16+

МХОдан ялга кайткан җырчы Радик Динәхмәтов филармониядә чыгыш ясаган

Башкортстанның атказанган артисты, танылган җырчы һәм флейтачы Радик Динәхмәтов ялга кайткан. 12 ноябрь көнне ул Башкорт филармониясенә килгән.

МХОдан ялга кайткан җырчы Радик Динәхмәтов филармониядә чыгыш ясаган

Башкортстанның атказанган артисты, танылган җырчы һәм флейтачы Радик Динәхмәтов ялга кайткан. 12 ноябрь көнне ул Башкорт филармониясенә килгән.

Филармониягә кергәч, артист тезләнгән. Музыкантны курайда уйнап һәм "Әле дә син бар" җыры белән каршы алганнар. 

Очрашуда Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфикова, учреждение җитәкчелеге һәм артистлары катнашкан. Сәхнәгә хәрби формада күтәрелгәч, Радик үзенең хезмәте турында сөйләгән һәм "Башкортостан полкы маршы" җырыннан куплет җырлаган. Сүзләр авторы- 7нче мотоукчылар ротасы командирының хәрби-сәяси эш буенча урынбасары Олег Миңнегалиев, музыка авторы-Башкортстанның атказанган артисты Олег Жданов.

- Мин генерал Таһир Кусимов исемендәге өченче батальонның медицина взводында, горурланып аның исемен йөртәбез. Безнең батальонны Юлдыбай авылы егете җитәкли. Фикер алышырга, уйлашырга вакыт юк, без үз бурычларыбызны үтибез. Санитар һәм ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе булып эшлим. Киткәндә үзем белән очраклы рәвештә машина йөртү таныклыгын алган идем. Гомеремдә мондый төр машиналарга утырмасам да, Ватан «кирәк» диде һәм мин моны эшлим, - дип уртаклашты Радик Динәхмәтов. - Күп нәрсә эшләргә туры килде. Башта миңа бик авыр булды, авыр физик эшкә күнекмәгән бармаклар сызлады, ә хәзер инде гадәткә керде. Алла бирсә, җиңү белән кайтырбыз һәм мин тынлы оркестрга кире кайтырмын.

Фото: И. Галиев исемендәге Башкорстан дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading