Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәковны тамашачылар үзенчәлекле тавышы өчен генә түгел, үтә тыйнаклыгы, тәрбияле булуы өчен дә яраталар.
Әңгәмәбездә җырчының сәхнәдәге образы белән тормышта үз-үзен тотышы охшаган булуына инандык.
– Марат, сез сәхнәдә үтә тыйнак булуыгыз белән аерылып торасыз. Балачакта да шундый идегезме?
– Бик оялчан бала идем. Кунакка баргач та, чәй эчәргә өстәл янына килергә дә ояла идем. Әмма сәхнәдән курку булмады. Җырга-моңга гашыйк бала булып үстем. Беренче мәхәббәтем гармун иде. Үзлектән уйнарга өйрәндем, аннан укырга кердем. Менә шул мәхәббәтем әле дә тынгы бирми. Сәхнәдә чыгыш ясыйм, шөкер.
– Гаиләдә ничә бала сез? Әтидән каеш эләккән чаклар бар идеме? Хәтта “Әти каешы” дигән җырыгыз да бар бит.
– Без 6 бала үстек: ике апам, абый, мин, ике энекәшем. Русча әйтмешли “ике партия” үстек. Башта апаларым һәм абый бергә уйнап үскәннәр, ун елдан соң мин туганмын, аннан энекәшләрем. Зур гаиләдә үсү күңелле инде, бик шук балалар идек. Әтидән каеш эләккәнен хәтерләмим алай, аның бер карашы да җитә иде. Ә менә әнинең тәңкәсенә тигәндә бераз эләктерде. Бертуганнар белән җыелышып, күрешеп торабыз әле. Барыбыз да исән-сау, шөкер. Әти-әниләр дә исән булса, йортыбыз тагын да ныграк гөрләп торыр иде.
– Әниегез вафатыннан соң: “Әниемне күтәреп йөртер идем”, - дип әйткән идегез. Аның вафатына ничә ел булды инде?
– Әнине югалтканга 9 ел булды. Аңа 77 яшь иде. Авылыбызда бик матур бәйрәм узды, бөтен туган-тумача җыелды. Әни бәйрәмнәрдә җырлап-биеп тә йөрде. Икенче көнне җиләккә дә бардык. Шул кичне мунча кереп кайтты да, урын өстенә ятты. “Әни, ни булды? Давлениең күтәрелдеме әллә?” – дигән идем. “Юк, балам. Бу андый әйбер түгел”, – диде. Мин бүлмәдән чыгып киттем, ә әни шул вакытта җан биргән. Ураза аенда, җиңел генә китеп барды әнием. Дингә якын кеше иде, намазларын укыды. Урыны оҗмахта булсын. Бу югалтулар бигрәк авыр инде. Әти дә шулай кинәт кенә китеп барды. Аңа 63 яшь кенә иде. Фермадан кайткан гына булган. Әнигә: “Чәй куя тор, хәзер керәм”, - дигән. Энекәшләр атны су эчертергә алып киткән, кире кайтканда әти инде суламаган. Йөрәгенә массаж да ясап караганнар, булышмаган. Әти үлгәндә мин армиядән кайткан гына идем. Әти-әнине югалту кыен инде. Икесе дә кинәт кенә киткәч, үлемнең гел безнең янәшәдә генә йөргәненә тагын бер кат инандым. Без ятим калдык. Әле әти-әни исән чакта, ничә яшьтә булсаң да, бала булып каласың. Төшенкелеккә бирелмәскә гаиләм, балаларым булышты. Үземне шулай юатырга тырыштым. Әти-әни сагындыра, еллар үткән саен алар турында хатирәләр яңарып тора. Икесенең дә урыны оҗмахта булсын!
– Соңгы тапкыр кайчан еладыгыз?
– Күңелем нечкә минем. Берәр күңелгә тия торган җыр ишетсәм дә, елап җибәрә алам. Кайвакыт күзләремә яшьләр җыелганын үзем дә сизми калам. Артык йомшак күңелле кеше инде.
– Күбрәк Башкортстанда чыгыш ясыйсыз бугай. Күп кенә башкорт җырчылары Татарстанга килеп төпләнә, сез дә бу хакта уйланмыйсызмы?
– Электән Башкортстан, Себер якларында чыгыш ясадым. Татарстанда да берничә тапкыр концертлар белән килдем. Бик шәп итеп кабул иттеләр. Фән Вәлиәхмәтовның концертына барып чыгыш ясагач, Чаллыга күченергә чакырганнар иде. Фән абыйга: “Бу егетне монда китертергә кирәк”, – дигәннәр “зур” кешеләр. Яшь булгач, берүзем генә чит шәһәрдә нишләрмен дип баш тарттым. Хәзер инде Башкортстанда төпләндек, балалар да монда үсә, йорт та салдык.
– Башкорт эстрадасы белән татар эстрадасы аерыламы?
– Һәр җырчы үзенчәлекле инде. Кемдер моңлы җырлар башкара, кемдер рэп укый, кемдер эстрада юнәлешен сайлый. Сәхнә – киң ул, бөтен кешегә дә урын җитә. Татарларның да, башкортларның да ата-балалардан килгән моңнарыбыз бер. Җырларыбыз да, артистларыбыз да уртак. Монда синеке-минеке дип бүлергә кирәкмидер.
Дәвамы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар