16+

Миләүшә Сафина кабат әни булачак: «Үземне күп бала әнисе булырмын дип уйламый идем»

Миләүшә Сафина сөенечле хәбәре белән уртаклашты: ул дүртенче тапкыр әни булачак. Без җырчы белән элемтәгә кердек.

Миләүшә Сафина кабат әни булачак: «Үземне күп бала әнисе булырмын дип уйламый идем»

Миләүшә Сафина сөенечле хәбәре белән уртаклашты: ул дүртенче тапкыр әни булачак. Без җырчы белән элемтәгә кердек.

Миләүшә Сафина дүртенче тапкыр әни булырга җыена

– Яшь чактан ук үзеңне күп бала әнисе итеп күз алдыңа китерә идеңме?

– Юк, минем бу хакта уйланганым да юк иде. Өлкән кызым Мәрьям тугач, башка бала тапмасмын да, дигән идем. Мин гомер буена Мәрьям белән икәү генә яшәрбез дип уйлый идем. Хәтта кияүгә дә чыкмас кебек идем. Шулай да, язган булгач, тормыш юлымда Фагыйль очрады һәм минем фикер сөрешем үзгәрде. Еллар үткән саен, тагын ике малай алып кайтыр идем дип хыяллана башладым. Аллаһ безгә ике малай да насыйп итте. 

Җырчы дүртенче баласына узганын белгәч, шок хәлендә калган

– Балага узганыңны белгәч, нинди хисләр кичердең?

– Шок хәлендә калдым. Бераз балалар үсеп киткәч, бәлки тагын бер кыз алып кайтырмын дип уйлана идем, тик шушы 1-2 ел дәвамында кабат әни булырмын дип күз алдына китерми идем. Һәрнәрсә Аллаһ кушканча була, димәк, бу сабыебызга да нәкъ менә хәзер яралу насыйп иткән.

– Балаларың бу хәбәрне ничек кабул итте? Көнләшерләр микән?

– Үзебез белгән көнне үк балаларга бу сөенечне хәбәр иттем. Олы улым Данияр көтә. «Яратачакмын», — ди. Дүрт яшьлек Диас исә бераз көнләшер кебек. Шулай да мин бер дә курыкмыйм, балалар көннән-көн үсә алар. 

Сафина. Фото: ТИ

Дүрт бала белән дә гаиләгә вакыт табып буламы?

– Йөкле булгач, хатын-кыз үзен төрлечә хис итә ала, хәлең ничек? 

– Кырык яшемә якынлашып киләм, хәзер миңа 37 яшь. Сиздерә, хәл дә бетеп китә. Даниярны — 31дә, Диасны 33 яшьтә тапкан идем. 

– Бәләкәч тугач, балаларга, үзеңә, гаиләңә буш вакытың калырмы?

– Вакыт табылыр дип уйлыйм. Мәрьям үзенчәлекле бала булгач, ул күп вакыт, игътибар таләп итә. Аның үзенә аерым бер кеше кирәк. Ирем булыша, шөкер. 

Миләүшә Сафинаның дүртенче баласы кайчан туачак?

– Табу көнен кайчанга билгеләделәр?

– Февраль урталары Аллаһ боерса. Диасның туган көне 19 февраль. Бер чорда ике бәйрәм булачак, димәк. Сәламәт кенә булсыннар. 

– Кабат эстрадага кайтасың килмиме? 

– Юк, үз җаем белән күренгәләп торсам, миңа шул да җитә.

 «Мин йомшак һәм хисчән әни»

– Гомумән, син әни кеше буларак Нинди? Таләпчәнме?

– Мин йомшак һәм хисчән әни. Игътибарлы булырга тырышам. Таләпчәнлеккә килгәндә, малайлар белән башкача булмый да. Алар бик шук. 

Сафина. Фото: ТИ

Җырчы Мәрьямнең хәле турында да сөйләде

– Мәрьямнең хәле ничек? 

– Безнең очракта кызымның хәле үзгәрешсез булуы яхшы. Начар якка үзгәрешләр генә булмасын. Реабилитациягә әзерләнәбез.

– Балаларны аякка да бастырырга кирәк, финанс яктан сез әзерме?

– Эшлибез, тырышабыз. Бала таптым дип, өйдә утырганым юк. Аллаһ боерса бар да яхшы булыр, сәламәтлектән аермасын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading