16+

Рәфис Кәлимуллин: “Шул буй белән дөнья гизеп йөрим әле”

Аның концертларына олысы да, кечесе дә яратып йөри. Баскан җиреннән ут чыгара, дисәк тә ялгышмабыз.

Рәфис Кәлимуллин:  “Шул буй белән дөнья гизеп йөрим әле”

Аның концертларына олысы да, кечесе дә яратып йөри. Баскан җиреннән ут чыгара, дисәк тә ялгышмабыз.

Танылган җырчы Рәфис Кәлимуллин эстрадага ныклы адымнар белән килеп керде. Нурлат районы Кәкре Атау авылы егете хәзер тамашачыларны көчле энергетикасы, кабатланмас тавышы белән җәлеп итә. "Шәһри Казан.Язмыш" газетасының чираттагы герое — мишәр егете Рәфис. 

– Гаиләгез турында сөйләп китегез әле. Әти-әниләрегез ни хәлдә? Абый-апаларыгыз күпме?
– Без гаиләдә дүртәү: Сирин, мин, Чәчәк, Салават. Әти-әниләр безгә белем бирде, тәрбияләделәр. Әткәй бүген дә колхозда, ә әнкәй мәдәният йортында эшли. Туганнар белән гел элемтәдә торабыз. Нурлатка да ике атнага бер кайтырга тырышам.

– Авыл егете булгач, кечкенәдән эш рәтен белеп үскәнсездер?
–  Кечкенәдән көтү көттем. Атта чабарга ярата идем. Әтине кечкенә вакытта күрмәдек тә, таң ату белән чыгып китә, кич җиткәч кенә кайта иде. Балачак җиңел узмады. Әти-әниләрем байлар нәселеннән түгел, алтын кашык белән тумадык. Барысын үзләре эшләп тапты.

– Мәктәптә ничек укыдыгыз?
– Начар укыдым. Артык тырышмадым. Бик шук малай булдым. Лаеш көллиятендә һәм институтта исә яхшы укыдым.

– Көллияттән соң Мәскәүдә дә яшәп алгансыз икән. Ни өчен башкалага китәргә булдыгыз?
– Ул вакытта авылда каласым килмәде. Дүрт ел Мәскәүдә яшәдем. Урам да себердем, савыт-саба юучы булып та эшләдем. Бер кыз белән җиде ел очраштык. Араларыбыз суынгач, кире туган якка кайтып, иҗатка чумдым.

– Хәзер гөрләтеп концертлар куясыз. Ә иҗат юлын нәрсәдән башладыгыз?
– Әниемнең тавышы искиткеч. Элек ул мәҗлесләрдә җырлый иде. Берсенә мине дә алып килде. Чараны Фирдүс Тямаев алып барды. Мин гитарада уйнап, җырлар башкардым, шуннан бергә иҗат итә башладык. Төркемебез зур иде. Соңрак әнигә: “Әйдә, әнкәй, син җырлыйсың, мин алып барам”, – дидем. Ризалашмады. Әниемдәге кебек тавышым булсын иде әле. Аны хәзер дә тамашачы сәхнәдә күрергә тели. Иҗатка мәхәббәт әнидән күчте. 

– Фирдүс Тямаевка охшаган якларыгыз күп. Үзегез ничек уйлыйсыз?
– Танышканчы ук,  бер-берегезгә охшагансыз, дияләр иде. Тавыш, тембр, энергиябез туры килә. Фирдүс булдыра, бер сүзем юк. Халык аны күтәреп алды. Тоемлавы да көчле, бернәрсәдән дә оялмый. Ә мин оялам. Сәхнәдә тәртип булырга тиеш. Халык алдында дөрес, чиста сөйләшергә тырышам. Тамашачыга төрле стильдә җырлар тәкъдим итәм. Без Фирдүс белән бер-беребезне кабатламыйбыз. Икебез дә көчле шәхесләр.

– Сез гастрольләргә иң иртә чыгып киткән артистларның берсе. Мондый тизлектә яшәүнең кыенлыклары бармы?
– Атна буе концерт куеп арасың инде. Аз гына ял итеп аласың да, тагын алга таба атлыйсың. Аякларга авырлык тиз төшә. Концертларда бик озак бии алмыйм, шуңа күрә уңайлы аяк киемен сайлыйм. Гомумән, өч сәгать концерттан соң тагын өч сәгать эшләр идем әле.

– Яңа җырлар чыгарып, клиплар төшереп торасыз. Барысына да акча кирәк бит. Бурычка алганыгыз бармы?
– Кредит та, бурычка да алган бар. Акча җитә дип әйтә алмыйм. Гади тормыш алып барам. Бурычларга батып яшәмим, тик артык алга да китмәдем. Ярдәмчеләрем, иганәчеләрем юк. Халык концертларга килеп, заллар тулыр дип ышанып калам. Акчаны уңга-сулга туздырмыйм. Тулаем алганда, барысы да яхшы. Үземне авырлык күргән кеше дип атый алмыйм. Сынаулар эшләгән кеше юлында булырга тиеш. Аллаһ Тәгалә язмышымны шулай язган, күрәсең. 

– Үзегезне бай дип атар өчен күпме акча кирәк? 
– Бай булыр өчен әти-әниләремнең, якыннарымның исән-сау булуы, туганнарым белән дус яшәү, эшем, гаиләм булу җитә. Байлык бер көнлек диләр. Иң мөһиме – даимилек, тотрыклылык булсын. Күп кенә танышларым керемнәре артып, яңа дәрәҗә алгач, үз-үзләренең тотышын үзгәртте. Байлык кешене боза. Бик зур дәрәҗәгә ирешеп, үзгәрмичә калучылар юк диярлек. Барыбер гади аралашуга кайтып булмый. 

Дәвамы бар

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

22

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Уңышлар сиңа, Рафис! Җырларыңны яратып тыңлыйбыз. Иҗатың үзенчәлекле, кабатланмас, зәвыклы.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур. Унышлар сезгэ ижатыгызда. Кешелэрне татар жырларыгыз белэн кун,еллэрен кутэрегэ язсын

      Мөһим

      loading