә хаҗ кылу — мөһим гыйбадәтләрнең берсе. Ә кече хаҗ, ягъни гомрә, елның төрле вакытында кылына ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading