16+

Продюсер Җәүдәт Гыйльманов курьер булып эшкә урнашкан?

Танылган продюсер һәм җырлар авторы Җәүдәт Гыйльманов социаль челтәргә курьер формасын киеп видеоязма урнаштырган.

Продюсер Җәүдәт Гыйльманов курьер булып эшкә урнашкан?

Танылган продюсер һәм җырлар авторы Җәүдәт Гыйльманов социаль челтәргә курьер формасын киеп видеоязма урнаштырган.

Күпләр аңа эшендә уңышлар да теләгән, ә кемнәрдер шаяру дип уйлаган. Без аның белән хәбәргә чыгып, хәл-әхвәлен белештек. 

– Җәүдәт абый, “Пенсиям җитми, курьер булып эшкә урнаштым”, – дип әйткән сүзләрегез шаярту гынамы?
– Төпчек улым курьер булып эшли. Аның рюкзагын алып, видео төшереп, бераз шаярып алдым. Бу видеоны социаль челтәрләргә куйгач, Мәскәүдән дуслар шалтыратты: “Акча кирәк булса, булышабыз”, – диләр. Хайп диләрме әле. Менә бераз хайп булды.

– Улыгыз, димәк, курьер булып эшли?
– Кичләрен буш вакытларда эшли. Моннан тыш, төп эше дә бар, әлбәттә. Эшнең гаебе юк. Үзе сайлаган юл, мин кысылмыйм. Бервакыт аңа җырчы булырга да тәкъдим иткән идем, тавышы да матур. Каршы килде. Җырлыйсы килмәгән кешене җырлатып булмый.

– Өйләнгәнме әле?
– Әлегә юк. Анысын да үзе белә инде. Үләндә хоккей белән шөгыльләнгән иде. Дүрт тапкыр Россия чемпионнары булдылар.

– Хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсез, Җәүдәт абый?
– Таһир Якупов фестивален оештырабыз. Быел аның тууына 80 ел. Аннан “Яшь йөрәкләр” проектын эшлибез. Һәвәскәр җырчылар өчен аерым бер бәйге. Һәр автор үз җырын үзе тәкъдим итә. Беренче конкурста катнашкан авторларның җырларын, мәсәлән, җырчылар ала башлады. Мин: “Кая карасак та, өч тиенлек җырлар”, – дигән сүзләрне яратмыйм. Бүгенге җырлар – ул бу чорның, бу көннең җырлары. Чорны үзгәртеп булмый. Тәнкыйть утында тоту җиңел. Ә билгеле бер органнарга барып ярдәм сорый башласаң, беркем ярдәм итә алмый.

– Хәзер һәр җырчы үзенә үзе продюсер. Продюсерның кирәге бармы?
– Һәр җырчының юлында ярдәм итүче кешесе була. Җырчыларның: “Мин барысын үзем, үз тырышлыгым белән яулап алдым”, – дип әйтүе дөрес түгел. Беренче адым ясаганда канат куючы, сәхнәгә алып чыгучы кеше була. Үз вакытында без “Йолдызлар фабрикасы” оештырдык. Күпме җырчы бу проект аша тәҗрибә туплады, танылып китте, үз юлын башлады. Аларны саный башласаң...

– Элеккеге проектны торгызырга исәп юкмы?
– Аның өчен бик күп акча, спонсорлар эзләргә кирәк. Үзеңнең телевидениең, радиоң булуы шарт. Бер радиога: “Продюсерлык үзәге ачып карыйк”, – дип тәкъдим иткән идем. Кире кактылар, чөнки болай да ротация аша яхшы акча эшлиләр. Күптән түгел генә Алсу Абульханова белән сөйләштек әле. Ул минем белән эшләгән беренче җырчы. Авылда концертлар куя идек. “Кайвакыт сезгә ачу чыга иде, ләкин мин сезгә бик рәхмәтле”, – дип әйтте. Артист башта үз-үзен сәхнәдә тотарга өйрәнергә тиеш. Авыл мәдәният йортында җырчы тамашачының йөзен күрә, нинди эмоцияләр кичергәнен аңлый. Ә зур залда җырчы үзенең тамашачысын күрми, чөнки зал караңгы. Яңа җырчылар радиога җырны ротациягә бирә дә, үзләрен йолдыз итеп тоеп, аннан акчасы беткәч югала. Менә шундый мизгелләрдә продюсерның кирәклеге сизелә дә инде. Өйрәтеп, юл күрсәтеп җибәрүче булса...

– Продюсерлар турында кешеләр дә начар фикердә кебек.
– Продюсер “карак” булып кала. Җырчыны үстерү өчен күпме акча сарыф итә. Аны бит беркем санамый. Танылып киткәч, җырчы: “Мин синсез дә булдыра алам”, – ди. Җырчы продюсерны “карак” итеп калдыра. Продюсер булмаса, алар таныла алыр идеме? Белмим. Ләкин шунысы хак: “Үзем эшлим” дигән җырчылар да продюсер белән хезмәттәшлек иткән чордан алган тәҗрибә белән йөри.

– Җырчылар социаль челтәрләрне дә оста куллана. Әмма кайвакыт ул аларның абруен да төшерә кебек.
– Кешегә бөтен әйберне сөйләү дөрес адым түгел. Кайбер әйберләр гаилә эчендә генә калырга тиеш. Белгән, тәҗрибәле кеше белән киңәшләшү дә комачауламас. Блогерларның сүгенеп сөйләшүен дә өнәп бетермим. Шуның белән видеоны караучылар саны арта, имеш. Кайберләренең видеолары бөтенләй тоташ сүгенүдән генә тора. Аңлыйм, гадәти тормышта һәркем дә сүгенәдер. Минем дә кайнап киткән чагым була. Әмма сүгенү – үрнәк эш түгел. Бу – тәрбиясезлек билгесе, синең эчке дөньяң.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading